16+

“Ләәә иләәһә”ны да кабатлый алмадым”...

Күптән түгел, бер җирем авыртмастан, тик торганда кинәт хәлем китте, бөтен тәнем салкын әйбер белән каплап, катырып куйгандай булды, ә үзем каядыр барам шикелле... Якында гына булган балама: “Китәм, нашатырь”, – дип кенә әйтә алдым...

“Ләәә иләәһә”ны да кабатлый алмадым”...

Күптән түгел, бер җирем авыртмастан, тик торганда кинәт хәлем китте, бөтен тәнем салкын әйбер белән каплап, катырып куйгандай булды, ә үзем каядыр барам шикелле... Якында гына булган балама: “Китәм, нашатырь”, – дип кенә әйтә алдым...

Акылыбыз белән аңласак та, дөнья куа-куа, без еш кына бу тормышта барысы да бер мизгеллек кенә икәнен онытабыз. Бәхетсезлек ишек каккач, әле бер секунд элек кенә бик бәхетле булганыбыз, гомер буе туплаган мөлкәтебез юкка чыккач, байлыгыбыз, авыру урынга еккач, сәламәт чагыбыз искә төшә дә... Күз ачып йомган арада челпәрәмә килергә сәләтле бу тормышны ник куабыз да, бәхет кошы артыннан ник чабабыз соң алайса?

Күптән түгел бер танышым сөйләгән иде. “Үлүең бик тиз икән, – диде ул, үзе әйткәндәй, “тегендә” барып кайткач. – Без бу турыда уйлый белмибез икән. Үлем каш белән күз арасында гына дигәнне әллә ничәләр ишеткәнем булса да, барыбер болай тик торганнан ук үлеп китә аласың дип күз алдына китерми идем. Барган уңайга егылып үлгән дигәннәрне дә аңлыйм хәзер. Күптән түгел, бер җирем авыртмастан, тик торганда кинәт хәлем китте, бөтен тәнем салкын әйбер белән каплап, катырып куйгандай булды, ә үзем каядыр барам шикелле... Якында гына булган балама: “Китәм, нашатырь”, – дип кенә әйтә алдым. Ярый әле каушамады. Андый вакытта бер нәрсә турында да уйлый алмыйсың икән, балаларың утырып каламы, ярдәмгә мохтаҗ туганыңмы... Тәүбә итәргә дә өлгермисең, бәхилләшергә дә... “Ләәә иләәһә”ны да кабатлый алмадым”...

Тормышта моңа охшаш мисаллар бик күп. Көндәлек ишетеп-укып торабыз. Һәлакәтле үлемнәр дә, фаҗигалар да, бер секундта асты-өскә килгән яралы язмышлар да күз алдында. Әмма никтер нәтиҗә ясарга гына бик үк ашыкмыйбыз шикелле. Ишетәбез-укыйбыз да онытабыз. Бу хәл безнең белән булмас кебек тоела. Үз аякларыңа басып йөрүнең дә, кайтып керер куышың, көтәр кешең, барыр эшең булу да бәхет икәнен истән чыгарабыз.

Адәм баласына бер генә сынау да тикмәгә бирелми. Ә бит кайгы-хәсрәт, борчу-мәшәкать кенә түгел, муллык-байлык та, сәламәтлек, бәхет тә олы сынау. Еш кына авырлыкларга түзә-чыдый ала адәм баласы, рәхәтлекне генә никтер мәңгелек дип уйлап ялгыша. “Бәхеткә түзеп кара” дип тикмәгә генә җырламыйлар, күрәсең.

Фәкать иманы нык булганнар гына, авырлык килсә, җиңеллек сорап, тәүбә итә, Аллаһка ялвара, җиңеллек килсә, шөкер итә белә.

Гөлсинә ГАРИПОВА, baltaci.ru

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading