16+

Мамадышта креатив чаналар ярышты

Мамадышта дүртенче тапкыр креатив чаналар фестивале узды, быел ул халыкара статус алган.

Мамадышта креатив чаналар ярышты

Мамадышта дүртенче тапкыр креатив чаналар фестивале узды, быел ул халыкара статус алган.

Ярышта көч сынашкан 36 команда арасыннан Татарстан районнары гына түгел, Россиянең 50 төбәгеннән, шулай ук Словения, Бангладеш, Пакыстан, Бөекбританиядән – барлыгы 25 илдән катнашучылар булган.

Фестивальдә катнашучыларга төп таләп – чана белән мөмкин кадәр озынрак юл узу һәм чананы гадәти булмаган итеп бизәү. Бу юлы 3,5 метр биеклектәге, 450 метр озынлыктагы таудан шуганнар. Киләсе елга бу араны тагын да озынайтырга уйлыйлар. “Санифест” фестивалендә нинди генә чаналар булмаган: тәгәрмәчлесе дә, “КамАЗ” машинасын хәтерләткәне дә, канатлысы да, очкыч формасындагысы да...

Мамадышлылар “Ну, погоди!” мультфильмыннан бүре автомобилен ясаган. Музыка, төсле утлар белән җиһазландырылган әлеге автомобиль мультфильмдагы машинаның заманча версиясе, дип елмая егетләр. Шулай ук ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бизәлгән чаналар да тамашачыны битараф калдырмаган.

 Фестиваль катнашучылар өчен генә түгел тамашачылар өчен дә чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнгән. Бу көнне аниматорлар балаларның күңелен күтәргән. Концерт программалары тынмаган, ярминкә эшләгән. Чарада барлыгы 7 меңнән артык халык, шул исәптән Халыкара авыл яшьләре конгрессына килүчеләр дә саф һавада рәхәтләнеп күңел ачкан.

Туризм буенча Дәүләт комиметы рәисе Сергей Иванов та таудан шуып үзен сынаган. Аның фикеренчә, “Санифест” уздыру – гениаль идея. Чана шуу өчен Мамадыш үзе дә иң отышлы урын булып санала. Нәкъ менә Мамадыштагы фестивальдән соң, башка шәһәрләрдә дә чана фестивальләре үткәрелә башлаган. Төркия республикасының Казандагы генераль консулы Эсмет Эрикан мондый чараны Антальяда да уздырырга тәкъдим иткән.

Мамадыш район башлыгы Анатолий Иванов исә әлеге чараның социаль проект дәрәҗәсенә күтәрелүен билгеләп үткән.

“Без бергәләп спортны, эчке туризмны үстерәбез, тәҗрибә уртклашу мөмкинлекләре ачабыз. 2020 елда Мамадышта универсаль спорт залы булдыру, ике мәктәп, яшьләр үзәген төзекләндерү күздә тотыла”, – дип районның үсеш планы белән таныштырган башлык.

Фестивальдә гран-при ияләре дип Мамадыш һәм Түбән Кама командалары танылган. Алар 115 мең сум приз фондын бүлешкән.


Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading