16+

Марат Бәшәровтан – «Великолепный век» сериалына кадәр

Мөселман киносы фестивале нәрсә белән шаккатырган? 4-10 сентябрь көннәрендә XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Фестиваль фильмнарының төп өлешен «Ривьера» күңел ачу үзәгенең «Grand Cinema 3D Port Cinema» кинотеатрында карап булачак. Моның өчен кинотеатрның өч залы бирелгән. Кайбер фильмнар «Мир» кинотеатрында да күрсәтеләчәк.

Марат Бәшәровтан – «Великолепный век» сериалына кадәр

Мөселман киносы фестивале нәрсә белән шаккатырган? 4-10 сентябрь көннәрендә XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Фестиваль фильмнарының төп өлешен «Ривьера» күңел ачу үзәгенең «Grand Cinema 3D Port Cinema» кинотеатрында карап булачак. Моның өчен кинотеатрның өч залы бирелгән. Кайбер фильмнар «Мир» кинотеатрында да күрсәтеләчәк.

Казан кинофестивалендә катнашу өчен 58 илдән 967 гариза килгән. Татарстан режиссерлары исә 32 эш җибәргән. Араларында студентларның фестивальдә катнашырга лаеклы дип табылган диплом эшләре дә бар. «Татаркино» директоры һәм фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, бу бик яхшы күрсәткеч. Димәк, Казан кинофестивале белән беррәттән татар киносы да үсә.
Башка еллардан аермалы буларак, быел яшь режиссерлар иҗаты һәм балалар кино сәнгате дә зур урын алып торачак. Шулай ук Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышлап, аның әсәрләре буенча төрек, кыргыз, башкорт телләрендә төшерелгән кинофильмнарны да тәкъдим итәчәкләр.

Миләүшә Айтуганова аеруча да «Мулла» (Рамил Фазлыев), «Байгал» (Илдар Ягафаров), «Не чужие» (Вера Глаголева), «Ласковое безразличие мира» (Адильхан Ержанов) кинофильмнарына игътибар итәргә киңәш бирде. Фильмнарны һәр кеше бушлай карый алачак. 
Казан тамашачысын Марат Бәшәров, Камил Ларин, Ирина Алферова, Михаил Поречников, Екатерина Климова, Эммануил Виторган кебек ил күләмендә танылган актерлар белән очрашулар көтә. Кинофестивальнең төп кунагы – Америка актеры һәм җәмәгать эшлеклесе, «Эмми», «MTV» премияләре иясе Дэнни Гловер булачак. Шулай ук «Великолепный век» сериалында төшкән кайбер актерлар да килергә тиеш. Миләүшә Айтуганова тәгаен кемнәр киләсен әйтмәде, «Әлегә сер булып калсын», –диде. Кино карау бушка булса, кино «йолдызлар»ы белән очрашуларны түләүле итмәкчеләр. 

Ел саен Мөселман киносы фестивалендә тыгылыш, кинотеатрларда урын өчен «талаш» була дип зарланды журналистлар. 
– Без киноны термос белән чәй эчеп карарга ияләшкән халыкны берничек тә тәрбияли алмыйбыз инде. 14 ел буе бушка кино карарга күнеккән халыкны да без хәзер билет сатып алырга өйрәтә алмаячакбыз, – диде Миләүшә Айтуганова.
Ел саен Казан кинофестиваленең бюджеты уртача 30 миллион сумга төшә. Бу акчаларның шактый гына өлеше кунакларны кабул итү, ашату-эчертүгә, кунакханәгә урнаштыруга, юл чыгымнарына китә.
– Әйтик, Америкадан безгә биш делегат килә. Алар безгә 1 миллионга төшәчәк. Үзегез аңлыйсыз, дөньякүләм танылган йолдызларның таләпләре дә башка: алар самолетта да «бизнес-класста» оча, номерлары да «люкс», – диде Миләүшә Айтуганова.
Быелгы кинофестивальнең фильмнарын ел әйләнәсендә «Эхо фестиваля» программасы буенча карап булачак. «Татаркино» фильмнарны авыл һәм районнарга да прокатка алып чыгачак.
Авыл халкының киноларны «Яңа Гасыр» каналында да күрәсе килә, әлбәттә. Бразилия сериаллары карап утырганчы, үзебезнең мөселман киносы күңелгә күпкә якын. Ләкин Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, әлегә «Яңа Гасыр» каналы фильмнарны сатып алырга әзер түгел.
– Режиссерлар безгә фильмны прокатка чыгару өчен генә рөхсәт бирә. Без аны телевидениегә тапшыра алмыйбыз. Моның өчен канал киноны сатып алырга тиеш. Әлегә «Яңа Гасыр», моның өчен акча юк, ди. Бу җәйнең июленнән дә кинофестивальнең кайбер эшләре ТНВда күрсәтелергә тиеш иде, әлегә күренми, – диде Миләүшә Айтуганова.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X