16+

Ләйлә Фазлыева: Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү - тарихи вакыйга ул

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү - тарихи вакыйга ул. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, сайлау участогына килгәч, шулай дип белдерде.

Тавыш бирү һәрберебез өчен дә әһәмиятле, чөнки без үзебезгә бирелгән сорауларга җавап бирә алабыз, дигән фикердә Л.Фазлыева. Шулай ук ул теләсә кайсы үзгәрешне кабул итү авыр, әмма барыбер аларны кабул итәргә һәм үзләштерергә кирәк дип искәртте. "Россия Федерациясе өчен дә бу зур тәҗрибә. Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча беренче тапкыр бар халык катнаша бит", ди Премьер-министр урынбасары.

Ләйлә Фазлыева фикеренчә, атна дәвамында тавыш бирү мөмкинлеге бик уңайлы, чөнки һәр кеше үз ритмында, үз графигы белән яши.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading