16+

Май ае Россия халкына нинди үзгәрешләр һәм яңалыклар алып килә?

Май аенда Россиядә бер “төргәк” законнар үз көченә керде. Үзгәрешләрнең күпчелеге социаль ярдәм, пенсияләр белән бәйле.

Май ае Россия халкына нинди үзгәрешләр һәм яңалыклар алып килә?

Май аенда Россиядә бер “төргәк” законнар үз көченә керде. Үзгәрешләрнең күпчелеге социаль ярдәм, пенсияләр белән бәйле.

Пенсия

Россия Пенсия фонды эшләми торган пенсионерлар өчен  социаль  өстәмә түләүләрне яңадан караячак. Шулай ук индексация дә көтелә. Сүз уңаеннан, “перерасчет” ел башыннан ясалыр дип күздә тотыла.

Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, бу үзгәрешләр 6,5 млн россиялегә кагылачак. Шул исәптән, пенсиясенең иминият өлеше яшәү минимумына җитмәүчеләргә дә.

Билгеле булганча, иминият пенсиясе 6,6 процентка индексацияләнгән иде. Ә 1 апрельдән социаль түләүләрне 6,1 процентка арттырдылар.

Моннан тыш, 1 майдан алып Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә түләүләр системасы үзгәрде. Нәтиҗәдә, аларның пенсияләре 15-20 процентка, уртача алганда 9,5 мең сумга арта.

Шулай ук бала чакта алган җәрәхәте инвалидлыкка китергәннәргә; разведчиклар һәм “Ленинград оборонасы өчен” медале ияләренә пенсияләр арттыру планлаштырыла.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, мондый категориягә кергән ветераннар саны 10 мең чамасы һәм аларга Хөкүмәт өстәмә 1 млрд сум чамасы акча бүлеп бирәчәк.

Җиңү көне уңаеннан ветераннарга өстәмә унар мең сум акча өләшелә. Бу түләүләр Россия гражданнарына, Латвия, Литва һәм Эстониядәге ветераннарга бирелә.

Коронавирус “күчтәнәчләре”

Майда да пандемия белән бәйле кертелгән түләүләр үз көчендә кала.

Мисалга, ана капиталына ия булган гаиләләргә өстәмә 5 мең сум түләнелә. Бу акчаларны апрель-июнь айларында алырга мөмкин. Хәтта ана капиталын инде файдаланган гаиләләргә дә әлеге ярдәм каралган.

Өч-җиде яшьлек балалары булган гаиләләргә дә Президент дәүләт ярдәме күрсәтергә дигән фәрман биргән иде. Бу акчалар гаиләдә һәр әгъзага туры килә торган керем яшәү минимумыннан азрак булганда бирелә.

Апрель-июнь айларында 1 марттан соң эшләрен югалтканнарга эшсезлек буенча пособие максималь күләмдә, ягъни 12130 сум түләнелә. Ә хезмәт белән тәэмин итү үзәгенә 1 апрельдән 30 июньгә кадәр мөрәҗәгать итүчеләргә балигъ булмаган һәр бала өчен өстәмә 3 мең сум бирелә.

Комиссияләр бетерелә

Россия Үзәк банкы тиз түләүләр өчен комиссия алудан туктый. Бу 100 меңгә кадәр булган акча күчерүләргә кагыла. Мисалга картадан-картага күчергән акча бу суммадан артып китә икән, ул очракта 0,5 процент күләмендә комиссия алыначак. Әмма комиссиянең суммасы 1,5 меңнән артмаска тиеш.

Шуны да истә тотарга кирәк, әлеге үзгәрешләр Тиз түләүләр системасына тоташтырылган банкларга гына кагыла. Мисалга, ВТБ, Сбербанк, Альфа-банк, Райффайзенбанк, Газпромбанк, Тинькофф-банклары хезмәтләреннән кулланучыларның мондый мөмкинлеге бар. Гомумән алганда, Тиз түләүләр системасына 50 гә якын банк тоташтырылган.

Валютаны эчкә кереп беләбез

24 майдан алып банклар һәм валюта алмаштыру пунктлары валюта курсы язылган такталарны хезмәт күрсәтә торган бина эченә урнаштырачак. Валюталар закон кысаларында гына алмаштырылырга тиеш булса да, Үзәк банк хәбәр иткәнчә, бу базарда хокук бозып эш итүче, билгесез физик затларга караган валюта алмаштыру пунктлары да гамәлдә кала бирә. Таблоларны бина эченә урнаштыру мошенниклар белән көрәшергә ярдәм итәр дип ышана Үзәк банк җитәкчелеге.

Ташламалы ипотека

1 майдан ипотека алучылар өчен сөенче! Яңа төзелгән йорттан фатир алганнар өчен хәзер ташламалы, 6,5 процентлы ставка белән ипотека бирелә башлый. Бу мөмкинлектән 1 ноябрьгә кадәр файдаланырга мөмкин. Аның күләме  Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү, Ленинград өлкәләрендә яшәүчеләр өчен максималь 8 млн сум, ә Россиянең башка төбәкләрендәгеләр өчен исә 3 млн сум тәшкил итә.

Пособиеләр –  “Мир” картасына

1 майдан алып “Мир” илкүләм түләүләр системасына кергән картага гына күчерелә торган түләүләр исемлеге арта.

Төгәлрәк алганда, эшсезлек буенча пособие, радиация нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, кечкенә балалары булучылар өчен түләүләр хәзер шул картага күчәчәк.

Моңа кадәр  әлеге картага бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары һәм пенсияләр, хәрбиләрнең өстәмә түләүләре, Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һ.б. берничә категория гражданнарның түләүләре күчерелә иде.

“Мир” картасына күчү 1 июльгә кадәр тиеш иде. Әмма пандемия нәтиҗәсендә ул 1 октябрьгә кадәр озайтылды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading