16+

Җәлилдә конференция

Кайткан чакта Сарман буйларына Яннарыңда мәңге калырга, Кырык эшең ташлап кырык якка Чыгарсыңмы каршы алырга? (Д.Гарифуллин.)

Җәлилдә конференция

Кайткан чакта Сарман буйларына Яннарыңда мәңге калырга, Кырык эшең ташлап кырык якка Чыгарсыңмы каршы алырга? (Д.Гарифуллин.)

Сарман районының иң зур уку йорты булган Җәлил бистәсенең 2нче урта мәктәбендә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең финалы булып узды. 

Әлеге чара шушы төбәктә яшәп иҗат итүче мәгърифәтче, шагыйрь, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Гарифуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланды. Конференциядә катнашучы Казан федераль университеты галиме, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов якташларына әлеге чараның югары дәрәҗәдә әзерлекле үтүенә рәхмәтен җиткерде һәм юбилярны кайнар котлады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгышы да алкышларга күмелде, ул юбилярның хезмәтенә югары бәя биреп, үзе исән чакта ук аның исемен йөрткән урамнарда йөрергә язсын безгә, диде.

Конференциядә шулай ук Яр Чаллы педагогия университеты галимнәре, язучылар, журналистлар, район һәм бистә җитәкчеләре, республикабызның төрле районнарыннан финалга үткән укучылар, укытучылар катнашты. Фәнни-әдәби бәйгенең сигез юнәлештә җиңүчеләре билгеләнде. «Дамир Гарифуллин поэзиясе үзенчәлекләре» секциясе эшен филология фәннәре докторы, академик Әнвәр Шәрипов җитәкләде һәм ул жюри карарын игълан итеп, беренче урынны яулаган Зәй районы Түбән Биш урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ришат Исрафиловка диплом тапшырды.

Конференциядә катнашучылар алдында чал чәчле Дамир Гарифуллин үзе дә юморга бай, эчтәлекле чыгышы, яңа шигырьләре белән җылы тәэсирләр калдырды. Юбилей уңаеннан шушы араларда гына өлкән шагыйрь берьюлы ике китап чыгарып өлгергән – 450 биттән торган «Күңелем серләре» шигырьләр, җырлар җыентыгы һәм дини төсмерләргә төреп «Шигъри вәгазь» бүләге. Алар чарада катнашучыларга тапшырылды.

Дамир Гарифуллин иҗаты күпкырлы. Республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәге мәктәпләре моны өйрәнүгә күп көч куя. Җанлы мисал белән тәрбияләү үзенең күркәм нәтиҗәләрен дә бирә. Бу як халкы милли рухлы, гореф-гадәтләрне онытмый, эшчән, илгә талантлар бирүен дәвам итә. Әлеге өлкәдә Дамир Гарифуллинның куйган хезмәтләре хәйран калырлык. «Илһамлы Сарман» (2017) җыентыгын төзү өчен генә дә ул 130лап асыл зат тормышын өйрәнгән. Алар арасында җырчылар Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, язучылар Аяз Гыйләҗев, Гөлшат Зәйнашева һ.б. күп кенә тарихи шәхесләр бар.

Конференция татар теле һәм милләте язмышы кыл өстендә калган көннәрдә үтүе белән аеруча әһәмиятле. Шул уңайдан биредә дә эшлекле тәкъдимнәр, көн кадагында торган проблемалар яңгырады. Әйтик, Мәгариф министрлыгы раслаган нигезләмәдә татар теле һәм әдәбияты үсешенә багышланган мондый чараларда рус телендәге чыгышлар да булырга тиешме, эре татар мәктәпләрен саклап калу буенча ни өчен махсус дәүләткүләм чаралар күрелми дигән борчулы фикерләр шундыйлардан. Татар дөньясына билгеле тел галимнәре Мирфатыйх Зәкиев, Фәһимә Хисамова, Әнвәр Шәриповларны биргән Ютазы районы Кәрәкәшле мәктәбенең дә ябылу алдында торуын шунда белдек.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Азнакай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading