«Әкият» курчак театры Әлфия Авзалова турында спектакль чыгарды
«Әлфия» спектакленең жанры – драма. Яшь чикләве – 12+. Спектакль легендар татар җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган. Режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев. Инсценировканы да, Әлфия апаның «Үзем турында» дип аталган автобиографик китабына нигезләнеп, Илгиз үзе ясаган. Рәссам – Сергей Рябинин. Музыка бизәлеше – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин.
Сәхнә хастаханә палатасы күренеше белән ачыла. Җырчыга куркыныч диагноз куелган чор, ул палатада ялгызы барлык тормышын күз алдыннан уздыра. Ятимлек, ялгышулар, кайгылар... һәм ҖЫРЫ! Үлчәүнең бер тәлинкәсендә тормышның карасын агартып, авырын җиңеләйтә торган җыры бар аның! Җырчының тууын сурәтләгән күренешне мин гениаль дип әйтергә үк җөрьәт итәм. Агач башындагы «багана радиосы»ннан җыр яңгырый, агачның күрше ботагында – оя, ояда – йомырка. Менә ул йомырка «борынлый», кабыгын ача, чәчә һәм дөньяга ҖЫРЧЫ туа! Җиргә гомерен сандугач булып җырлап уздыру миссиясе белән җибәрелгәннәр, әлбәттә, шулай – сандугач кебек кенә туа ала.
Режиссер Илгиз Зәйниев – Әлфия апа белән бер чорда яшәсә дә, аның белән артык күп аралашмаган яшь кеше. Ә ничек тота ул аның кәефен, җансыз курчаклар аша да никадәр төгәл итеп характерын, хисләрен ачып бирә, җырчы тормышының вакыйгаларга бай битләрен сурәтләгәндә, Әлфия апа башкарган җырларны никадәр төгәл итеп, урынлы куллана. Курчакларны җансыз дию ярамас та, кайчак хәтта үзеңнең курчак спектаклендә икәнлегеңне дә онытасың. Кышкы салкыннарда ат, трактор чаналарында авылдан авылга күчеп йөреп концертлар куйган сәхнә каһарманнарының һәрберсенең язмышы күз алдыңнан уза. Менә кышкы буранда катлы-катлы бишмәткә, мамык шәлләргә төренгән ҖЫРЧЫ авыл клубы сәхнәсенә килеп җитә. Курчак йөртүче артист кулы героиня-курчакның катлы-катлы киемнәрен салдыра – бер кат, ике кат, өч кат... һәм алдыбызда янып торган кып-кызыл күлмәктән
ҖЫРЧЫ пәйда була һәм яңгыравык тавыш белән «Нихәл итим – гармунчыбыз гашыйк булды үземә...» дип яндырып җырлап та җибәрә! Тамашачы шул мизгелдә алкышларын тыя аламы? Юк!
Спектакль өчен Әлфия апа Авзалованың 20 җыры сайланган. Татар халык җырлары «Нәфисә», «Гөлҗамал», «Иске кара урман», «Күбәләгем», халык сүзләренә Н.Галиев көй салган «Бөрлегән», башкорт халык җыры «Элмәлек»,
Г.Ахунов сүзләренә М.Имашев язган «Кемгә салыйм башымны таңнарда», Р.Вәлиуллина сүзләренә Ф.Мифтахов язган «Озайт, Ходай, бераз гомеремне», Г.Афзал шигыренә Т.Шәрипов иҗат иткән «Кәккүк», Р.Хәсәнов иҗат иткән «Сагыну», Г.Нуруллин сүзләренә С.Ибраһимов язган данлыклы «Картаямыни соң йөрәк?», З.Гыйбадуллинның Г.Зәйнашева сүзләренә язган «Сәяхәтче җыры» һәм «Гармунчыга», Ә.Бикчәнтәева сүзләренә язган «Йокла инде, курчагым» җырлары, данлыклы «Идел буе каеннары». Илһам абый Шакировның Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган ул җыры – Илһам абыйның үзе өчен дә, Әлфия апа өчен дә «визитка». М.Ногман сүзләренә С.Садыйкова иҗат иткән «Актаныш таңнары», Җ.Дәрзаман сүзләренә
Г.Ильясов язган «Синең өчен», Ә.Атнабаев шигыренә В.Хабисламов язган «Җиз кыңгырау моңнары», Р.Вәлиев шигыренә Р.Ахиярова язган «Поезд чаба»... Һәрберсе безнең күңелдә, хәтердә, һәрберсенә кушылып җырлап китә алабыз лабаса.
Р.Ахиярованың Р.Харис сүзләренә язылган «Сагындыра...» җыры Әлфия апаның иң яраткан җыры булган. Бу хакта белгән кызлары аның кабер ташына да шул җырның ноталарын яздырдылар. Әлфия апаның кабер ташына «Сагындыра...» дигән сүзләр уелган. Режиссер Илгиз Зәйниев һәм музыкаль бизәлешне ясаган Юрий Чаплин әлеге җырны спектакльгә шулкадәр төгәл үрәләр – без инде ҖЫРЧЫның ятимлеген уйлап моңайдык, чын сөю утында януын кичерештек, җырлары аша хәсрәтле мизгелләрен аның белән бергә яшәдек, көлдек тә – тормышының заяга узмаганын беләбез бит, бәхетле-җырлы язмышын хуплап алкышладык. Нишлисең, бер килгәч, бер китәсе, ә бит ул бәхетле гомер иткән ЖЫРЧЫ дип тынычланырга әзер идек. Нәкъ шул чакны «Сагындыра» җыры яңгырады... Юк, юк икән әле. Җырларының мәңгелек икәнлеген аңласак та, Әлфия апаның бу җирдә юклыгына ачыну тиз генә бетәрлек түгел икән әле. Яшәрде күзләр. Сагындыра...
Спектакльнең башыннан азагына кадәр минем артымда ук утырган Зөлфия – Әлфия апаның кызы елады да елады. Хәер, күз яшен тыя алмаучылар ул гына түгел иде. Тәэсирле тавыш, кабатланмас аһәң һәм режиссер тарафыннан зәркәнче төгәллеге белән тудырылган драматик образ!
Зөлфия – Әлфия Авзалованың кызы:
– Әни үзе күрсә, спектакльне яратыр иде, мөгаен. Ул бит яңалыкларны һәрчак хуплый иде. Бу спектакльне кую фикере Илгиздә әле әни үзе исән чагында ук туган булган, ул теләген озак еллар күңелендә йөрткән. Әни турында фильм төшерергә карар кылынса, аны да Илгизгә ышанып тапшырып булыр иде, минемчә, чөнки ул, чынлап та, әнинең холкын өйрәнгән һәм тойган. Спектакльдә Әлфия Авзалова язмышының драматик яклары ачылган. Әни тормышны ярата торган, шаян, җор телле кеше дә иде. Фильмда аның ул якларын да ачып булыр иде.
Режиссер эшен мин йөз процент төгәллек белән эшләнгән дип бәялим. Барын да күрдем, аңладым, тойдым, кабул иттем. Зәйниевны уникаль режиссер дим, театр җитәкчелегенә, барлык артистларга зур рәхмәтемне әйтәм. Мондый спектакль башка бер генә курчак театрында да юк.
Зилә Сөнгатуллина, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты:
– Гаҗәеп спектакль. Мин берара хәтта курчак спектаклендә утыруымны онытып та җибәрдем. Әйтерсең Әлфия апаның концертында утырам, аның җырлавын тыңлыйм, аның белән бергә юлда йөрим. Җырлары әлеге спектакль өчен шулкадәр уңышлы сайланган, сюжетта шундый төгәллек белән кулланылалар. Бик тәэсирле, көчле драма тудырган театр. Күрдегезме, спектакль тәмамлангач та, тамашачы ничек озак таралыша алмыйча торды. Сөйләштеләр дә сөйләштеләр, истәлекләр күпме булды.Театр бу спектакль белән зур уңышларга ирешер дип ышанам.
Әсхәт Хисмәт, Татарстанның халык артисты:
– Әлфия апа белән бер йортта яшәдек, аның турында матур хатирәләрем бар. Ул миңа, үз итеп, Хисмәт дип кенә эндәшә иде. Шаян, матур кеше, сөйкемле сөяк иде. Беркайчан һаваланып, әллә кем булып йөрмәде. Спектакльдә аның образы төгәл ачылган. Илгизгә, рәссамга, җырларны сайлаган, курчакларны уйнаткан һәркемгә зур рәхмәт. Спектакльгә озын гомер телим. Үз халкыбызның бөек шәхесләрен шулай зурлыйк, онытмыйк.
Зимфира Гыйльметдинова
Фото: tatar-inform.ru
Комментарийлар