Шәһри Казан

«Үләбез дип түгел, яшибез дип, халыкның күңеленә ышаныч бирергә кирәк»

Туган тел язмышына битараф калып булмый. Кануннар белән дә, эш-гамәлдә дә, хәтта үз гаиләбездә дә аны яшәтүнең юллары җитәрлек. Теләк кенә кирәк. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә татар зыялылары үз фикерләрен җиткереп кенә калмады, чынга ашырдай тәкъдимнәр белән дә уртаклаштылар.

Тел үстерү җәһәтеннән республикада эшләнгән эшләр дә шактый күп. Тик бүген татар теленең кирәкле булуын тоярга, туган телеңдә эшләп ипи ашарлык мөмкинлекне тудырырга кирәк. Балалар бакчалары, мәктәпләр татар телендә эшләп торса, бик хуп. Шул ук вакытта ата-ана, бала һәм мәктәпнең бергә эшләве кирәк. Шагыйрь Разил Вәлиев әйткәнчә, болар өчесе бергә барганда гына була. “Үләбез дип түгел, яшибез дип, халыкның күңеленә ышаныч бирергә кирәк. Шунда гына бар гамәлләрнең нәтиҗәсе булачак”, – диде ул.
Театр сәнгатенең дә, нәшриятларның тел үсешенә керткән өлешләре җитәрлек. Тел үсешенең көндәлек тормышта һәрдаим кулланылышта булуын күрү дә мөһим. Телне матурлап сөртеп, сервант пыяласы эченә тыгып кына куярга ярамый. Аны аннан алып уйнарга, сөйләтергә, ашатырга кирәк.

Бу җәһәттән татарча сөйли, алай гына да түгел өч телдә сөйләшүче уенчыклар кирәклеге хакындагы Г.Камал исемендәге театрның директоры  Илфир Якуповның фикерләре кызык. Татар телендә сөйләшүче балалар уйный торган курчаклар бик күп булырга тиеш. Күрсәтмәгә дип ул шундый уенчыклар алып килгән иде.
Татарстанның яңа чакырылыш депутаты Ркаил Зәйдулла әйткәнчә, татарча гына сөйләсә дә, без каршы түгел. Булсын ул, ләкин алар күп булсын. Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин исә, гомумән, “Татар уенчыклары” кебек оешма барлыкка килсә дә, яхшы булыр иде дигән фикерен җиткерде. Моңарчы да татарча сөйләшә торган курчаклар эшләдек кебек.

Реклама

Республика буйлап аралашып йөргәндә  андый курчакның берсе дә күзгә чалынмады. Аны хәтта күбебезнең кулына алып караганы да юк.
Телне өйрәтүнең, балага кече яшьтән үк сеңдерүнең юллары күп. Татарча балалар телевидение эшли башлау үзе бер сөенеч булды. Алар берничә булса да, зыян итмәс иде. Балалар китаплары җитәрлек. Әмма драматург, укытучы, режиссер Илгиз Зәйниевнең телне өйрәнергә теләмиләр, телне белүең ипиеңә бәйлеме диюе дә юктан гына әйтелгән фикер түгел.
Бу сорауга ачыклыкны галимә Дания Заһидуллина кертте кебек. “Тел өйрәнергә теләүчеләр аз, чөнки мохит юк. Шуны булдыру өлкәсендә эшләргә мөмкинлекләр бар. Бала ишектән чыгуга бөтен җирдә русча сөйләшәләр. Кибеттә татарча аралашмыйбыз. Бу махсус һөнәри белем бирүче уку йортларында, училище-колледжларда татар телен укытмауга бәйле”, – диде ул. Мәктәпнең үзендә дә фәннәр татарча укытылмый, гомумән, фән дөньясында да татар теле фән теле буларак югала баруына борчылуын белдерде ул. Киләчәктә Тукайны татарча сөйли алырлык фән докторлары булмаячагын, тел галимнәренә махсус мөмкинлекләр булдырырга кирәклекне дә җиткерде.
Гомумән, телне саклауны кайдан башларга кирәк. Шул сорауга һәрберебез җавап биреп карыйк әле. Шагыйрь Ренат Харис матбугатның да телне күтәрүдә һәм үстерүдәге ролен генә бәяләп калмады, ә татар газета-журналларының дәүләт тарафыннан татар гаиләләренә килүен тәэмин итәрлек чараларны табарга кирәклеген әйтте. Татар гаиләсе татар газета-журналы алдырганда гына телне яшәтә ала.


Милли мәгарифне күтәрү, ана телендә дәресләрне укыту телне саклауның нигезе булып тора. Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Рафис  Борһановның татар интеллегенциясе белән очрашудагы төп фикерне быел татар мәктәбен тәмамлап республикада иң югары – 399 балл җыйган мәктәпнең директоры Камәрия Хәмидуллина җиткерде.
Удмуртиядәге хәлләрдән соң без үзгәрдек. Бер кешенең фикер үзгәртә алуын укучыбыз Рамил Баһавиев мисалында да күрдек. Ул 1 сыйныфтан башлап 11гә кадәр ана телендә белем алды һәм имтиханнарга репетитор ялламадык, үзем әзерләндем диде, – дип сөйли милли мәгарифнең сагында торган Кәмәрия Зиннур кызы.

Түгәрәк өстәл артына утырып сөйләшкән һәркем ирешкән дәрәҗәләре, кылган эш-гамәлләре белән тел язмышы өчен битараф булмаган шәхесләр.  Бу сөйләшү кемнәрнедер тагын да уйландырыр дип ышанып калабыз. Министр кунакка чакырган һәр кешегә өй эше биреп кайтарды. Татар зыялылары бер атна эчендә үз фикер-тәкъдимнәрен  язмача җиткерергә тиеш.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: