16+

Әлфинур Хисами - "Тик Ток" йолдызы!

Бүген “Шаян ТВ” каналына 3 яшь тулды! Хәтерлисездер, “Шаян ТВ” каналы 2018 елның 12 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән тәүге тапкыр эфирга чыкты. 

Әлфинур Хисами - "Тик Ток" йолдызы!

Бүген “Шаян ТВ” каналына 3 яшь тулды! Хәтерлисездер, “Шаян ТВ” каналы 2018 елның 12 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән тәүге тапкыр эфирга чыкты. 

“Каналның төп максаты – төрле проектлар аша татар теленә карата кызыксыну уяту, балаларга милли, шул ук вакытта заманча дөрес тәрбия бирү, татар мохите тудыру. Иң зур уңышыбыз – тамашачыларның безнең каналны яратуы”, - ди каналның җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова.

Хәзерге вакытта “Шаян ТВ”да танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче 20дән артык оригиналь тапшыру  эфирга чыга. Алар арасында өр-яңа “Мин татарча өйрәнәм” проекты аерым игътибарга лаек. “Шаян ТВ”ның дубляж студиясе каналның контентын баетуга зур өлеш кертә. Татар теленә 10 меңгә якын кызыклы мультфильм, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителгән.

Канал балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра. Алар арасында “Балачак җыры” бәйгесе, “Сәйлән” фестивале, “Мин – татар баласы” эшләнмәләр бәйгесе һәм елның иң көтеп алынган премьерасы - “БиюBattle” проекты!

Рамилә Сәхабетдинова сөйләвенчә, РТ Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән быел икенче тапкыр “Балачак җыры” бәйгесе үткәрелгән. “Иң яхшы 5 җырга аранжировка ясатып, клиплар төшерелде. Беренче тапкыр уздырылган “Мин - татар баласы” бәйгесе дә балалар игътибарын үзенә җәлеп итте. Барлыгы 324 гариза килде, шуларның 20се җиңүче дип табылды. Ә “Сәйлән” фестиваленең быелгы 3нче сезонында исә катнашучылар саны узган еллардан тагын да күбрәк булды. Быел аларның саны – 1100!” - ди Рамилә Сәхабетдинова.

Тагын бер яңалык: быел 1 августта “Шаян ТВ”да “Тик Ток” фабрикасы барлыкка килде. “Тик Ток” фабрикасы — контентны бергә туплаучы яшь блогерларның иҗат берләшмәсе. Фабриканың төп герое - “Күчтәнәч” тапшыруындагы Дәү әни, ягъни Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфинур Хисами. “Тик Токта төшү шулкадәр кызык һәм мавыктыргыч. Мин хәтта үземә ничә яшь икәнен дә онытып җибәрәм”, - ди биш онык дәү әнисе. Киләчәктә ул оныклары белән дә "Тик Ток"та төшү ихтималы булуын әйтте.

Шуны да әйтергә кирәк, быел “Шаян ТВ” каналы “Многоликая Россия” XIII Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә беренче урын яулады. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading