16+

"Үләм, кабыргам сынды бугай...": кем гаепле?

Башкалада быелның 7 аенда җәмәгать транспорты автобусында егылып 41 пассажир имгәнгән. Автобусларда пассажирларга, шул исәптән, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә барлык шартлар да тудырылган кебек. Ләкин, җәмәгать транспортында шәхси иминлек турында бер мизгелгә дә онытырга ярамый.

"Үләм, кабыргам сынды бугай...": кем гаепле?

Башкалада быелның 7 аенда җәмәгать транспорты автобусында егылып 41 пассажир имгәнгән. Автобусларда пассажирларга, шул исәптән, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә барлык шартлар да тудырылган кебек. Ләкин, җәмәгать транспортында шәхси иминлек турында бер мизгелгә дә онытырга ярамый.

Яшь хатын идәнгә егылды
Казанда җәмәгать транспорты автобусына утырып, өйгә кайтып барышыбыз. Тукталышта автобус йөртүче транспорт чарасын бик кискен туктатты. Чыга башлаган пассажирлар әрдәнәдән коелып төшкән утыннар сыман төрле якка тәгәрәде. Шөкер, кайсылары тотынып кала алды. Кызганыч, ике кулында да сумка-букчалары булган яшь хатын, инвалид арбасын эләктерә торган тимергә бәрелеп, идәнгә егылды. Басып барган чакларымда үземнең дә егыла башлаган кешеләрне тотып калган чакларым бар. Монысында ара ерак иде, янәшәсендә ярдәм кулы сузарлык кеше булмады, чөнки салонда пассажирлар аз иде.
 – Үләм, кабыргам сынды бугай, – дип ыңгырашты автобус идәненнән тора алмый азапланган теге хатын.
 

Кондуктор кыз ярдәмгә килде. Алпан-тилпән атлап, тукталыштагы эскәмиягә чыгып утырган пассажирының хәлен автобус йөртүче дә барып белеште.

...Казанда берничә ел элек автобус йөртүчеләрдә бер-берсен узышу, бер-берсенең юлын кисү “чире” күзәтелгән иде. Хәзер бу афәт узды шикелле. Әмма автобуслар катнашындагы һәлакәтләр һаман кискен мәсьәлә булып кала бирә әле. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге пропаганда хезмәте биргән мәгълүматлар күңелгә шом сала. Башкалада быелның 7 аенда җәмәгать транспорты автобусында егылып 41 пассажир имгәнгән. Узган елның шул чорында 30 очрак теркәлгән булган. Узган ел автобуслар 2 кешене бәрдергән, аның берсе үлгән. Быел автобуслар 8 кешегә бәрдергән, ярый әле һәлакәт үлем белән тәмамланмаган.

Казанда быелның 7 аенда автобуслар катнашында 15 юл-транспорт һәлакәт теркәлгән инде.

Кем гаепле?
Автобуслар катнашындагы һәлакәтнең сәбәпләре, саный китсәң, шактый. Иң беренче чиратта йөртүченең салондагы пассажирларга, юл хәрәкәте кагыйдәләренә җаваплылыгы зарур. Пассажирлар иминлегенә автопредприятиенең техник хезмәткәрләре һәм медицина пункты табибы да җаваплы. Автобусның идарә механизмнарының төзеклеге, йөртүченең аеклыгы – иминлек нигезе.

Бөтен гаепне автобус йөртүчегә аудару шулай ук дөрес түгел. Җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән полосаларда кайчак җиңел автомобильләр һәм йөк машиналары туктап, юлны томалап тора. Тукталышларны һәрвакыт диярлек 2-3 җиңел автомобиль басып алган булыр. Җиңел автомобиль идарә итүчеләрнең кайберләре автобус туктарга җыенганда кинәт кузгала башлый яки хәрәкәт уңаена автобус каршына килеп туктый. Мондый очракларда автобус йөртүче туктаткычка кискен басарга мәҗбүр. Салондагы пассажирлар егыла инде, әлбәттә. Шуның өчен дә җәмәгать транспорты салонында һәрвакыт тотынып бару кирәк. Искәртү язып та куелган, телдән дә әйтелә. Тик басып баручы пассажирлар торба-тотынгычларга тотыну урынына телефоннарындагы уеннарга яки мәгълүматка кереп чумган... Ул инде безнең белән түгел, ә интернет колы.

Җәмәгать транспортында (барлык төрләрендә дә) торба-тотынгычлар һәр пассажирга да җитми, ә элмә тотынгычлар бик биектә. Кыска буйлы кешеләрнең элмә тотынгычларга буе җитми, димәк, андыйлар егылып имгәнүчеләр исемлегенә чираттагы кандидатлар. Элмә тотынгычларның ватыклары да шактый, аларның каешлары гына асылынып тора.

Автобусларның кайбер модельләрендә инвалид арбасын эләктерү тимере очлайтып, алга чыгартып ясалган. Пассажир егылган очракта әлеге тимергә бәрелеп, кабыргасын сындыру гына түгел, җитдирәк зыян күрергә дә мөмкин.

...Җәмәгать транспорты эченә кереп утыргач, гадәттә, тынычланып калабыз. Автоинспекция хезмәткәрләре искәрткәнчә, транспорт чараларын идарә итүчеләр дә, җәяүлеләр дә һәм салонда баручылар да һәммәбез – юл хәрәкәтендә катнашучылар. Шунлыктан, һәммәбезгә дә кагыйдәләрне төгәл үтәп, иминлекне саклау кирәк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading