16+

Мэр Илсур Метшин «хоккейчы» булырга әзерләнә

Казанда бу кышны 18 шугалак оештырыла, аларда 3 меңнән артык пар тимераяк пррокаты эшли. Башкалада 78 хоккей тартмасы бар.

Мэр Илсур Метшин «хоккейчы» булырга әзерләнә

Казанда бу кышны 18 шугалак оештырыла, аларда 3 меңнән артык пар тимераяк пррокаты эшли. Башкалада 78 хоккей тартмасы бар.

 “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең физкультура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов үзенең докладын казанлыларны кисәтеп башлады.
– Аккош күлендә, Казансуда, Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә тимераякта шуу күзәтелә. Шәһәрдәшләрнең күңелле ял итүләре әйбәт, ләкин, сулыкларда шуу хәвефле, әле боз нык түгел, – диде Альберт Салихов.

Мондый чакыруны мэр Илсур Метшин да хуплады.
– Кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар хәзер. Казан үзәгендә генә түгел, Юдино һәм Дәрвишләр бистәләрендә дә боз сарайлары ачыла, – дип әйтеп куйды шәһәр башлыгы.

Беренчеләрдән булып ясалма бозлы “Ракета” һәм “Хезмәт резервлары” эшли башлаган. “Ракета”да туплы хоккей буенча Россия чемпионаты старт алган. Февраль башында Черек күлдә туплы хоккей буенча Казан кубогына бәйге планлаштырылган. Мондый бәйге тәүге мәртәбә нәкъ менә Черек күлдә 1925 елда үткәрелгән булган.

Кремль яр буенда боз катырыла, шугалак 1 декабрьдә ачыла. Һава торышы планны үзгәртеп ташламаса, әлбәттә. Чирәмдәге хоккей үзәгендә, “Тасма” стадионында, Черек күлдә, “Мотор” спорт мәктәбе территориясендә, Имәнлек урамында, Урман аръягы бистәсендәге “Солнечный” ял базасында шугалаклар әзерләнә.

Казанда 10 боз сарае эшли. Анда спорт мәктәпләренә йөрүче балалар шөгыльләнә, һәвәскәрләргә дә вакыт аралыклары калдырылган.

 “Хезмәт резервлары”, “Тасма”, “Ракета”, “Мотор” спорт корылмаларында тимераякта шуу күнекмәләре бирелә. Якын көннәрдә балалар командаларының “Алтын алка” турнирына старт бирелә. Узган ял көннәрендә “Хезмәт резервлары” стадионындагы шугалакта озын чират хасил булган. Бу нисбәттән, башкала мэры шугалакларда Роспотребнадзор таләпләренең үтәлешен тәэмин итү зарурлыгын искәртте.
 Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда районнардагы хоккей тартмаларын боз белән катыруга җаваплы карарга кушты, шугалакларның яктыртылган булырга тиешлеген әйтте.
– Быелгы хоккей сезонын берәр балалар командасына каршы иптәшләрчә матч белән ачып җибәрербез, – диде мэр Илсур Метшин.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading