16+

"Манзара"га билетлар тәмамланып килә, диләр. Ашыгыгыз!

18 январь көнне Казанда татарча көрәш буенча елның иң масштаблы ярышы - "Манзара" премиясе өчен бәйге узачак. Билетлар инде тәмамланып килә, диләр.

"Манзара"га билетлар тәмамланып килә, диләр. Ашыгыгыз!

18 январь көнне Казанда татарча көрәш буенча елның иң масштаблы ярышы - "Манзара" премиясе өчен бәйге узачак. Билетлар инде тәмамланып килә, диләр.

"Манзара" премиясе өчен бил алышу быел да Казанның Цирк бинасында узачак. Тамашачылар көн дәвамында мавыктыргыч көрәш, талантлы җырчылар чыгышын күзәтә алачак. Бәйге иртәнге унда башланып, кичке җидегә кадәр дәвам итәчәк. Быел биредә татарча көрәш кенә түгел, ә бәлки сумо буенча да ярыш күрсәтү каралган.

Узган елгы кебек үк, тамашаны оештыручылар көрәш карарга килүчеләр арасында бүләкләр уйнатаячак. Бүләкләр саны тагын да арттырылган: суыткыч, телевизор, микроволновка... Төп приз исә - "Лада Гранта" автомобиле. Билгеле булганча, 2019 елның январендә узган чарада автомобиль Балтачның танылган көрәшчесе Салават Әсхәдуллинга эләккән иде. Бүләкләр уйнатуда төп шарт - билет белән Цирк бинасына килгән булу. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, билетларның күпчелек өлеше инде сатылып та беткән, димәк, калган билетлар өчен дә көрәш башланырга мөмкин әле.

Ә инде көрәш ярышында җиңүче булган батырга янә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән билбау биреләчәк.

Ярышларның баш хөкемдары - Фәрит Шәйхетдинов.

Ә без исә, үз чиратыбызда, әлеге грандиоз чараны оештыручы коллегабыз Айдар Шәймәрдановны бүгенге туган көне белән котлыйбыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading