Соңгы берничә елда гына да Азнакай районы һәм авыллары тарихына багышланган 30дан артык китап нәшер ителгән.
«Азнакай», «Кәкре Елга: тарих һәм шәхесләр», «Ыкның гүзәл бүләге», «Сукаеш шәхесләре», «Чатыр тау», «Ак түбәле Актүбәм», «Бай тарихлы Урманай», «Азнакай халык театры», «Әсәй, Митрәй мирасы» һәм башка китаплар – әнә шуның ачык мисалы. Әлеге китапларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге делегация Бөтендөнья татар конгрессында тәкъдим итте. Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте вәкилләре, китап авторлары, галимнәр, тарихчылар, районның күренекле шәхесләре катнашындагы очрашу аралашуларга да, үзара фикер алышуларга да, котлау-бүләкләүләргә дә бай булды.
Азнакайлылар – үрнәк
Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Альберт Борһанов әйтүенчә, мондый зур чараны азнакайлылардан башлау юкка түгел, чөнки әлеге район авыл тарихларына багышланган китаплар чыгаруда әйтеп бетергесез зур эш башкара.
Марсель Шәйдуллин исә үз чыгышында районда тагын бер басма әзерләнеп ятуын әйтеп узды. Анысы комсомол оешуга 100 ел тулуга багышланачак.
– Авыл ул – тарих та, милләт тә, безнең киләчәккә ак юл да, – диде район башлыгы. – Татар халкының үсеш стратегиясен нәкъ менә авылларыбызны саклап калуга нигезләп билгеләргә кирәк. Бу юнәлештәге эшне без китапларга мөрәҗәгать итүдән башладык. Бүгенге көндә җирлегебездә Азнакай турында чыккан китапларны яңа вакыйгалар, истәлекләр белән тулыландырып, туган як тарихын барлау, аның ачылып бетмәгән фактларын эзләү буенча максатчан эш алып барыла. Азнакай шәһәренең 25 еллыгы уңаеннан бастырылган «Азнакай» китабында үткән данлыклы юл, тарихи вакыйгалар чагылыш тапса, «Язмышыбыз – Азнакай» энциклопедик китабында тарих, төбәгебезне данлаучы хезмәт кешеләре турында язмалар урын алды.
Марсель Шәйдуллин фикеренчә, райондагы һәр авылның үз китабы, үткән белән бүгенгене тоташтыручы үз тарихы булырга тиеш. «Хәтер түрендәге авыллар» китабы юкка чыккан 36 авыл тарихын, анда яшәгән халык язмышын чагылдырган.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та азнакайлыларның хезмәтен югары бәяләде. Аның фикеренчә, тарих нигезендә яшьләр тәрбияләнә. Шуңа күрә киләчәктә балаларга шәҗәрәләрен өйрәтүгә дә зур әһәмият бирергә кирәклеген әйтте. Азнакайлылар исә, үз чиратларында, бу мәсьәләгә дә зур урын бирәчәкләренә басым ясады.
Китапларның тиражы – 12 мең
«Азнакай», «Язмышыбыз – Азнакай» һәм башка бик күп китапларны чыгаруда үзеннән зур өлеш керткән Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы тарихчы Марсель Гарипов әйтүенчә, китаплардагы материаллар бөтен район кешеләре һәм читтә яшәүче райондашлар ярдәме белән тупланылган.
– Китапларга мәгълүмат җыю хәтта бөтен халык хәрәкәтенә әверелде. «Азнакай» китабында аның данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр турында мәгълүмат, төрле өлкәләрдә яуланган үрләр урын алган. «Язмышыбыз – Азнакай» энциклопедиясендә шушы җирлектә туып-үскән хезмәт һәм сугыш геройлары, мактаулы исемнәре, орден-медальләре булган якташлар турында язылды, – диде ул.
Марсель Гарипов әйтүенчә, әлеге хезмәтләрдә 3550 кеше турында мәгълүмат тупланган. 70тән артык кешенең хәләл көче кергән. Ә әлеге китапларның тиражы бүгенге көндә 12 меңгә якынлаша.
Әйтергә кирәк, бу көнне беркем дә буш кул белән килмәгән иде. Район башлыгының рәхмәт хатлары, бүләкләре үз ияләрен тапты. Ә Ринат Закиров Марсель Гариповны «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләде.
Азнакай районы Урманай авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Ихсанова әйтүенчә, «Бай тарихлы Урманай» китабын туплауда авылның 25 кешедән торган җәмәгать советы эшләгән. 816 биттән торган җыентык 15 бүлекне берләштерә.
– Әлеге хезмәтнең башка җыентыклардан үзенчәлеге – аның кушымта өлешендә 1843 елда яшәүчеләрнең ничә тапкыр хәрби хезмәттә булу исемлеге бирелгән. Икенче исемлек – 1900 елгы халык санын алу мәгълүматлары. Өченчесе – авылыбызда табылган латин графикасындагы 1934 елгы хуҗалык китабы. Тарих галимнәре өчен бу фикерләр самими булып күренер, әмма безнең максат – үз нәселе белән горурланучы ватанпәрвәр буын тәрбияләү. Шушы исемлекләргә нигезләнеп, «җиде бабаңны бел» дигән шигарьне киләчәк буыннарның күңеленә салып кую. Нәселләренең шәҗәрәләрен төзү өчен тарихи материалга нигез тудыру, – диде Эльвира Ихсанова.
Әлеге очрашуда азнакайлыларның матур үрнәген башка районнарга да җиткерү теләге барлыгы берничә тапкыр әйтелде. Биредә шулай ук киләчәктә китапларның электрон вариантларын булдыру турында да фикер алышынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар