16+

Марсель Әхмәдуллин: “Кулың дөнья тузанына манчылып беткән, әйдә, юып киләбез”

Танылган радио һәм телевидение алып баручысы Марсель Әхмәдуллин Инстаграмдагы сәхифәсендә Ураза тотучы көндәлеге алып бара. Бүген – Уразаның өченче көнендә Марсель кызыклы фикерләре белән уртаклашты.

Марсель Әхмәдуллин: “Кулың дөнья тузанына манчылып беткән, әйдә, юып киләбез”

Танылган радио һәм телевидение алып баручысы Марсель Әхмәдуллин Инстаграмдагы сәхифәсендә Ураза тотучы көндәлеге алып бара. Бүген – Уразаның өченче көнендә Марсель кызыклы фикерләре белән уртаклашты.

“Организм әле дә күчеш чорында, ике көн элек башланган үзгәрешне, психика да башта инкыйлаб дип түгел, ә инкыйраз дип кабул иткән иде. Тик болай да яшәп буласын аңлап, бераз тынычланды булса кирәк, фетнә күтәрми. Киресенчә, аңа бу тәртип ошый да башлады әле. Чөнки күңелгә гаҗәп бер тынычлык керде. Син инде беркая да алай ашыкмыйсың, дөнья кумыйсың. Дөньяны куарга чөнки дәрт тә дәрман да юк. Ураза тотучының беренче зур нәтиҗәсе әнә шул. Син дөнья дилбегәсен ычкындырып, атыңны туарып аны җәйләүгә җибәрәсең. 11 ай буы чыбыркы белән куган атыңа да ял, арбаңа да ремонт кирәк. 

Ә атны ел буе шәп чаптырабыз без, бер-беребезне уздыра-уздыра, дөнья бәлешеннән зуррак өлешне алырга иде дип көн дә чабабыз, төн дә. Рамазан аенда шул арбаңнан төшеп, атыңны туара алсаң, зур җиңү бу. Синнән бер кая да китми атың, шул тирәдә утлап йөри ул. Каядыр бара алмадым, нәрсәнедер эшли алмыйм дип борчылма, бәлки бу синең титаниктан төшеп, көймәгә күчеп утыруыңдыр.

Безнең халыкта бер акыллысы чыгарган уйдырма бар: башта өч көн, уртада өч көн, ахырда - өч. Шушы өч көн иң авыры бит инде аның! Организм бу өч көндә бөтен эш тәртибен үзгәртеп, үз-үзен сәламәтләндерү режимына күчеп беткәннән соң гына, син аны янәдән элеккеге тәртипкә кайтарасың, ә аннан соң тагын зур стресска дучар итеп, яңадан сүтеп кора башлыйсың. Уйлап эшләнгән әйбер түгел бу. Шушы өч көннән соң башлана бит инде иң кызыгы. Әлбәттә, дөньяңны куеп тора алсаң. 

Тик әгәр дә элеккеге кебек үк барына да өлгерәм дип чапсаң, уразаң сиңа рәхәт түгел, ә михнәт кенә булачак. Диагностикага сервиска керткән машинаңны, әле бер, әле икенче җиргә барып кайтым дип механиктан кире тартып алу шикелле бит инде бу. Ә безнең организм күпкә катлаулы машина ул. Ул машинаның китабын алып караганыгыз бармы сезнең?

Елга бер мәртәбә бу машинаны бер айлык сервиска кертеп тору кирәк, югыйсә, нәтиҗәсе өчен мин җавап бирмим, гарантиядән төшә дигән бит. Юк, ачыгыз әле шул битен. 2 дә 183 нче пункт. Алла бәндәсе, ул яктан ачылмый ул, әйләндереп тот Тукта әле, кулың дөнья тузанына манчылып беткән, әйдә, башта юып киләбез...” - ди Марсель Әхмәдуллин.
 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading