16+

"Марияне хуҗалары тартмага салып, урман эчендә ташлап калдырган..."

Иртә. Университетка ашыгам. Юлым Казанның нәкъ үзәгеннән уза. Янәшәмдә умарта күче шикелле тыз-быз машиналар оча. Минем дә хискә бирелергә вакытым юк, дәресләр башлана бит. Әмма күз карашым юл читенә төште. Анда песинең үле гәүдәсе ята. Бу күренеш башта буталып йөргән уйларны тәртипкә салды...

"Марияне хуҗалары тартмага салып, урман эчендә ташлап калдырган..."

Иртә. Университетка ашыгам. Юлым Казанның нәкъ үзәгеннән уза. Янәшәмдә умарта күче шикелле тыз-быз машиналар оча. Минем дә хискә бирелергә вакытым юк, дәресләр башлана бит. Әмма күз карашым юл читенә төште. Анда песинең үле гәүдәсе ята. Бу күренеш башта буталып йөргән уйларны тәртипкә салды...

Көн саен диярлек йортсыз хайваннар күрсәм дә, аларның язмышы турында уйланган булмады. Бу мескен урамга ничек эләккән икән? Казанда йортсыз хайваннарга ярдәм итүчеләр бармы? Бу сорауга җавапны үзем эзләргә тотындым. Интернетны никадәр хурласак та, яхшы ягы шулай да бар. Социаль челтәрләрдә “Люськин дом” песиләр приютын таптым. Кунакка җыендым.

Ишекне өлкән яшьтәге сөйкемле хатын-кыз ачты. Беренче минутларда борыныма ис бәрелде. Әлбәттә, бу роза чәчкәләренеке түгел иде. Әмма борын аңа бик тиз ияләнде. Песиләр кеше гәүдәсен күргәч, ишек янына тезелешеп басты. Сандугачлар сайрый, диярсең. Бүлмәгә беренче адымнарымны атлаган арада, җилдәй җитез Барсик, ишек ачылганны көтеп торган төсле, аякларым арасыннан чыгып качарга ниятләде. Булдыра алмады. 

Бүлмәгә кергәч, сүзсез калдым. Ничә песи икән монда? Күзләрем песиләр белән бергә йөгерә башлады. Песиләр мине күрү белән кулларыма сикерә, сыпырынырга тотынды, дип уйлый күрмәгез. Алар да нәкъ кешеләр төсле артымнан күзәтеп, таныша башладылар. 

Бүлмәнең иң югары ноктасында песиләр өеренең башлыгы ята. Ул бер генә минутка да игътибарын югалтмый. Мөгаен, бу оҗмахка эләгер алдыннан, ул зур сынаулар аша үткәндер. Шулай булып чыкты да. Марияне хуҗалары тартмага салып, урман эчендә ташлап калдырган. Кешеләр песи тавышын ишетеп, аны үлемнән коткарган. Әмма кешеләрдән күңеле кайткан, Мария яңа хуҗаларына ышана алмаган. Урманда утырган тартмасыннан чыкмаган. Менә шулай итеп, ул “Люськин дом” приютына эләккән. 

Песиләр мине өстән-аска тикшереп чыкканнан соң, якынрак танышырга булды. Беренче булып җирән төстәге песи килде. Ул артымнан ияреп йөрсә дә, сыпырыныр өчен батырлыгын җыеп бетерә алмады. Беренче адымны үзем ясадым. Кулларым аның йомшак йонына тиде. Песи моны күптән көткән икән, башлары күтәрелде, ә зәңгәрсу күзләре әкрен генә йомылды. Башка нәни дуслар да, иптәшенең ләззәт алуына кызыгып, яныма килде. Әмма кеше белән аралашуга сусаган песиләр икенче бүлмәдә дә бар икән.
– Приютка төрле песиләр эләгә. Кайсындыр хуҗалары ташлап калдырган, икенчесен йоклатасы булганнар, өченчесе тәрәзәдән егылып төшкән. Алар адәм кулларыннан газап чиккән. Кешеләр үзләре өстендә җаваплылык тоймый. Йортсыз песи таптык, килеп алыгыз, дип шалтыратучылар бик күп. Приют булгач, кешеләр тәмам безгә салынды. Йортсыз хайванны тапкан кешеләр дә, аның язмышын үзгәртә ала бит. Приютның беренче елларында, ишек төбендә песиләр калдырып китүчеләр дә булды, шуңа күрә адрессыбызны социаль челтәргә урнаштырмый башладык, – дип әйтте приют хезмәткәре Наталья Филяева.

Сәер, приютта затлы токымлы мәчеләр дә бар. Андый песиләрнең дә кадере юк икән, ә! Гап-гади урам мәчесенең приютка эләгүенә ышанып була, ә чиста токымлы британкалар монда нәрсә югалткан соң? Җавабы бик гади, эш песи үрчетү белән шөгыльләнүчеләрдә икән.
– Үрчетүчеләр бер бүлмәдә 60 песи тотарга мөмкин. “Товар”ларын урнаштырып бетерә алмагач, алар җан ияләрен приютларга илтә яки урамга чыгарып җибәрә. Ул кешеләрнең күзләрендә бары тик акча. Песи авырса, аннан тиз арада котылалар. Песиләрне алып китегез, аларны туйдырырлык азык-төлек юк, дип янаучылар да булды. Акча артыннын куып, үрчетүчеләр песиләрнең санын күзәтми. Шулай, кеше ясаган хата өчен без җаваплы булып калабыз, – дип аңлатты Наталья Филяева.

70 песине бер бүлмәгә сыйдырып булмый. Икенче бүлмәгә кердем. Әмма анда булган песиләрне күргәч, гомумән, сүзсез калдым. Бу бүлмәдә мөмкинлекләре чикле һәм авыру нәни дуслар яши. Һәрберсенең үз тарихы. Арткы аяклары хәрәкәтләнми торган, песиләр күргәч, күңелгә авыр булып китте. Алар үрмәли-үрмәли кеше янына, наз, җылы эзләп киләләр. Приютта тәрәзәдән егылып имгәнгәннәр арасында, тумыштан аяклары хәрәкәтләнмәгәннәре дә бар.
– Без песиләрне табибларда тикшертеп торабыз. Кайберләренә дару бирергә кирәк, аның да үз тәртибе бар. Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен, исемлекләр җибәрәбез. Песиләрнең рационын да җайлыйбыз. Аларга бер төрле генә азык ашатабыз. Бүлмәләрдә чисталык сакларга тырышабыз, – дип уртаклаша  Наталья Филяева.

“Люськин дом” приютында кунак булгач, нәни дуслар өчен оҗмах ясаган фәрештә белән дә аралашасы килде.
– Приютны 2014 елда оештырып җибәрдем. Башта кечкенә гаражда төпләндек. Хәзер үзебезнең урыныбыз бар. Кызганыч, бөтен йортсыз хайваннарга да булышып бетереп булмый. Песиләр саны кискен арту, приютта моңа кадәр яшәгән нәни дусларга да тәэсир итәчәк. Үземне олы эш башкарган кеше дип санамый. Бу һәрберебезнең көченнән килә, – диде “Люськин дом” приютының җитәкчесе Евгения Кикило.

Песиләр янына кунакка бару башны артык уйлардан чистартты. Приютта бер көн үткәреп, нәни дусларның, чыннан да, кешеләргә охшаган булуын ачыкладым. Һәрберсенең үз холкы, дуслары, яраткан шөгыльләре. Кызганыч, кайбер кешеләр моны аңламый. Барыбызга да ишек төбендә хуҗасының кайтуын зарыгып көткән, аяк арасында буталып йөрми, ашарга сорамый торган, үзе артыннан җыештыручы песи кирәк. 

Нәни дусларның тормышына битараф булмаганнар булу да шатландырды. Әмма бу башкалардан җаваплылыкны алу дигән сүз түгел. Без – ияләштергән җан ияләре өчен җаваплы, моның турында онытмасак иде.

Илгизә Галиуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading