16+

Метро янына прививка ясатырга кил

Иртәгә Казанда гриппка каршы бушлай прививка ясый башлаячаклар. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы игълан иткән «Курыкмыйча прививка ясат!» акциясе кысаларында 6 сентябрдән 5 октябрьгә кадәр метро станцияләре янында прививка ясаячаклар. Вакцинаны сәгать 10.00дән 17.00гә кадәр «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Җиңү проспекты», «Имәнлек» метро тукталышларында көн саен ясатырга мөмкин булачак.

Метро янына прививка ясатырга кил

Иртәгә Казанда гриппка каршы бушлай прививка ясый башлаячаклар. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы игълан иткән «Курыкмыйча прививка ясат!» акциясе кысаларында 6 сентябрдән 5 октябрьгә кадәр метро станцияләре янында прививка ясаячаклар. Вакцинаны сәгать 10.00дән 17.00гә кадәр «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Җиңү проспекты», «Имәнлек» метро тукталышларында көн саен ясатырга мөмкин булачак.

Грипп, кискен тын юллары вируслары иң еш очрый торган йогышлы авыру. Ул халыкның 10-20 процентын зарарларга мөмкин.

Гриппны аеруча балалар, авырлы хатын-кызлар, өлкәннәр авыр кичерә. Авырудан соң организм аеруча сизгергә әйләнә, төрле авырулар эләктерү, өзлегү очраклары булуы ихтимал. Грипп аркасында кайбер кешеләрдә пневмония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, менингит, колак, авыз куышлыгы авырулары күзәтелә. Ел саен дөньяда грипп аркасында 200-500 мең үлем очрагы теркәлә.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы гриппка каршы вакцина ясату дип искәртә. Иммунитет барлыкка килсен өчен ике атнадан дүрт атнага кадәр вакыт таләп ителә. Шуңа да табиблар вакцина ясату өчен хәзер иң кулай вакыт дип саный.

Ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре тәкъдим иткән вакциналар сайланып алына. Бу юлы исә А/Мичиган/45/2015 (Н1N1) pdm09; А/Сингапур/INFIMH/19-0019-2016 (H3N2); B/Колорадо/06/2017 штамплы вакциналарга өстенлек бирәчәкләр.

Бүген шәһәр сырхауханәләренә 35 мең дозада «Совигрипп» вакцинасының партиясе таратылган. Тиздән балалар өчен дә вакцина кайтартылыр дип көтелә. Табиблар беренче чиратта прививканы еш авыручы, хәлсез, үпкәләренә гел салкын тиюче, йөрәк кан-тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә ясатырга киңәш итә. Шулай ук студентлар, балалар, мәктәп укучыларына, кеше белән еш аралашучы һөнәр ияләренә дә вакцина салдыру мөһим. Прививка ясатыр алдыннан аерым әзерлек кирәкми. Бары, вакцинациягә кадәр ике атна кала, кешенең салкын тиеп авырмаган булуы мөһим. Прививка ясатыр алдыннан, табиб сезне карарга тиеш. Гриппка каршы вакцинаны тавык йомыркасы агына, прививкага аллергия булган кешеләргә ясату тыела.

Акция кысаларында, 2017 елдан бирле Казанда метро янында эшли башлаган мобиль бригадалар барлыгы 12 мең кешегә вакцина салганнар. Халык акциядә теләп катнаша. Сырхауханәгә барасы булмау, узып барышлый прививка ясатуны күбесе уңайлы дип саный. Гриппка каршы прививканы теркәлү урыны буенча шәһәр сырхауханәләрендә ясатырга да мөмкин.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading