16+

Машина оттыгыз! Акча бирәбез! Туганыгыз-авариядә!

 Онытмагыз: мондый сүзләрне телефоннан күбесенчә мошенниклар әйтә.  Татарстанда ел саен уртача 14 мең җинаять мошенниклык очрагына карый. Үзегезне алдауга ирек бирмәгез.

Машина оттыгыз! Акча бирәбез! Туганыгыз-авариядә!

 Онытмагыз: мондый сүзләрне телефоннан күбесенчә мошенниклар әйтә.  Татарстанда ел саен уртача 14 мең җинаять мошенниклык очрагына карый. Үзегезне алдауга ирек бирмәгез.

Вознесение караклары

— Казанда узган елның декабрь ахырында Вознесение бистәсендә яшертен эшчәнлек алып барган “колл-центр” фаш ителде. Мошенниклар анда эшкә йөргән кебек көн саен җыелыша торган булган. “Алган даруларыгыз гамәлдән чыккан. Дәүләт тарафыннан компенсация бирелә, шуның өчен беркадәр акча күчерү зарур”,-дип, төрле кешеләргә шалтыратканнар. Әстархандагы бер хатын-кыз ярты ел дәвамында 10 миллион сум акчасын күчергән, хәтта. Халыкка миллионнарча сум зыян салган әлеге мошенниклар һәм аларның оештыручылары кулга алынды, - дип гыйбрәтле мисал китерде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәмис Газимов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
 
 Пенсия фонды өйгә йөрми

Чаллы шәһәрендә аферист хатын-кыз үзен Пенсия фонды “хезмәткәре” дип таныштырып, бер пенсионер апага:”Акча дефолты көтелә. Кайбер акчаларны алмаштырырга кирәк була. Сезгә хезмәткәр килер, акчаларыгызны тикшерер”,-дип ышандырган. Икенче хатын-кыз килгән көнне пенсионер апа берни уйламыйча акчаларын чыгарып салган, ә соңыннан санаса, 47 мең сум акчасы юкка чыкканлыгын күргән.

Чаллыда янә бер пенсионер хатын мошенниклар сүзенә алданып, 400 мең сум акчасын “табышлы инвестиция” программасына (хисабына) күчергән. Мошенникларда оят дигән нәрсә юк: шул ук Чаллыда ике хатын-кыз 88 яшьлек әбинең 200 мең сум акчасын алдалап урлаган. Әлмәттә дә ике пенсионерны зур суммага алдаганнар.
Пенсия фонды хезмәткәрләре “акча алмашына” дигән хәбәр белән өйләргә йөрми. Шәһәрдәге фатирга яки авылдагы өйгә таныш түгел кешеләрне, нәрсә генә әйтсә дә, кертмәгез, ишекне ачмагыз,- дип киңәш бирде полиция полковнигы Рәмис Газимов.

 Курьер булсаң, төрмәгә эләгәсең

— Мошенниклар кешеләргә, гадәттә, төнге сәгатьләрдә шалтырата. “Туганыгыз авариягә юлыкты, тиз генә акча кирәк”,- дип хәбәр итәләр күбесенчә. Кеше йокылы-уяулы халәтендә, ишек төбенә килгән курьерга акча чыгарып тоттыра. Моннан ары мошенникларга булышкан шундый “курьер”лар да җинаять җаваплылыгына тартыла,- дип кисәтте Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Анна Гурьянова.
 
 Мошенникта “фәрештә” авазлары

 Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, мошенниклар “психологлар” дәрәҗәсендә әзерлек уза икән. Чын психологларга үпкәләштән булмасын мондый чагыштыру. Тавышларын төрлечә үзгәртеп, гипнозлаган сыман сөйләшәләр. 
— Күбрәк өлкән яшьтәгеләрне алдыйлар. Стационар телефоннарга шалтыраталар, чөнки, өстәл телефоннарын инде пенсионерлар гына куллана. Төнге сәгатьләрдә телефоннан акча-пенсия яки берәр фаҗига турында әйтә башласалар, сөйләшүне шунда ук туктатыгыз, трубканы куегыз. Мәсьәләне белешеп туганыгызга шалтыратыгыз,- дип киңәш бирде Анна Гурьянова.

 Каргыш - төшә, полиция-эләктерә

Чечня Республикасы буенча полиция хезмәткәрләренең Россиянең башка төбәгендә яшәүче җинаятьчене үзләренә суд хөкеменә алып киткәнлекләре турында язылган иде төрле мәгълүмат чыганакларында. Татарстан Республикасы буенча полиция хезмәткәрләре дә куркаклардан түгел. Рәмис Газимов сөйләгәнчә, безнең хокук сакчылары узган ел Россия төбәкләренә 600 командировка ясаган, 200 мошенникны якаларыннан эләктереп, Татарстанга алып кайтканнар. 
— Мошенниклар төрле җирләрдән шалтыратып татарстанлыларга зыян сала. Узган ел 1,5 мең мошенникны ачыкладык. Без еракта, дип уйламасыннар, иртәме-соңмы, барыбер табып, җинаять җаваплылыгына тартачакбыз,- диде Рәмис Газимов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading