Машина озын гомерле булсын өчен кайбер киңәшләрне истә тотарга кирәк.
Яңа машина алгач
Һәрбер яңа машина хуҗасы аның ватылмыйча, озак “яшәвен” тели. Моның өчен ни эшләргә кирәк? Барыннан да элек, машинагызның сезгә ничек хезмәт итүе беренче 3-5 мең километрны ничек йөрүегезгә бәйле.
Бу вакыт эчендә машинага нык игътибар бирү сорала. Нәкъ менә әүвәлге мәлдә коробка, двигатель детальләренең һәм тулаем машинаның шомарып эшләп китүе аның киләчәгенә “нигезен” сала.
Белгечләр әйтүенчә, бу чорда машинада узышырга, двигательне кыздырырга, нормадан зур тизлектә йөрергә киңәш итми. Юлга чыгар алдыннан двигатльне кирәкле температурага хәтле җылытырга кирәк, җылынган двигатель тигез эшләргә тиеш.
Юлга чыгар алдыннан барлык детальләрнең ныклыгын, тәгәрмәчләрдәге басымның күләмен, май һәм суыту сыеклыгын тикшерергә кирәк. Фараларның, стоп-сигналларның, пыяла читарткычларның төзеклеген карап чыгу мөһим.
Двигательгә заводта салынган май үзенчәлекле характерисикага ия. Ул машинага нәкъ менә баштагы чорда куллану өчен махсус салына. Шуңа күрә, майны 3-5 мең чакрым узганчы алыштырырга ашыкмагыз.
Руль артына утырганчы машина астында күлдәвекләр булу-булавын карагыз. Машинаны кабызгач, суыту сыечасы, бензин агу-акмавын тикшерегез. Двигатель тигезле-тигезсез, ят тавыш чыгарып эшләсә, кичекмәстән сүндерегә һәм техник ярдәм күрсәтү станциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлеге чорны ничек үтүгә карап, машинагызның “гомере” билгеләнәчәк. Киңәшләргә колак салып, баштагы чорда саклап йөргәндә, ул сезгә озак гомер итәчәк. Исән–имин йөрегез!
Сата белеп сат
Машина сату – уен эш түгел. Бөтен кеше дә үзегез кебек намуслы дип уйлау артык беркатлылык булыр иде. Исегездән чыгармагыз, сезнең уңышка, керем алуыгызга бөтенесе дә шатланмый, кайвакытта хәләл эшләп тапканыгызга хуҗа булучылар да очрарга мөмкин. Кайбер киңәшләргә колак салсагыз, күңелсез хәлләргә юлыкмаска ярдәм итәр.
Без дә хәзер европалашып барабыз, бер машинада дүрт–биш елдан йөрүчеләр сирәк. Иртәме–соңмы, искесен сатып, яңасын алырга омтылабыз. Машина сатылу турында газетага белдерү бирәсез дә, бернинди мәшәкать тә юк кебек – барыбер берәрсе килеп алачак. Берәү генә түгел, кызыксынучылар, килеп караучылар күп була, шул исәптән җиңел юл белән кеше малына хуҗа булырга теләүчеләр дә килергә мөмкин. Сөйләшүләреннән генә андыйларны ачыклау мөмкин түгел, аларның тәҗрибәсе җитәрлек. Газетага белдерү биргәч, сез машина эзләүчеләр генә түгел, җиңел кәсеп яратучылар игътибарында да булачаксыз.
Сатып алучылар өчәү-дүртәү булган очракта, машинаны йөртеп карыйбыз дип тәкъдим ясаганда, алар белән үзегез генә утырып китмәвегез хәерле. Беничә йөз метр узуга ук документларны алып, хуҗаны машинадан бәреп төшереп калдырган очраклар сирәк түгел.
Икенчеләре машинаны йөртеп караганда хуңа күрмәгәндә генә ачкычның күчермәсен алырга мөмкин. Шул ук вакытта машинага нинди сигнализация куелганын да ачыклыйлар. Хуҗаны сөйләштереп кайда эшләве, кем белән яшәве, машинаның кайда саклануы хакында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга тырышачаклар. Икенче көнне акча алып киләбез дип китеп барган бу кемсәләр дә башка күренмәскә мљмкин, шулай ук машина да.
Кеше алдауның ысуллары бик күп. Машинагыздан колак кагасыгыз килмәсә, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:
Машинаны базарга сатарга алып барганда, ялгыз гына бармагыз, дусларыгызны чакырыгыз.
Сатып алучы машинаны йөртеп карыйсы килсә, ул берүзе, ә сезгә берничәү булырга кирәк.
Ачкычны машина белән кызыксынучыга биргәч, кулларыннан күзегезне алмагыз.
Газетага белдерү биргәч, карарга килүчеләрне машина сакланган җиргә алып бармагыз.
Иң яхшысы – газетага белдерү бирмәү, ә машинаны таныш-белешләр, хезмәттәшләр, күршеләр аша сату. Бу авыррак һәм озаграк, әмма алдану ихтималы да азрак.
ФОТО: vaz2101inf.ru
Комментарийлар