16+

Матурлык

Әй, сезгә әйтәм бит, матурлык ул кешеләр кебек. Ә кешеләр бер генә төрле түгел. Күренми торган кешеләр була, күренә торганнар була. Мин – күренә торганы. Кайдадыр, кемгәдер килеп керәм икән – мин беркемне дә игътибарсыз калдырмыйм.

Матурлык

Әй, сезгә әйтәм бит, матурлык ул кешеләр кебек. Ә кешеләр бер генә төрле түгел. Күренми торган кешеләр була, күренә торганнар була. Мин – күренә торганы. Кайдадыр, кемгәдер килеп керәм икән – мин беркемне дә игътибарсыз калдырмыйм.

Ишекне ачып җибәрү белән, минем хисем аңкып тора. Хисем аңкымаса, исем аңкып тора. Борылып карыйлар. Кемдер ярата, кемдер яратмый... Ләкин барысы да күрә – мин берничек тә, беркая да яшеренә алмыйм. Кайчагында, их күрмәсеннәр иде, мин икәнен белмәсеннәр иде, дигән чакларым бар. Булмый. Мин кешеләрнең уч төбендәге кебек яшим.

Ул күренми торган кеше иде...
Күрми торган кешеләр дә була. Килә ул синең каршыңа, күзеңә карап килә... күзеңә карый-карый килә дә күрмичә үтеп китә. Мин – күрә торган кеше. Каядыр килеп керәм, мине күрәләр, мин күрәм... Күренекле кеше, кыскасы.

Менә шушы күренекле башым белән Туймазы автовокзалына килеп кердем. Күрделәр инде, кайсыдыр почмакта чыш-пыш килеп алдылар. Мин дә күрдем. Вокзал тәрәзәсеннән урамга карап тора. Ма-а-а-тур инде шундый, арттан караганда. Хатын-кыз. Хатын-кыз арттан караганда матур булырга тиеш. Хатын-кызның арткы матурлыгын ходай тәгалә ирләр өчен эшләгән. Ирләр: «Тукта инде, җаным, гафу ит!» – дип әйтсен өчен. Менә бу ханым да шундый. Тик ул китми. Тәрәзәдән карап кына тора. Китмәгән хатын-кызга килергә кирәк. Мин дә килдем инде. Нәрсәдер дип әйттем.
Ул да җавап бирде. Мин ишетмәдем. Арткы яктан матур булган хатын-кыз алдан да матур булырга мөмкин икән. Бу матур иде. Нәрсәдер әйтте – тавышы да матур иде. Тавышын тыңлап, сүзен аңларга маташканда елмаеп харап итте. Елмаюы матур иде.

Мин аның елмаюын күрдем, тавышын ишеттем. Әкрен генә, ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләшә. 25 яшьләр тирәсендәге кыз.
– Бакалыга кайта алмый йөрим, – дим.
– Чаллыга кайтам, – ди.

Билетын күрсәтә. Ә миңа бу вакытта Чаллыга автобус бар дип әйтмәделәр. Безнең аша кайтадыр кебек. Шундук кассага киттем – Чаллыга бүген автобус юк иде.
Билеты буенча бер сәгать вакыты бар. Минем дә киләчәк билгесез.
– Киттек кофе эчәргә, – дим.
– Мин кофе эчмим, – ди.
– Алайса, чәй эчәрбез.
– Ашыйсым килә, – ди.

Мин аптырабрак калдым. Ачлар беткән иде бит инде бугай, без ачлыкка чик куйган идек. Ә бу... Баштан-аяк күз йөгертеп чыктым. Минем алда матурлыкның үзе иде. Матурлыкның ашыйсы килә иде.
– Киттек.

Кафега кереп, чәйләп алган арада, бу матурлыкның бик үк камил түгеллеге ачыкланды. Безнең татарда андыйларны акылга таман дип йөртәләр бугай инде. Шулай дип йөртелсә дә, бу әллә нинди сораулар куя, гади сорауларга әллә нинди җаваплар таба иде. Ул тормышка безнеңчә карамый. Ә-ә-ә... Мин дә тормышка сезнеңчә карамыйм. Тик бу хәтта минемчә дә карамый иде. Мин аның үземнән бөегрәкме, сантыйракмы икәнен дә аңлый алмадым. Тик ул миннән күпкә сафрак һәм яктырак иде. Мин аның сафлыгына гашыйк булдым. Сорауларын яраттым.

– Сез минем сумкама тимисезме?
– Сез минем кесәгә кермисезме?
– Сез мине алдамыйсызмы?

Шушы сорауларны безнең халык та бирә бит инде. Үз хөкүмәтенә. Мин дә үземне хөкүмәт итеп тойдым һәм җавап бирмәдем. Мин аны Чаллыга озата алмадым. Дусларым килеп чыкты да, вокзалда калдырып китәргә мәҗбүр булдым. Белмим, ул китәргә теләгән Чаллы автобусы килгәндерме, юкмы... Кайда калган, кая киткәндер ул. Кабат килүемә монда түгел иде. Ул булмагач, вокзал да матур түгел иде.

Шуңа мин аны Матурлык дип атадым.
Әй... сезгә әйтә идем бит әле... кайдадыр сезгә охшамаган, сезнең кебек уйламый торган, тормышка сезнең кебек карамый торган берәр зат күрсәгез – рәнҗетмәгез аны. Юләр дип тиргәмәгез. Матурлыктыр ул. Бәлки.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзенә генә хас стиль дип әйтимме....Башта аптыратасын,кызыктырасын.....

    Мөһим

    loading