16+

«Мәчеткә килгәч, күзләрем ачылды»

Рамазан мәчете яныннан узып киткән бер генә кеше дә аның тирә-юненә игътибар итми калмыйдыр.

«Мәчеткә килгәч, күзләрем ачылды»

Рамазан мәчете яныннан узып киткән бер генә кеше дә аның тирә-юненә игътибар итми калмыйдыр.

Мәчет тирәсе чәчәкләргә күмелгән, бакчасында тәлгәш-тәлгәш виноградлар эленгән. Матурлыкны кемнәр тудыра соң? Ничек бу чәчәкләр кызуларга, авыруларга, кырауларга бирешмәгән? Нинди тылсымлы куллар тәрбияли аларны?

Сорауларга җавап табу уе белән Апасның беренче мәхәллә “Рамазан”мәчетенә юл алдык. Биредә мөәзин булып торучы Фәрит Җәләлиевны очраттык. Мәчетне карап тору җаваплылыгын ул үз өстенә алган. 

- Мәчет – Аллаһ йорты, ул матур булырга, үзенә тартып торырга тиеш. Мәчеткә килүче һәркем – барыбыз да пөхтәлек, чисталык өчен тырышабыз. Бу – Апасның беренче мәчете. Бөтенесе Аллаһтан бирелә. Мәчеткә килгәндә авырган кебек буласың, аннан терелеп кайтып китәсең, - ди Фәрит абый. 

Рәшәткә кырыйларында да, чүлмәкләрдә дә чәчәкләр утыртылган. Ир-ат кулларының ныклыгын, көчен алар да тойган, күрәсең. Изге дога белән эшкә тотынуның да тәэсире бәясез. Бар да җәй буе шаулап чәчәк ата. Корып утырган, сынган ботаклары да, шиңеп яткан үсентеләре дә юк. Үстерү серләре дә гади генә икән. 

- Ашламалар сатып алмыйм. Мичкәгә катнашма әчетергә куйган. Иң элек кычыткан әчетеп сиптек. Аннан кош, хайван тизәкләре әчетеп сибә башладык. Вакытында сибеп, карап торсаң, нәтиҗә дә була. Содалы су, баллы су сибәм. Виноградның ботакларын гел карап, яфракларын сирәкләп торырга кирәк. Аның арасыннан җил йөрергә тиеш. 10 литр җылы суга 3-4 аш кашы чәй содасы, тоз салам һәм яфракларына бөрким. Шулай ук 1 чиләк суга 10-15 тамчы йода салып сибәм. Марганцовка да кулланам. Барысы да табигый әйберләр. Йогышлы чирләрне алар җиңә, - ди ул.  

Фәрит абый Җәләлиев дин юлына моннан 11 ел элек баскан. Бабасы Нурулла Гыйсмәтуллин да озак еллар “Рамазан”мәчетенең имамы булып торган.

–  Авырулар белән очрашканнан соң, үзеннән-үзе мәчеткә тартылдым. Баштарак эш дигән сылтау белән килеп җитә алмаган идем. Тормыш иптәшем тәкъдиме белән төннәрен “Бисмилла” әйтә-әйтә, тәсбих тартып утыра, шулай тынычлана, йокыга китә башладым. Мәчеткә килгәч, күзләрем ачылды, 5 вакыт намазга басканнан соң, ерак аралардан да күрә башладым. Хәтта хәзер күзлексез укыйм. Аллаһ авыруын да бирүче, сәламәтлеген дә бирүче, - ди ул үзе. 

Район мөхтәсибе, “Рамазан” мәчете имамы Мирхәт хәзрәт Җамалиев та мәчет тирәсен гөлбакча итүдә Фәрит абыйның өлеше зур булуын белдерде.

– Иске мәчет булса да, аны яңа итеп тотарга тырышабыз. Бинаның тышы да матур итеп, яңадан тышланды. Аны да мәчеткә йөрүчеләр белән бергәләп, Фәрит Җәләлиев башлап йөрде һәм башкарып чыкты. Бабасының эшен ул дәвам итә. Эчке эшләрне дә, намаз уку урыннарын да көйләде. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип эшләде. Чәчәкләр дә аның кулының, йөрәгенең җылысын тоеп үсә. Әллә нинди табигый ашламалар ясый. Тәмле виноградлар ашата. Килә, сулар сибә, карый, бер тик тормый. Бик зур хезмәт башкара, үзе тыйнак һәм гади, - ди Мирхәт хәзрәт. 

Мәчетнең бакчасына җиләк-җимеш куаклары да утыртылган. Тиздән алар да шаулап үсеп китеп, җимешләре белән сөендерер, иншаллаһ. 



Ләйлә Шиһабиева
 

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading