16+

«Үлем кисәтеп килмәс»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Instagramдагы @kamilhazrat рәсми битендә башыбызга килә торган уй-фикерләрнең дүрт төрле булуын язган.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Instagramдагы @kamilhazrat рәсми битендә башыбызга килә торган уй-фикерләрнең дүрт төрле булуын язган.

«Алар Аллаһтан, фәрештәләрдән, шайтаннан һәм үзебезнең нәфесебездән килә. Аллаһтан килә торган фикерләр кешене туры юлга этәрә, гафиллектән уята. Фәрештәләрдән килгән фикерләр гыйбадәтләребезне көчәйтергә, нык булырга өнди. Шайтаннан килгән фикерләр исә гөнаһлы эшләрне матурайталар. Нәфесебездән килгән фикерләр буш гамәлләр эшләргә, мәгънәсез нәрсәләр белән шөгыльләнергә этәрә. Бу дөньяга алданып яшәмәсәк иде. Һәрбер әйбернең дә чиге бар, моны барыбыз да белә. Гамәл дәфтәребез үзебез исән булганда ябылмас, ләкин үлем дә кисәтеп килмәс. Соңга калганчы, бүгеннән башлыйк», – дигән ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X