16+

Марат Әхмәтов: «Киләчәгебез өметле кулларда»

22 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясендә «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Беренче урын алучыларга – 100 мең сум, икенче урындагыларга – 70 мең сум, өченче урынны алган җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Марат Әхмәтов: «Киләчәгебез өметле кулларда»

22 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясендә «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Беренче урын алучыларга – 100 мең сум, икенче урындагыларга – 70 мең сум, өченче урынны алган җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Балалар кинофестиваленең төп максаты – татар телен саклау, тамашачылар мәдәниятен үстерү, балаларның һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади якларын анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннары җитештерү ярдәмендә баетуга ярдәм итү.

Конкурсның финалына барлыгы 26 анимацион эш, 17 кыска метражлы фильм һәми 13 компьюетр уеннары узган. Казан, Яр Чаллы, Буа һәм Арчадан катнашучыларның аеруча актив булуын ассызыклады оештыручылар. «Бу чара да, монда катнашучылар да бик үзенчәлекле. Бу тәкъдим булгач, эшләп карасыннар, дидек. Бүген без аның нинди матур нәтиҗәсен күрдек. Күпме хезмәт куелган. Балаларга да, аларга ярдәм күрсәткән ата-аналарга, остазларына зур рәхмәт. Аларның шундый кызыксынучан булуы сөендерә. Димәк, киләчәгебез өметле кулларда», – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Матур гореф-гадәтләребез, халык әкиятләре, башка зур әдәби мирасыбыз нигез итеп алынган эшләр белән чарага килгән тамашачылар да таныша алды бүген. Эшләрне 3 номинация буенча бүлеп, җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Татарча анимацион фильмнар» номинациясендә балалар бакчалары арасында Буа шәһәренең «Нурчыклар» мультипликацион студиясе, «Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә «Күренмәс» фильмы белән Сарман районы «Җәлил» кинотеатры, «Балалар өчен тәрбиячеләр ясаган компьютер уеннары» номинациясендә Чаллының «Шаянкай» балалар бакчасы җиңде.

Мәктәп укучылары һәм төрле студияләргә йөрүчеләр татар телендә компьютер уеннарын да тәкъдим итте. Җиңүгә Чаллының «Замана» театр берләшмәсе ясаган уен лаек булды.

Моннан тыш, тантанада «Балалар фольклоры» номинациясен дә аерып бүләкләделәр. «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар телеканалында «Тамашачы мәхәббәте» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«Киностудияләр күбесенчә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта урнашкан. Минемчә, анимация ил буенча үсәргә, студияләр һәр төбәк һәм шәһәрдә булырга тиеш. Әлеге бәйгедә катнашучылар киләчәктә анимация белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлар дип уйлыйм», – диде «Союзмультфильм» киностудиясе генераль директоры Борис Машковцев фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында. Шулай ук жюри әгъзасы булган Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин да бу фестивальнең илкүләм генә түгел, ә халыкара дәрәҗәгә күтәреләчәгенә ышанычын белдерде.


Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading