Үзең утырган ботакны үзең кисү дигән әйтем бар. Татарстанда яшәүче кайбер урысларның кыланмышы шушы әйтемгә туры килә.
Мин Россия буйлап күп сәяхәт итәм. Башка өлкәләрдә, республикаларда булам. Казан кебек шәһәр беркайда юк. Ул европа шәһәрләре кебек әллә кайдан балкып тора. Матур да, чиста да, уңайлы да. Урамнары – ремонт, йортлары буяу күрмәгән башкалалар бар. Исемнәрен санап тормыйм. Өлкә үзәге, әйтик, шулай булгач, аның төпкелдәге шәһәрләре нинди була инде? Авыллары нинди? Кайчагында мин: «Бер Россиядә дә шулай төрлечә яшәп була икән!» – дип аптырыйм да. Бу җәһәттән Татарстан башкалардан күпкә аерылып тора. Әйбәтлеге белән. Үзеңнең шушы республикадан икәнеңне белсәләр, шундук хөрмәтләре арта. «О, сезнең бит анда!..» – дип тезеп китәләр. Кем төзелешнең алга киткәнлеген әйтә, кем авыл хуҗалыгында шартларның яхшырак булуын, кем – иҗат, кем технологияләр мәсьәләсендәге хөрлекләрне.
Һәм чынлап та шулай. Россиядәге өлкәләр һәм республикалар арасында Татарстан чынлап та бар җәһәттән үрнәк булырлык. Мин монда һәртөрле статистика, саннар китереп тормыйм. Хәзер интернет заманы – теләсәгез, үзегез эзләп табыгыз. Башка тарафларда йөргәнегез булса, статистикасыз да килешерсез. Гаделлек өчен Башкортстанны да искә алып китәргә мөмкин. Әлбәттә, Уфа – Казан, ә Башкортстан Татарстан түгел. Ләкин Россиянең бүтән төбәкләре белән чагыштырганда, ул да үрнәк булырлык.
Ник алай соң?
Әлбәттә, монда: «Без бит татарлар, без булдырабыз!» – дип мактанасы килеп тора. Ләкин Самарада да, Саратовта да, Оренбургта да, Чиләбедә дә – татарлар. Россия борынгы татар дәүләтләре биләмәсендә урнашкан бит, кая карасаң да – татар. Димәк, эш монда аз гына башка нәрсәдә. Нәрсәдә соң?
Чөнки үз мәсләген тоткан республика булу – уен эш түгел. Ул безнең җитәкчеләргә Россия хөкүмәте белән Татарстан мәнфәгатьләрен дә кайгыртып сөйләшү мөмкинлеге бирә. Республиканың статусы –аның бүгенге һәм киләчәктәге үсеше өчен төп нигез ул. Монда сүз милли хисләр турында гына бармый. Татарстанның аерым статусы, аның тулы канлы дәүләт булырга омтылуы икътисади яктан үсү өчен дә хәлиткеч нигез. Һәм ул бүгенге Россиядә иң алга киткән төбәкләрнең берсе икән, бу фәкать аның Республика булуыннан. Ә Россия белән Татарстан арасында төзелгән килешү шушы статусны саклаучы да, ныгытучы да. Икенче төрле әйтсәк, ул – Татарстанның Россия белән мөнәсәбәтләрендә кечкенә бер таяну ноктасы.
Әлбәттә, Татарстанда руслар да яши. Эшлиләр, салым түлиләр. Хокуклары да, мөмкинлекләре дә, бурычлары да тигез. Һәм шушы мөстәкыйль «Татарстан Республикасы» дигән статус нәтиҗәсендә, аларның да тормышлары Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләренекенә караганда яхшырак. 90нчы елларда мәйданнарга чыгып пыр тузып яулап алган мөмкинлекләр белән бар халыклар да бик рәхәтләнеп файдалана. Татарстан Республикасында түгел, ә, әйтик... Казан губернасында яшәсәләр ничек булыр иде икән? Татар телен укымаслар иде, әлбәттә... Ләкин мондый Казан аларның төшенә дә кермәс иде. Кайбер өлкәләрдәге кебек пычрак, ярым җимерек йортларда яшәсәләр, яргаланып беткән шәһәр урамнарыннан дыкылдап йөрсәләр, шовинистик хисләре тиз коелып бетәр иде.
Шуңа күрә, мин кайберәүләрнең Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамә озайтылмаганга сөенүләрен аңлый алмыйм. «Татар теле мәҗбүри укытыла», – дип, Татарстанның дәүләт теленә каршы шикаять яудыруларын да аңламыйм. Сез нәрсә, үзегез яшәгән җирнең республика булуын теләмисезме? Аның, бүтән төбәкләр белән чагыштырганда, алгарак китүе, яхшырак шартларда яшәве ошамыймы?
Комментарийлар
0
0
Дорес уйланулар, тик туган телне яклап урамнарга чыксак кына, мен,легэн хатлар язып узебезнен, позицияне курсатсэк бер омет булыр иде, лакин татар куркытылган hэм уянмаслык йокыга киткэн бит, купчелек татарга- тел, халык язмышы дигэн уйлар башка кереп тэ чыкканнары юк. Ничамэ еллар татар, бутен халыклар авыл аркасында яшэп килде, хазер авыллар да бетеп, телне белучелар югала- нинди дару мон,а каршы бар?
0
0
0
0
Бик дорес язылган
0
0