16+

Ләйлә Таишева: “Табиб булып, памперс киеп йөрисем килми”

Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевның кызы Ләйләне белмәгән кеше юктыр инде. Ул чаялыгы белән күпләрне шаккатыра.

Ләйлә Таишева: “Табиб булып, памперс киеп йөрисем килми”

Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевның кызы Ләйләне белмәгән кеше юктыр инде. Ул чаялыгы белән күпләрне шаккатыра.

Күптән түгел әнисе Ландыш төшергән видеода Ләйлә кем булырга хыяллануы хакында әйтте. “Минем Камал артисты буласы килә. Анда алмасалар, җырчы булам, җырчыга алмасалар, стюардесса булырмын. Менә шундый планнар белән яшим мин”, - ди Ләйлә.

Әнисе Ләйләдән табиб буласың килмиме дип тә кызыксына.

“Минем памперс киеп йөрисем килми. Коронавирус вакытында. Коронавирус ич хәзер. Алар анда яшиләрдер инде. Төнлә дә чирли алалар бит. Бер памперс белән йөриләрдер әле”, - дип фаразлый Ләйлә.

“Син үсеп җиткәнче бетә бит инде ул”, дип тынычландыра Ләйләне Ландыш.

“Кем белә әле аны!”, - ди Ләйлә дә. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И Лэйлэ,кызык синен белэн,искиткеч кыз син

    Мөһим

    loading