16+

Машинада сәяхәт итәргә яратучылар Болгарда җыелачак

АвтоСабантуйда катнашканыгыз бармы? Машинада сәяхәт итәргә яратучыларга ялларны күңелле үткәрү мөмкинлеген тәкъдим итәләр. 3-5 июнь көннәрендә Болгарда “Vanlife-АвтоСабантуй” фестивале узачак.

Машинада сәяхәт итәргә яратучылар Болгарда җыелачак

АвтоСабантуйда катнашканыгыз бармы? Машинада сәяхәт итәргә яратучыларга ялларны күңелле үткәрү мөмкинлеген тәкъдим итәләр. 3-5 июнь көннәрендә Болгарда “Vanlife-АвтоСабантуй” фестивале узачак.

Әлеге чара Татарстанда беренче ел гына үткәрелми, 2021 елда АвтоСабантуй Иннополис шәһәрендә узды. Узган елны 300 гә якын машина теркәлгән булган. Болгарда узачак фестиваль, катнашучыларны республикабызның тарихи-мәдәни байлыклары, күңел ачу программасы белән шаккаттырачак.

“Vanlife-АвтоСабантуй” Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән үтә. Фестивальдә катнашучыларны туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сәламләде.

 АвтоСабантуйның икенче тапкыр Татарстанда үткәрелүе белән горурланып була. Республикабыз кунаклары Казанны гына түгел, Болгарны да күрә алачак. Узган елгы фестиваль халыкка бик ошады, быел да яхшы нәтиҗәләр күрсәтәчәкбез. Рәхим итегез!- диде Сергей Иванов.

АвтоСабантуй – ул сәяхәтнең бер төре. Һәр елны әлеге чара төрле урыннарда уза. Катнашучылар арасында Луган халык республикасыннан, Казахстан, Мәскәү өлкәсеннән дә сәяхәтчеләр бар. Оксана Луцевич АвтоСабантуйны беренче тапкыр күзәтә.

— Гаиләбез белән Казанда беренче тапкыр. Сәяхәт итәргә яратабыз. Машинада сәяхәт итү күпкә очсызрак, ашау-эчү үзеңнән булгач, яхшы кәеф кенә кирәк. Европа шәһәрләренә барганыбыз бар. Казан–чиста һәм гаҗәеп матур шәһәр. Болгар турында укып беләм, шуңа күрә фестивальне зарыгып көттем, – дип уртаклашты безнең белән Оксана Луцевич.

АвтоСабантуйда катнашучыларның машиналары да үзенчәлекле. Һәркайсы кечкенә йортка охшаган. Машиналар арасында чит илдән кайтартылган тимер атлар күбрәк, чөнки Россиядә машина-йортларны бик аз җитештерәләр. Тик алтын куллы кешеләргә бу проблема тудырмый. Елена Гришинаның гаиләсе үзләре ясаган машинада сәяхәт итә. Аның сүзләренчә, тимер аттан да йорт ясап була.

—  Машинада сәяхәт итүебезне балага 11 ай булганда башлап җибәрдек. Машинабыз бик уңайлы, ошаган җирне күрсәң туктарга да була. Безне бернәрсә дә чикләми, төгәл маршрутыбыз да юк. Машина белән сәяхәт иткәндә үзеңне ирекле итеп тоясың,- диде Елена Гришина.

Машинада сәяхәт итүдән ачышлар, онытылмаслык хатирәләр көтәргә кирәк. Әлбәттә, мондый ял, зонтик астында кызынып ятудан бик нык аерыла. Әгәр яңа дуслар табасыгыз һәм вакытыгызны кызыклы үткәрәсегез килсә, АвтоСабантуйга рәхим итегез!

Илгизә Галиуллина
Автор фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading