16+

Матур сүзләр туган көн-юбилейларда гына әйтелә башлады... (әтине сагынып)

“Эх, иң кадерле, иң рәхәт вакытлар булган!” дип, ямансулап куям... Сокланам, горурланам, үрнәк алам! Һәр адымында шөкер итеп, һәр кеше белән елмаеп аралашып, хәл-әхвәл белешеп, җырлап яшәгән әтидән үрнәк алам. Иң авыр, ачуы килгән чакларда да “рәхмәт төшкере!” дип “сүгенгән” әтидән үрнәк алам. Сез дә алыгыз...

Матур сүзләр туган көн-юбилейларда гына әйтелә башлады... (әтине сагынып)

“Эх, иң кадерле, иң рәхәт вакытлар булган!” дип, ямансулап куям... Сокланам, горурланам, үрнәк алам! Һәр адымында шөкер итеп, һәр кеше белән елмаеп аралашып, хәл-әхвәл белешеп, җырлап яшәгән әтидән үрнәк алам. Иң авыр, ачуы килгән чакларда да “рәхмәт төшкере!” дип “сүгенгән” әтидән үрнәк алам. Сез дә алыгыз...

Әтием турында бер язмам искә төште. “Бик ачуы килгән чакларда да, сүгенми, кычкырмый ул, кашларын җыерып: “Ии, рәхмәт төшкере!” дип куя да шуның белән шул. Хәзерге көндә ир кешеләрнең генә түгел, хатын-кызларның да ямьсез итеп сүгенгенүләрен ишеткәч, ирексездән колакка әтинең шул “рәхмәт төшкере”се килә. Бик ачуын китергән кешеләргә дә рәхмәт төшүен теләгән кешеләр сирәк шул хәзерге заманда...” дигән фикерләр бар иде анда…

Чыннан да, хәзерге көндә кешеләр бер-берсенә матур сүзләр әйтергә кызганалар шул. Әйтсәләр дә, туган көн-юбилейларда “әйттемме әйттем” формасында бик көчәнеп, бик тырышып кына чыгаралар.

Урамда да кашларын җыерып, йөзләрен җимереп каядыр чабалар. Туктатып нидер сорасаң да, “белмим” дип, тизрәк китү җаен гына карыйлар. Сөйләшмиләр, елмаймыйлар. Шул кешеләргә карыйм да гел ачык йөзле, күтәренке кәефле әтине искә төшерәм. Балаларга да, олыларга да хөрмәтләп эндәшкән, гади кешеләрне дә, җитәкчеләрне дә бертигез күргән, өйдә дә, урамда да бертөсле булган әтине гел үземә үрнәк итеп куям, аның кебек булырга тырышам...

Өйдә безне аякларына бастырып:
“Әйдә утыр көймәгә,
Карама су тирәнгә.
Суларда дулкын тирбәлә,
Әллә сине сөйгәнгә”.... (“Көймәдә” җыры, Мәсгут Имашев көе, Нури Арсланов сүзләре) дип, җырлый-җырлый безне тибрәтә дә,

“Ачуланмасана, Гайниҗамалым,
Сине мин кимсетеп әйтмим лә, җаным.
Синең төсле матур кызлар сирәк бит,
Хатын алсаң, иләк, чүмеч кирәк бит” (Г. Туканың “Егет илә кыз” шигыре) дип, көйли-көйли теге якка чыгып китә.

Тамагы ачып китсә, әнигә авызын ерып:
“Җәүдәт Фәйзи музыкасы,
Әхмәт Ерикәй сүзләре:
Әхәт бүген көне буе
Ашамый да түзде әле!” дип, өстәл янына килеп утыра...

Өйдә бер хәл, бала-чаганы ат арбасына, я ат чанасына утыртса, ул җырлар, шигырьләрдән авыл урамнары яңгырап тора башлый!
“Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә”... (Татар халык җыры. “Агыйдел каты ага”)

“Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Рәхәт үтсен җәйләрең”... (Татар халык җыры. “Зәйнәбем”)

“Агыйделнең парахуты,
Бездән еракта уты, шул,
Бездән еракта уты.
Сине уйламый уза микән
Сәгатьнең бер минуты”...? (Татар халык җыры. “Карачлы авылы көе”)

“Уфаларга баруларым
Гөлсирин өчен генә.
Януларым-көюләрем
Гел синең өчен генә”... (Татар халык җыры. “Иделләре-күлләре”)

Авызларын ерып утырган балалар да бөтен татар халык җырларын тыңлап, күңелләренә сеңдереп баралар инде. Без дә тыңлыйбыз (кайвакыт оялып та куябыз икән әле). Билгеле инде, без ул җырларның исемнәрен дә, авторларын да, халык җыры икәнен дә белмәгәнбез, әмма сүзләре, ат юыртып барганда, җилләр белән колакларга кергән, күңел түребезгә җайлап кына сеңеп утырган икән...

Әти җырлаганда салмак кына атлый башлаган атка да матур сүзләр табыла: “Әйдә, Буян! Әй майтакны, без дә күрдек байтакны!” дип, йөгән белән атның арт шәрифләрен сыйпап ала ул (Буяны ат исеме булса, майтагы чалыш аяклы аю икәнен дә үсеп беткәч кенә аңлыйбыз).

“Туфия туендин,
Үгез итендин
..........................
Сигез оҗмах суың белән,
Юдыр бәнем битемне” дигән сүзләр белән әти юлын дәвам итә...
 
Шуларны хәзер кайта-кайта уйлыйм да, “Эх, иң кадерле, иң рәхәт вакытлар булган!” дип, ямансулап куям... Сокланам, горурланам, үрнәк алам! Һәр адымында шөкер итеп, һәр кеше белән елмаеп аралашып, хәл-әхвәл белешеп, җырлап яшәгән әтидән үрнәк алам. Иң авыр, ачуы килгән чакларда да “рәхмәт төшкере!” дип “сүгенгән” әтидән үрнәк алам. Сез дә алыгыз...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина), Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading