Шәһри Казан

Үлеп ятсаң да өстеңнән генә  атлап үтеп китәрләр микәнни?!

Бигрәкләр битарафалык диңгезенә муеннан баттык бүген. “Кешенеке – кештәктә, үземнеке – үзәктә”, – дип, тәвә кошы шикелле башыбызны комга яшереп, берни күрмим, берни белмим, дип яши бирәбез.

Беркөнне күршебездәге буй җиткән кыз күз яшьләренә буылып кайтып керде. “Ни булды?” – дип сорарга да өлгермәдем: “Апа, нигә болай соң ул? Нигә миңа беркем дә ярдәм итмәде? Мин берәүгә дә кирәк түгелмени?” – дип, муеныма сарылып, елап та җибәрде. Хәлнең чынлап та җитди булын аңлап, кызны үзебезгә чакырып, өстәл артына утырттым. Үзем тиз генә чәй куеп җибәрдем. Ул кайнаганчы күршем миңа үзе белән булган күңелсез хәлне сөйләп бирде, тыңлаучы булгач, тезбашларын да күрсәтте – алар сыдырылган, кутырлаган иделәр.

Гадәттәгечә, иртән эшкә чыгып киткән ул. Эш урыны шәһәр үзәгендә булгач, иң җайлы транспорт – метро. Шуңа утырган. Ләкин, нишләптер, бераз баргач, кызның күз аллары караңгылана, башы әйләнә башлый. Кирәкле тукталышына кадәр җиткән дә вагоннан тотына-тотына төшеп, баскычлар буенча өскә менеп киткән. Юк, менеп киткән дию кызның җәфалары белән санлашмау булыр иде. Берни күрмәгән килеш капшанып-тотынып бик газапланып, бик озак менгән ул аларны. Баскычтан менгәндә берничә тапкыр егылган да. Бетон идәнгә тиеп, тезбашлары канап беткән. Шулай да, мең бәлаләр белән булса да, сөйрәлеп диярлек, эш урынына соңармый барып җиткән. Кыяфәтен, елаган күзләрен, агарган йөзен күрәч, хезмәттәшләре кан басымын үлчәгәннәр. Ә ул шактый төшкән булган. Баллы кофе эчкәч, хәле яхшырган үзе.

Ләкин җанын сораулар өермәсе борчудан туктамаган. “Нигә аңа беркем дә ярдәм итмәде соң? Нигә торгызырга кулын да бирмәде? Янына килеп: “Авырыйсыңмы әллә?" - дип тә сорамады? Шунда үлеп ятсаң да өстеңнән генә  атлап үтеп китәрләр микәнни?!”

Әйе, бик урынлы сораулар. Ул баскычтан кешеләр йөреп торган бит, югыйсә, хәрәкәт тукталмаган. Менә монысы – җан газабы тән җәрәхәтеннән дә авыррак булган. Җитмәсә, әнисе дә телефонын алмаган. Бар дөньяга ялгыз берүзе калгандай хис иткән ул үзен.
 Аны юатырга теләп җылы сүзләр эзләдем.

Реклама

– Ашыкканнардыр. Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате бит, – дигән булдым. – Аннары син сузылып ятмагансың бит, яныңа килми калмаслар иде.
Ә үзем уйга калдым. Ай-һай! Яшьләргә авырырга да ярамый икән бит. Йә исерек, йә наркоман дип уйлаганнардыр да, бәласеннән баш аяк дип якын килмәскә уйлаганнардыр. Дөнья булгач, яшьләр дә чирли, алар да арый. Хуштан да язарга мөмкиннәр. Инфаркт, инсульт кебек чирләр дә яшькә карап-сорап тормый. Урынга да ега, алып та китә. Аллаһ сакласын! Юкса, беренче минутларда ук тиешле дөрес ярдәм күрсәтелсә, андый очракларда да кеше гомерен саклап калып була, ди табиблар. Шуңа күрә дә бүген безгә бер-беребезгә карата үтә дә игътибарлы, ярдәмчел булырга кирәк тә инде.

Интернерттан бер язма укыган идем. Япониядәдәге бер ир-атның бик күп кешеләрне үз-үзләренә кул салудан саклап калуы турында иде ул. Юкио Шиге исемле элеккеге полицейский (42 ел хезмәт иткән!) биек кыя янына үзләре теләп тормыш белән хушлашырга килгәннәрнең хәленә кереп, бу соңгы куркыныч адымнан саклап кала икән. 15 ел эчендә аның коткарылучыларының саны 600дән артып киткән. Алар арасында картлар да, яшьләр дә шактый. Юк, әллә нинди зур батырлык та кылмый ул. Үлемгә барган кешеләрнең (ул инде аларны кыяфәтләреннән танырга өйрәнгән) яннарына килеп, күзләренә карап: “Сәлам! Хәлең ничек?” – дип кенә сораша икән. Аның шушы хәл белешүе бик күпләрнең тормышын саклап калган булып чыга. Безнең татар да: “Җылы сүз – җан азыгы”, – дип, белми генә әйтмәгән шул инде. Тик күп вакыт шул җылы сүзебезне кызганабыз. Чит-ятларга түгел, хәтта якыннарыбызга, кадерле кешеләребегә дә. Аннары үкенәбез.

Күрше кызы белән чәйләр эчеп, тормыш турында сөйләшеп шактый утырдык. Әнисе дә шалтыраткач, кызның күңелендә болытлар таралып, кояш чыкты. Тәмам тынычлангач, мин аңардан: “Ә үзеңнең авыр хәлдә калган чит-ятларга булышканың бармы соң?” – дип сорадым. “Әйе! – дип әйтә алмады, башын аска иде. Шул шул менә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 6 октябрь 2022 - 10:06
    Без имени
    Адэм баласы узгэрде бик нык элек кешегэ ярдэм иту дус булу, кешелэр белэн аралашу бар иде э хэзер адэм баласы биек биек йортларда Яши коймалар биек капка йозаклы, куршелэргэ кереп булмый, бикле капка бикле йозак, исэнлек не белмибез, кэне тэне, акча дип БАЙЛЫК турында уйлыйбыз, ничек тэ куршедэн уздырып яшэргэ анардан баерак булырга тырышабыз, кунелебез йэрэге без муклэнде, бик авыр заманалар, энилэребез нэнэйлэребез дога укый иде, сугыш булмасын, иллэрдэ тынычлык булсын, дип , бэлки сон тугел дер догалар укырга барчабызда дога укып кулларыбызны кутэреп Аллахтан сорарга, Гафу итсен безне Аллах, сугыш уты булмасын йэзлэребезгэ , йэрэге безгэ Иман керсен