16+

Казанда төзелешләрнең Генераль планга нигезләнеп алып барылганлыгын күзәтеп торачаклар

Рус шагыйре Владимир Маяковскийның: «Монда булыр шә­һәр-бакча», – дигән шигъри юллары бар. Россиядә бүген инде төзелгән шәһәрләрдән гөлбакча ясау максат итеп куелды.

Рус шагыйре Владимир Маяковскийның: «Монда булыр шә­һәр-бакча», – дигән шигъри юллары бар. Россиядә бүген инде төзелгән шәһәрләрдән гөлбакча ясау максат итеп куелды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин теләктәшлегендә, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Бу проект 2016 елда старт алды, 2021 елның февралендә тәмамлана. Гомумроссия халык фронты экспертлары Татарстанда төзекләндерү эшләре темасына семинар үткәрде. Анда хакимият органнары вәкилләре, архитекторлар һәм студентлар катнашты.

– Татарстан үзенең территориясендәге шәһәрләрдә һәм авыл районнарында уңай мохит тудыру буенча эшләрдә Россиянең башка төбәкләренә үрнәк. Гомумроссия халык фронты да илкүләм проектны гамәлгә ашыруга булышлык күрсәтә, – диде Гомумроссия халык фронтының шәһәр мохитен уңайлаштыру эшләренә мониторинг үзәге координаторы, Мәскәү архитектура институты (Дәүләт академиясе) проректоры Павел Жабанов.

Татарстанда уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча эшләр 2015 елдан башлап программалар колачында алып барыла. «Парклар һәм скверлар», «Сусаклагыч зоналарны төзекләндерү», «Җәмәгатьчелек мохитен үстерү» республика программалары моңа мисал.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикада ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасы старт алды. Әлеге программа нигезендә 50 миллиард сумлык эшләр башкару ниятләнелә.
– Йортларыбыз ишегеннән чыгуга ук ишегалдын күрәбез. Ишегалды төзек һәм җиһазландырылган икән, моңа кәефебез күтәрелә. Универсиа­да авылында да спорт мәйданчыгы ясый башладык, эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрләрдә һәм районнарда ишегалларын төзекләндергәндә халык фикеренә таянырга кушты. Һәр кеше ишегалдында нинди корылмалар күрергә теләгәнен, төзекләндерүдә яңа архитектура алымнарын куллану буенча үз күзаллавын әйтә ала. Бу бик яхшы мөмкинлек, – диде Гомумроссия халык фронтының төбәк штабы рәистәше, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.
Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе Николай Васильев әйткәнчә, Казан халыкны үзенә магнит кебек тарта.
– Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үз заманында республикада тузган торак фондын бетерү программасы башлаган иде. Мондый эшчәнлеккә Россия Федерациясе кануны да юк иде әле ул вакытта. Ләкин зур нәтиҗә Минтимер Шәймиев башлангычындагы программаның дөрес һәм кирәкле булганлыгын раслады. Казан тузган-җимерек йортлардан арынды, – дип сөйләде Николай Васильев.
Төзекләндерү барышында җирле-мәдәни традицияләрне исәпкә алу мөһимлеге дә искәртелде семинарда.

– Җәмәгатьчелек мохитен төзекләндергәндә, чит илләрнең уңай үрнәкләрен генә куллану кирәк, проектларны тулысынча күчереп төзү дөрес гамәл түгел. Без киләчәк буыннарга лаеклы мирас калдырырга тиеш, – диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин.

Мәсәлән, Киров районындагы Адмиралтия бистәсендә заманында агач кораблар төзелгән. Бистәне туристлык үзәге итеп яңартканда, Казансуның элекке агым юлына агач кораблар да кую уйланылган. Авиатөзелеш районы самолетлар белән бәйле, биредә ишегаллары да авиация тематикасын чагылдыра. Дәрвишләр бистәсендәге парк яки скверны Ленинград (Санкт-Петербург) рухында төзеп булыр иде. Ленинград блокадасын кичергән кешеләр эвакуацияләнгән монда, аларның шактые Дәрвиш­ләр бистәсеннән китмәгән.

Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге экспертлары Казанда төзелешләрнең Генераль планга нигезләнеп алып барылганлыгын күзәтеп торачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading