16+

Марат Хөснуллин: "Татарстанга хезмәт итәм!"

- Мин үземне биредә төзелеш буенча киңәшмәдәге кебек хис итеп куйдым. 20 ел эчендә кадрлар үзгәрмәгән диярлек, шул ук таныш йөзләр. Бу кадрларның тотрыклылыгын дәлили. Татарстан, коронавируска карамастан, алга бара, - дип, үзенең дә җылы теләкләрен әйтте Марат Хөснуллин.

Марат Хөснуллин: "Татарстанга хезмәт итәм!"

- Мин үземне биредә төзелеш буенча киңәшмәдәге кебек хис итеп куйдым. 20 ел эчендә кадрлар үзгәрмәгән диярлек, шул ук таныш йөзләр. Бу кадрларның тотрыклылыгын дәлили. Татарстан, коронавируска карамастан, алга бара, - дип, үзенең дә җылы теләкләрен әйтте Марат Хөснуллин.

Казанда 25 июньдә республиканың башкарма хакимият органнары оешуга 100 ел тулуга багышланган җыелыш булды. Чарада Россия премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлар, районнар хакимиятләре башлыклары, дәүләт органнары ветераннары катнашты.

Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Игорь Левитин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды. “Республиканың барлыкка килүе сезнең борынгы җирегезнең бай тарихында әһәмиятле этап булды, телне, Идел һәм Чулман ярларында гасырлар дәвамында яяшәүче халыкларның уникаль мәдәни һәм рухи мирасын саклауга ярдәм итте. Күпмилләтле Татарстан Россия дәүләтчелеген ныгытуга, илебез икътисадын, фәнне, мәдәниятне, мәгарифне үстерүгә керткән өлеше белән чын күңелдән горурлана. Татарстанлыларның үз Ватанын ихлас яратуы, ата-бабаларының гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт белән каравы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы турында изге истәлекләрне саклавы, бәйрәмдә дә, эштә дә, кайгыда да, шатлыкта да бергә булуы, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә омтылуы куандыра”, дигән юллар бар Россия Президентының котлау хатында.

Россия Федерациясе премьер-министры Михаил Мишустин да үзенең котлау хатында: “Татарстан үзенең 100 еллыгын барлык өлкәләрдә зур уңышлар белән каршылый. Бүген республика – эре сәнәгать үзәге. Анда мәгълүмати технологияләр, фәнгә нигезләнгән сәнәгать һәм медицина, автомобильләр төзелеше, нефть эшкәртү һәм нефть-химия тармаклары үсештә. Татарстанда милләтара дуслык хөкем сөрә”, - дип әйтеп узган. Россия премьер-министры хаты белән Россия премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин таныштырды.

- Мин үземне биредә төзелеш буенча киңәшмәдәге кебек хис итеп куйдым. 20 ел эчендә кадрлар үзгәрмәгән диярлек, шул ук таныш йөзләр. Бу кадрларның тотрыклылыгын дәлили. Татарстан, коронавируска карамастан, алга бара. Республика үзенең икенче йөзеллыгында тагын да зуррар уңышларга ирешсен! - дип, үзенең дә җылы теләкләрен әйтте Марат Хөснуллин.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, республика 100 еллык тарихында халыклар дуслыгын, үзара аңлашуны саклап кала алды. “Күпме генә милләт яшәсә дә, Татарстанда халыклар дуслыгы сакланды. Бу дуслыкны бәяли белергә, кадерен белергә кирәк!” - ди Минтимер Шәймиев.

Коронавирус пандемиясе планнарны бераз үзгәртсә дә, юбилейга карашны үзгәртмәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңеханов Казан Ратушасында Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәмне билгеләп үтү буенча оештыру комитеты утырышында шулай диде. “Декрет – тарихи документ дәүләтчелекне торгызуда мөһим булды, Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларның икътисади, сәяси, социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда роль уйнады”, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тарихи сәхифәләрне искә төшерде. 1920 елның 27 маенда Үзәк башкарма комитет һәм Халык комиссарлары советы (Совнарком) ТАССР оешу турында игълан итә, ә 25 июньдә хакимият Вакытлы революцион комитетка тапшырыла. Бу губерна хакимиятеннән күченеп, татар республикасы оешуга тәүге адымнар була. ТАССР төрле өлкәләрдә үсешкә ирешә башлый. Министр Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, ТАССР казанышлары РСФСРда башка автономиияле республикалар эшчәнлеген оештыруда үрнәк итеп алынган.

Утырышта шулай ук аерым шәхесләргә Татарстанның Дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шундый бүләкләрнең берсен – ТАССРның 100 еллыгына медален алган чакта Марат Хөснуллин, рәхмәт әйтеп, “Татарстанга хезмәт итәм!” дип белдерде...

Фото: https://tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading