Зәринә белән Адриан Родригес, ике ел ярым Мексикада яшәгәннән соң, Татарстанга кайтып төпләнергә булган.
Зәринә тумышы белән Чаллыдан. Яңа телләр өйрәнергә ярата. Булачак ире белән дә телләр өйрәтә торган сайтта танышкан. Адриан тумышы белән Мексикадан. Ул – Америкада билгеле рәссам-муралист (зур биналарга һәм башка архитектура корылмаларына монументаль рәсем төшерүче).
Интернет аша бер ел аралашканнан соң, Адриан Казанга килгән. Соңрак Зәринә үзе дә Мексикага барып кайткан. Бер-берләре белән якынрак танышкач, өйләнешергә булганнар.
– Зәринә, Мексика традицияләргә бай ил дисең, синең өчен бигрәк тә кайсылары үзенчәлекле булды?
– Икешәр фамилия йөртүләре. Берсе – әтисенеке, икенчесе – әнисенең фамилиясе. Кияүгә чыккан кыз үз фамилиясендә кала. Бала тугач, аңа әтисенең һәм әнисенең беренче фамилияләре бирелә. Элек яңа туган балага икешәр исем дә биргәннәр. Хәзер инде бу традиция югала бара диделәр. Ә икешәр фамилия йөртүләре әле саклана.
– Менталитетлары турында да беләсе килә.
– Бик салмак халык, ашыгырга яратмыйлар. Икешәр сәгать ашыйлар, озаклап сөйләшеп утыралар. Ашыгыч рәвештә хастаханәгә барып җитәргә кирәк булганда да, озаклап җыеналар. Сөйләшенгән вакытка берәр сәгатькә соңга калып килергә мөмкиннәр. Баштагы мәлдә минем өчен бу бик сәер иде. Хәзер инде ирем минем темпка ияләште. Миннән калышмас өчен тизрәк йөрергә тырыша.
Мексикалылар этләр ярата. Һәр гаилә эт тота, кайберләрендә хәтта берничә дә. Шуңа да Мексикада “этләр караучы” дигән һөнәр дә бар.
Бәйрәм итәргә яратуларын да әйтергә кирәк. Төнлә дә музыка акырталар, моның өчен беркем дә кисәтү ясамый.
– Зәринә, Мексикада бик тә үзенчәлекле бәйрәм бар икән – “Вафат булган кешеләр көне”. Аны ничек бәйрәм итәләр?
– Ул мәрхүм булган якыннарыңны искә алу, аларга карата хөрмәт һәм яратуыңны белдерү көне. Бәйрәмнең төп элементы – бәрхет чәчәкләр белән бизәлгән алтарь. Аны зиратка да, өйләргә дә куялар. Имештер, бу көнне үлгән кешенең җаны кабат исәннәр янына кайта, һәм алтарьга, сусавын һәм ашыйсы килүен басар өчен, су белән ризык куела. Шунда ук гаилә фотолары белән шәм дә куярга кирәк. Бала кеше вафат булган булса, уенчыклар да тезәләр. Бәйрәмгә дип Мексика халкы битенә баш сөяген хәтерләткән макияж ясый, әмма ул ниндидер куркыныч рәсем түгел. Күңелсез көн итеп күзалларга да кирәкми аны. Парадлар, кичәләр оештырып, гадәти бәйрәмдәге кебек, җырлыйлар, бииләр, сыйланалар. Гомумән, Мексика халкы дустанә, гел елмаялар, шаярталар.
– Шул ук вакытта Мексиканы куркыныч ил дип тә әйтәләр.
– Анысы дөрес. Бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк: талау-урлау, наркотик сату, үтерүләр белән данлыклы ил ул. Шәхсән ялгызым өй янындагы кибеткә генә чыга идем.
– Анда яшәү кыйммәтме?
– Уртача хезмәт хакы, безнең акча белән, 40 мең сум. Фатир арендалау 60 мең сумга төшә, әле анда да шәһәр үзәгендә булмаганы. Мебеле юк, аны йә үзең сатып аласың, яки арендага бирәләр. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен, газдан кала, 15 мең сум түли идек. Газга аерым түлибез. Анысы өчен бер айга якынча 8 мең сум түләдек. Ашау да кыйммәткә чыга. Чагыштыру өчен: ун йомырка – 300 сум тора. Бер литр сөт – 150 сум. Җиләк-җимеш тә кыйммәт, бананнан кала. Безнең акча белән аның килограммы 85 сум тирәсе. Шуңа да күп кеше икешәр-өчәр эштә эшләргә мәҗбүр. Шимбә-якшәмбе дә эшлиләр. Яшәргә вакытлары да калмый. Яшәмиләр, эшлиләр генә дип әйтергә дә була. Пенсияләре дә бик әз, Адрианның 87 яшьлек әбисе 13 мең сум пенсия ала.
– Мексика халкының ризыклары турында да беләсе килә.
– Мексика ризыклары майя һәм ацтекилар, шулай ук испан кухнясыннан гыйбарәт. Киптергән чикерткә, кырмыска йомыркасын ашыйлар. Соңгысы деликатес санала. Лаймны бик яраталар, аны берьюлы килограммлап алалар. Җиләк-җимеш, яшелчә һәм кузаклыларны яратып ашыйлар. Кукуруз, аның оныннан башка яши алмыйлар. Баллы ризыклары да ачы. Аларны тамариндо дигән җимешне пешереп ясыйлар. Тәме чили борычында әвәләнгән как белән күрәгәне хәтерләтә. Мексикада тако популяр. Тако – кукуруз оныннан пешерелгән көлчә, эчлегенә ботка да, ит тә, балык, дөге, креветка, арахис та салырга мөмкиннәр.
Баштарак Мексика ризыкларына ияләшү авыр булды, бер елдан инде алар миңа тәмле була башлады.
– Адриан безнең татар ризыкларына күнегә алдымы соң?
– Кыстыбыйны, өчпочмак, бәлеш, чәкчәкне бик яратты. Татар халкының кунакчыллыгы шаккатырды аны. Кая гына барсак та, өстәл сыгылып торган табын, бик мул әзерлиләр, ди. Россияне ул беренче килүендә үк бик ошатты. Аның беркайчан да кар күргәне юк, зарыгып кышны көтә.
Фотолар: шәхси архивтан
Комментарийлар