Шәһри Казан

Әле дә кеше булып яшибез...

Әй, җәмәгать, уйлап-уйлап йөрим дә, әле дә “нормуль” кеше әле без дип сөенеп куям. Ни өчен дисезме? Хәзер сөйлим...

Берәүләр тәмәке кабына баш кадәр хәреф белән “импотенция”, “инсульт”, “рак” дип куялар да, икенчеләр шуны рәхәтләнеп саталар, өченчеләр рәхәтләнеп тарталар. Димәк, җәмгыятебезгә импотент, чирле-чорлы кешеләр кирәк. Аракы, коньяк, шәраб шешәләренең этикеткаларына да “запрещено употреблять лицам до 16, беременным...” дигән вак хәрефләр тезәләр дә, шуны мәш килеп саталар, кулланучылар исә рәхәтләнеп эчәләр дә, үлеп тә китәләр. Димәк, җәмгыятебезгә исерек ирләр, айнымас хатыннар, саусыз балалар да кирәк.

Ризыкларның аллы-гөлле этикеткаларына да E121, E173, E240 тамгалары сугып чыгаралар да – алалар, хәлсезләнеп яталар. Димәк, җәмгыятебезгә агуланган, организмына зыян килгән кешеләр кирәк... Бу исемлекне тагын дәвам итәргә була.

Иртән химия белән дыңгычланган шампунь-гельләр белән юынып, чыш-пыш шундый ук “файдалы” дезодорант-фәләннәр сибеп эшкә кузгалабыз. Урамга чыккач, күкрәк тутырып шәһәр оешмалары чыгарган “хуш исле, саф” һаваны сулыйбыз да, машина тәрәзәсенә теге “үтергечский тәмле” исле сыекча сибеп кузгалып китәбез.

Реклама

Көн дәвамында да, эштән соң да гел безнең турында, халык турында “кайгыртуны” тоеп яшибез. Кафега керсәң – кальян-фәлән, киоскта – снюс, презерватив каршы ала. Кинотеатрларда да “18+” тамгалы "тирән эчтәлекле" фильмнар, телевизордагы “Дом 2” кебек “югары әхлак” төшенчәләрен алгы планга куйган “шәп” тапшырулар... Барысы да безнең өчен, барысы да халык өчен, җәмәгать.

Шуларга карап-карап торасың да: “Әстәгъфирулла, ничекләр генә исән-сау, кеше булып йөрибез икән без?!”– дип шаклар катасың. Һәрберегезнең үз гомерендә бер тапкыр гына булса да күселәргә агу куйганы бардыр. Ризык пычрата, үрчи башлагач: “Ай, туйдырды болар, дөмектерми булмас үзләрен!” – дия-дия... Менә үзебез дә шул “керисләр” хәлендә түгелме соң?! Әгәр җәмгыятебезгә сәламәт, акыллы, зыялы шәхесләр, кешеләр кирәк булса, бу тамаша агуламаслар иде. Димәк, саусыз, акылсыз, ава-түнә йөри торганнары кирәк.

Теләгән очракта, дәүләт дәрәҗәсендә кеше организмына, рухына зарар китерә торган һәр нәрсәне тыеп, юк итеп була. Теләк юк. Аннан “ах-вах” килгән булабыз, гаепне ата-анага, медицина хезмәткәрларенә, мескен укытучыга тагабыз. Хәрәм, агу белән эче-тышы агуланган берәүне психологка сөйрәп чабабыз, муллага өшкерттерәбез. Булышыгыз, янәсе.

Черек бәрәңгедән яңа бәрәңге ясап булганын күргәнегез бармы? Юк шул. Черек – черек инде ул... Дәүләт җитәкчеләре дә сүздә генә түгел, гамәлләре белән, дә халык саулыгын, балаларыбызның рух һам тән саулыгын кайгыртуга күчсә, дәрәҗәләре бермә-бер артыр иде.

Нәзирә Гыйззәтуллина-Мостафина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: