16+

"Ленинград блокадасында торучылар – безнең яшь буын өчен үрнәк"

Бүген бөтен ил буйлап Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә. Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта Ленинград блокадасында яшәүчеләргә куелган һәйкәлгә һәм Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы булды.

"Ленинград блокадасында торучылар – безнең яшь буын өчен үрнәк"

Бүген бөтен ил буйлап Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә. Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта Ленинград блокадасында яшәүчеләргә куелган һәйкәлгә һәм Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы булды.

«Юнармия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы, генерал-майор Александр Бородин ассызыклаганча, истәлекле дата онытылырга тиеш түгел. «Ленинград блокадасында торучылар – безнең яшь буын өчен үрнәк», – дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.

Сугыш чорындагы күпчелек Казан предприятиеләренең тарихы Ленинград белән бәйле, мәсәлән, оптика-механика заводы, дип ассызыклады генераль директорның кадрлар һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча урынбасары Имаметдин Хәйретдинов. «Казан оптика-механика заводы өчен Ленинград – сүзләр тезмәсе генә түгел. Ленинград – безнең предприятиенең тормышы. 1941 елның августында Казанга эвакуацияләнгән ленинградлылар аны торгыза һәм эшли алдылар», - диде ул.

Билгеләп үтәбез, сугыш елларында Казанның 237 нче заводы (хәзерге Казан оптика-механика заводы) Хәрби-һава көчләре һәм Хәрби-диңгез флоты өчен оптик приборлар, артиллерия, танклар, снайпер винтовка прицеллары, фотоаппаратлар, бинокльләр, лупалар чыгарган. Җиңүгә керткән өлеше өчен завод Ленин ордены белән бүләкләнә. Шулай ук предприятиегә мәңгелек саклауга СССР Оборона Дәүләт комитетының күчмә Кызыл байрагын тапшыралар. Чәчәкләр салу тантанасы бер минутлык тынлык белән тәмамланды, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.

Чарада шулай ук Совет районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев һәм Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты һәм Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, Казан шәһәр Думасы депутаты Илгиз Фәхриев, Совет районы ветеран-блокадниклары Татьяна Бондаренко, Тамара Неменкова, Сергей Карпенко, шулай ук Совет районының 101 нче мәктәбеннән яшь армиячеләр катнашты.

Казанда «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе 78 кешегә тапшырылды.

Чыганак: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading