16+

"Машина белән түгел, җәяү дә йөреп булмый". Мамадышта юлларны чистарталармы?

"Мамадышта юлны чистарамыйлар, менә шул безнең проблема! Машина белән түгел, җәяү дә йөреп булмый. Техника җитешми, диләр,соң аның бит күренгәне дә юк. Түбәләрне кар каплады. Төшергән кеше юк".

Редакциябезнең "Халык фикере" аккаунтына укучыбыз әнә шундый зарын җиткергән. Хәлгә ачыклык кертү өчен без Мамадыш районы хакимиятенә мөрәҗәгать иттек.

Кар ява башлау белән Мамадыш районында "Буран" планы игьлан ителде. Бүгенге көндә шәһәрдә 19 техника эшли, шуның 9ы өстәмә рәвештә кулланыла. Барлыгы Мамадышта 202 урам бар, аларның барысын да вакытында чистартырга тырышабыз. Техника иртәнге 4тә эшли башлый, кар әле дә ява. Күпфатирлы йортларның ишегалдын һәм түбәләрне дә чистартабыз, аларның 80%ы бер мәртәбә кардан арындырылды. Әгәр кешеләрнең кар чистарту буенча сораулар яисә гозерләре булса, 3-36-00 номеры аша шалтыратып әйтә ала", - дип белдерделәр Мамадыш районы башкарма комитетында.

Сезнең зарларыгыз, проблемаларыгыз, әйтер сүзегез бар икән, "Халык фикере" аккаунтына яза аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    112 номерына шалтыратып әйтергә кирәк, чөнки главаларны синең нинди юлдан йөрүең кызыксындырмый!!!

    Мөһим

    loading