Күптән түгел татар ата-аналары берләшмәсенә, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, «Яңа шартларда туган телдә тәрбия» темасына конференция үткәрергә мөмкинлек туды. Бүгенге актуаль проблемаларны уртага салып сөйләшергә Казаннан, Татарстан районнарыннан, Кырымнан, Башкортстаннан, Мәскәүдән, тагын әллә кайлардан 300дән артык делегат килгән. Аларның 50гә якыны чыгыш ясарга өлгерде.
Галимнәребез Марат Лотфуллин белән Дамир Исхаков татар язмышына караган докладларын, гадәттәгечә, аңлаешлы ачып бирде. Галимнәр: Рәмзи Дәүләтев, Исмәгыйль Хөснетдинов, Айрат Фәйзрахманов, юрист Рәшит Зарипов (хатыны Ксения Зарипова берләшмә координаторы), нейропсихолог Нуршат Галимова һәм башкаларның чыгышларында теоретик ачышларга өстенлек бирелде. Кырымнан килгән делегат чыгышы аеруча истә калды. Ул үрнәк һәм үрдәк дигән сүзләрне кайта-кайта кабатлады. Аннары бу делегат 5 минутта француз телен өйрәтә башлады. Телләрнең охшашлыгын сизү кызык икән ул.
Ата-аналар үрнәге турында да сүз күп булды. Әлбәттә, ул беренче урында тора, тәрбия эше шуннан башлана. Тик көне буе эштә булган ата-ананы бала сирәк күрә. Сабый бакчада, мәктәптә урыс теллеләр мохитенда үсә, теле дә шундый була. Бу хәл белән килешергә ярамый.
Мәскәүдән килгән Айгөл һәм Ленар Рахмановлар мегаполиста татар гаиләләрен тәрбияләүнең якты үрнәкләрен ачып салдылар. Айгөл җырлы-моңлы Сарман ягында үскән. Табигать бишеге аңа бала тәрбияләргә дә ярдәм иткән. Ленар – Чаллы егете, һөнәре буенча юрист. Айгөл исә төзүче-инженер. Үрнәк гаиләдә өлкән бала Мәдинә гимнастикага тартылган. Әтисе марафонда йөгергәндә, 2 яшьлек Дәүләт тә йөгерә инде хәзер. Кызыктыру өчен медаль, футболка, уенчыклар бүләк итү дә ярап куя.
«Кош баласы оясында ни күрсә, очканда шул була» диләр. Айсылу Лерон шәһәрдә үссә дә, туган телен камил белә, аңардан зыялылык бөркелә. Ул әби-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен канына сеңдереп үскән. Шәһәрдә бик күпләрнең туган телдә сөйләшмәвенә карата: «Моңа без үзебез гаепле», – ди. Аның сүзләре күпләрне йокыдан уятырга тиеш. Татар теле бетә дип кайгыру гына җитми. Татарча сөйләшкән ата-аналар үзләре белгәнне баласына өйрәтми. Бакча, мәктәп урыс телен алга сөрә. Казанда татарча укыта торган барлы-юклы ике гимназия калган. Урамда да башка телдә сөйләшкәч, бала ничек белсен туган телен?
Милли университет та юк бит әле бездә һаман. КХТИда декан булып торган галим сүз алып: «Безгә татар милли университеты кирәкми», – дип ычкындырды. Конференция барышында әлеге профессорның чыгышы фәннилеге белән аерыла төште, югыйсә. Аның тәкъдимнәре дә файдалы иде. Артык акча туздырмый гына да, Төзелеш һәм архитектура академиясендә, Казан университетының механика факультетында һәм башка вузларда да студентларны татарча укытып була, әлбәттә. Бу тырышлык үткән чорда күзәтелде, бүген аны чынга ашыру читен. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да туган телебез бетеп барганда, Татар милли университетын ачуга акча тапмау милләтне упкынга тәгәрәтә. Тел бетсә, милләт тә исән калмый. Әлеге чыгыш ясаучы, бездә акча бар, диде үзе. Шулай булгач, милләт хакына бер миллиард сумны кызганып торыйкмы?!
Татар милли университетының кирәклеге бәхәссез. Моны Казандагы «Милләт йорты» хуҗасы Рәүф Хәсәнов та куәтли. Акчаны дәүләт таба алмаса, татарның хәлле кешеләре бар, бертекләп җыярлар. Бу гамәл РФ Конституциясендәге 8нче маддәнең үтәлүе өчен дә кирәк. Милләтләрнең һәм телләрнең саклануын Төп Закон гарантияләгәндә нигә татар теле юкка чыгарга тиеш?
Мөнбәргә чыгып сүз алучылар арасында дин әһелләре дә шактый иде. Уфадан Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, Казаннан Айрат хәзрәт Әюпов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин булды. Алар залны иман нурына чумдырдылар. Юкка гына олуг дин галимнәре динне фән белән бергә бәйләп өйрәтмиләрдер. Бала тәрбияләү фәне – педагогика барыннан да актуальрәк.
Конференциядә үзләре катнашмасалар да, аерым шәхесләребезнең исемнәре искә алынды. Алар арасында юрист Руслан Нәгыев, журналист Эльвира Фатыхова, элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттахов исемнәрен горурланып әйттеләр. Элеккеге прокурор Әмировның татарча юридик терминнар сүзлеген төзүен уңай яктан бәяләделәр. Бу катлаулы чорда, җаваплылыктан курыкмыйча телебезне саклауга үзләреннән гамәли эш кертүчеләрнең исемнәре бихисап. «Без татарлар бик йомшак халык» дигән сүзләр дә яңгырады бу җыенда. Бабаларыбыз горур булган, алар безгә милләт калдырган. Безгә дә милли горурлыгыбызны һәм туган телебезне киләчәк буыннарга илтеп җиткерәсе бар.
Рәис Идрисов, Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар