Шәһри Казан

Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА: «Бәхетем мине әле алда көтә!»

«Шәһри Казан» газетасында кунакта – шагыйрә, «Адәм белән Һава» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтова

– Әңгәмәне тормыш принцибыгыздан башлыйсы килә... Үзегез уйлап чыгарган, сез генә буйсынган кагыйдәләрегез бармы?

 

– Тормыштагы максатым – беркайчан да беркемне дә рәнҗетмәскә. Үземне һәрвакыт яхшылыклар гына кылып йөрим дип әйтә алмасам да, кулдан килгәнчә, һич югында беркемгә дә начарлык эшләмәскә тырышам. Чынында исә бу тормышта ничек яшәсәң дә ярый, әмма шуны онытмаска кирәк: алда безне «касса» көтә, барысы өчен дә түлисе булачак. Әни әйтмешли: «Калса калсын минем хәтер, калмасын синең хәтер»...

 

Иҗатта да үз принципларым бар. Кечкенәрәк чакта шигырь яза идем дә, әнигә: «Ошыймы?» – дип күрсәтә идем. Бервакыт әни: «Үзеңә ошыймы соң? Үзеңә ошаса, кешегә дә ошар», – диде. Һәм бу сүзләр минем иҗади принцибыма әйләнде. Хәзер инде тапшырулар эшләгәндә дә һәрвакыт шулай уйлыйм. Бу тапшыру миңа ошыймы, үзем карар идемме дип, үз-үземнән сорыйм.

– Тапшыру турында сүз чыккач... «Адәм белән Һава»да барлыгы ничә гаилә катнашты? Ир белән хатын сүзгә килеп яшәгән гаиләләрне матур итеп күрсәтергә туры килгән чаклар булдымы? Съемкалар вакытында геройларда фальш сизеләме?

– Тапшыру инде 15 елдан артык эфирда бара. Санап барганым юк, барлыгы 300дән артыктыр дип уйлыйм. Минем максатым – һәр гаиләнең матур, кызыклы якларын эзләп, халыкка күрсәтү. Эзләсәң, дөньяның да, кешеләрнең дә, гаиләләрнең дә начар якларын табарга була, ләкин, кабатлап әйтәм, минем максатым башка. Сүз дә юк, һәр гаилә турында мин алдан ук барысын да белеп барам. Һәр кеше – адәм баласы. Һәркемнең күңел түрендә беркемгә дә әйтергә ярамаган серләре, шкафында башкаларга күрсәтергә ярамаган «тараканнары» була. Мин геройларымны бик яратып эшлим. Аларның һәрберсе белән без тормышта да дус булганлыктан, алар миңа ышанып, бар серен дә сөйли. Алар сөйләгәннең яртысы да эфирда калмый. Фальш сизәм икән, әлбәттә, кыскартам. Бары тик кызыклы, мәгънәле, позитив фикерләрне генә калдырырга тырышам. Шуңа да, Аллага шөкер, халык тапшыруны бик яратып карый дип уйлыйм.

– Сезнең хәтердә калган гаилә. Һәм ни өчен нәкъ әлеге гаилә?
– Әле күптән түгел генә Башкортстаннан кайттым. Рөстәм Нәбиев исемле бер егетне төшерер өчен махсус бардым. Өч ел элек, армиядә казарма ишелеп, ике аягын да югалта. Әмма шулай булуга карамастан, ул сау-сәламәт кешеләр дә көнләшерлек итеп яши белә. Бер ел элек ул өйләнә. Хәзер аларның кечкенә генә кызлары бар. Шул ук вакытта ул спорт белән дә шөгыльләнә. Ул бик акыллы, чибәр егет. Шул егет турында тапшыру төшереп кайттык, монтажладык һәм шушы көннәрдә эфирга чыгарга тиеш. (Рөстәм Нәбиев турында язма «Шәһри Казан» газетасының 27 сентябрь, 2017, №107 санында басылган иде. – Ред.)
Әлеге гаиләнең нәрсәсе хәтердә калды? Без бит, сау-сәламәт килеш тә, тормыштан зарланырга яратабыз. Ә менә ул егет, аяксыз килеш, беркемнән дә ярдәм сорамыйча, үзе акча эшли, тулы тормыш белән яши, зарланмый һәм тормышның кадерен белеп яши. Бу гаилә миңа бик тә тәэсир итте.

– Үзегезнең гаиләгез, ирегез турында да сорыйсы килә. Геройларыгызга сез бирә торган сорау: «Сездә кем баш, ә кем муен соң?»
– Ирем белән аерылыштык. Бүгенге көндә кызым белән икебез генә яшибез. Әлегә янымда да, күңелемдә дә башка бер кеше дә юк. Гомумән, мин кичәге көнне, үткән тормышны уйлап яшәү дөрес түгел дип уйлыйм. Димәк, ул минем язмышым булмаган. Бәхетем мине әле алда көтә!

– Тапшыруларда үзегезчә киенүегез, гадәти булмаган зәвыгыгыз, стилегез өчен шелтәләүчеләр дә бар. Социаль челтәрләрдә дә моңа карата тискәре комментарийлар күргәнем бар. Аларга нәрсә дип җавап бирерсез?
– Беренчедән, минем стильне ошатучылар, тәнкыйтьләүчеләргә караганда, тагы да күбрәк. Нинди кибеттә киенәсез дип, адресларын сораучылар да җитәрлек. Шулай ул: гадәти булмаган әйберне йә яраталар, йә тәнкыйтьли башлыйлар. Бу – табигый күренеш. Киемдә генә түгел, гомумән, әнием әйтмешли, кешечә булган бернәрсәне дә яратмыйм. Һәр өлкәдә киңәшләшергә үз кешеләрем бар. Һәрнәрсәгә үз фикерем бар. Башкаларга ошыймы-юкмы – анысы минем проблема түгел. Аларның фикере мине кызыксындырмый. Кемгәдер – әфлисун, ә кемгәдер алма ошый. Бар әйберне, бар кешене дә яратучылар бар, яратмаучылар бар. Мине дә, сезне дә. Аннары, киемдә бит иң мөһиме – миңа ошавы. Рәхәт булсын, уңайлы булсын. Кешегә ошармы икән, нәрсә әйтерләр икән дип, гомердә дә уйлаганым юк.

– Димәк, тәнкыйтькә битараф карыйсыз инде?!
– Социаль челтәрләрдәге сәхифәләремдә 50 меңләп язылучым бар. Сезнең газета һәм сайттагы язмаларыгызны укучылар тагы да күбрәк булачак. Шулкадәр кеше арасында, сүз дә юк, төрлесе бар: чын күңеленнән яхшылык теләгәннәре дә, кара эчле көнчелләре дә, мине бик бәхетле дип уйлап көнләшүчеләр дә, кешегә акыл өйрәтүдән дә тәм табучылар да... Мин шулкадәр күп кешенең фикеренә колак сала башласам, иҗатка вакыт та калмаячак. Аннары, шунысын төгәл әйтә алам: чын күңелдән яхшылык теләүче беркайчан да социаль челтәр аша тәнкыйтьләп утырмый, ә үземә генә килеп әйтә яки үзем генә укырлык итеп җибәрә.

Реклама

– Хит җырларның сүзләре ничек языла? Шигырь иҗат итү өчен илһам кирәкме? Бер шагыйрә: «Шигырь язу ул физик эш кебек. Илһам көтеп утырасы түгел, кирәк икән – утырасың да язасың», – дигән иде. Килешәсезме?
– Юк инде. Бәрәңге чистарту түгел бит ул! Җырга заказ бирсәләр, бер атна вакыт сорыйм. Бер атна эчендә илһам килми калмый. Җыр, шигырь озак вакыт күңелемдә йөри, илһам килгәч, тиз генә утырам, бер мизгелдә язып куям. Иң мөһиме – ул вакытта үзем генә булырга тиеш. Каядыр барган җирдән кинәт кенә машинаны туктатып язган чаклар да була.

– Күңел халәтегезгә кайсы темалар якын?
– Элек мәхәббәт иде. Хәзер чын тормыш, кешеләр турында язарга яратам.

– Иң төп илһам чыганагыгыз – кызыгыздыр, мөгаен.
– Әлбәттә! Әмма кызым тугач, илһам күбәйде – вакыт тарайды.
Гөлмәрьямгә тиздән биш яшь тулачак. Һәр ата-анага үз баласы иң яхшысы кебек күренәдер. Биергә бик ярата, сәхнәгә омтыла, әмма мин бик теләмим. Бернинди дә өстәмә түгәрәкләргә йөртеп җәфаламыйм. Балалар бакчасына гына йөри. Балачакны шулай – уйнап, көлеп, рәхәт итеп уздырырга кирәк дип саныйм. Бернинди иҗат кичәсе, концерт, карьера яки башка төрле уңышлардан, әни булудан да рәхәтрәк хис тойганым булмады. Һәрбер хатын-кызга шундый бәхет насыйп булсын иде! Амин.

– Яраткан җырчыгыз кем?
– Ул юк. Мин машинада һәрчак Коръән тыңлап йөрим.

– Тамада булып йөрүегез хакында да сорыйсы килә. Бу шөгыль үзегезгә ошыймы? Әллә инде акча эшләүнең бер ысулы гынамы?
– Бу бары тик акча эшләү ысулы. Мөмкинлегем булса, бөтенләй эшләмәс идем. Тик шулай да, һәр эшемне яратып башкарам. Ул бит минем өчен меңенче юбилей, ә кемдер өчен бердәнбер бәйрәм булуы мөмкин. Тамада буларак, мин экрандагы Ләйлә түгел инде: шаян, шук, туктаусыз көлдерә торган... Бөтенләй башка кешегә әйләнәм дә куям!

– Һәр кешенең үзенә генә хас сәерлекләре була...
– Мәсәлән, мин беркайчан да салонда маникюр ясатмыйм. Тырнакны төбеннән кисеп, чия төсенә буяп йөрдем. Бер тырнакны гына зәңгәргә буйый идем. Ниһаять, мин дә «модный» хәзер: төрле төстәге кыска тырнаклар хәзер модага керде. Мин – телевидениедә профессионаллардан макияж ясатмый торган бердәнбер алып баручыдыр. Алар ясаган миңа килешми кебек. Ничектер, үземне ясалма, башка кеше итеп тоя башлыйм. Һәм атна саен бер сәгать вакытны макияжга сарыф итү бөтенләй дә башка сыймый.


Ләйлә Дәүләтовадан шигъри күчтәнәч

Ялгыз калсаң әгәр, бик кайгырма.
Сөйгән ярың булса, булсын шатлык.
Елый-елый парлап яшәгәнче,
Үзең генә булу мең кат артык.

Кем дә ярый диеп ялганлама,
Һәркем эзли байны, тәхетлене.
Кеше бәхетенә кызыкканчы,
Бәхетсездән яса бәхетлене!

Алда ни көтә дип бик уфтанма,
Артык борчылмавың кулай булыр.
Кыштан соң яз килми калганы юк,
Ходай ничек язса, шулай булыр!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 4 ноябрь 2018 - 22:15
    Без имени
    Булган инде ире, бэхетле булсын дигэн телэктэ булыйк
  • 18 апрель 2018 - 13:47
    Без имени
    Ирем белән аерылыштык дигән.. Ул ир бар идемени? Бер дә күргән булмады, шуңа соравым, гафу итегез.