16+

Машина урынына ат җигә башлыйкмы әллә?

Әмма дә рәхәт заманнар булган инде, дуслар, әйе бит? Барасы җирең булса, атыңны җигәсең дә чыгып китәсең, мин сиңа әйтим.

Әмма дә рәхәт заманнар булган инде, дуслар, әйе бит? Барасы җирең булса, атыңны җигәсең дә чыгып китәсең, мин сиңа әйтим.

Юлда инспектор туктатырмы, өрдертеп карармы, штраф чәпәмәсме икән дия­се юк. Әкрен генә, җайлап кына, арбаңа кырын ятып барасың хозурланып, дөнья яменә сокланып. Берәр җирдә туктап, арбаңа хуш исле печән дә чабып салсаң, гүпчим рәхәт.

Руль борасы юк, тормозга басасы юк, җәен-кышын тәгәрмәч алыштырасы юк. Әле аннан техосмотр узасы юк, правага укыйсы юк, ун ел саен права алыштырасы юк, дилбегәңне уңга-сулга тарта белсәң... булды-җитте. Әле тагын – бензин хакы арткан саен, нервыланасы юк, кайсы заправкада бензин әйбәтрәк дип, баш ватмыйсың. Аптыраган булабыз, элек кеше тынычрак, сабыррак булган дип. Һе, кәнишне сабыр булырсың, башкаеңда шушының хәтле борчу-мәшәкать булмаса. Кара туры атыңны җигәсең дә, «Ай, әле бик еракта идек без, җитмеш чакрым җирне килдек без» көенә сызгыра-сызгыра, тургайлар җырын тыңлый-тыңлый барасың да барасың, уйларга чумып. Ә машинада чумып кара син уйга, хәзер уеңнан тиз арындырырлар. Аякларың – тормозда, кулларың – рульдә, күзләрең – юлда. Ә башыңда, нәкъ компьютерга салынган шикелле, юл йөрү кагыйдәсе, җитмәсә, атлаган саен камера, почти хатын дигәндәй, почти көн саен булмаса да инде, бик еш килеп торган сәлам хатлары. Һәр хат саен шактыйга саегып киткән кесә яклары.

Бөтенесен үлчәүгә салып-үлчәп караганнан соң, атка күчү яхшырак булмас­мы икән димен әле, җәмәгать. Сез ничек дияр­сез тагын?..

Рәйсә Галимуллина, Кукмара,  Мәмәшир

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading