16+

Мигъраҗ кичәсе якынлаша. Аны ничек уздырырга?

Мөселманнар бүген кояш баю белән Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк. Мигъраҗ алдыннан булачак көнне тәкъва мөселманнар уразада үткәрә.

Мигъраҗ кичәсе якынлаша. Аны ничек уздырырга?

Мөселманнар бүген кояш баю белән Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк. Мигъраҗ алдыннан булачак көнне тәкъва мөселманнар уразада үткәрә.

Кояш баю белән гыйбадәт кылу һәм Коръән уку хуплана. Моннан тыш, әлеге мөбарәк төн безгә Рамазан-шәриф ае якынлашуы хакында искәртә, шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән тиешле дәрәҗәдә моңа әзерләнү һәм изге айны дөрес нияттә һәм фикердә, изге гамәлләр һәм ураза белән үткәрү мөмкинлеген бирүен сорарга кирәк.

Татарстан мөфтиенең Мигъраҗ кичәсе уңаеннан мөрәҗәгатендә:  "Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.с.) тормыш юлы турындагы риваятьләрдә болай бәян ителә: Җәбраил фәрештә (галәйһиссәлам) аңа килгәндә, әлеге мөбарәк (изге) төндә ул Кәгъбә янында була. Җәбраил фәрештә (галәйһиссәлам) аның күкрәген ача һәм калебен пакьли. Шуннан соң, Борак дип аталган хайванга утырып, Җәбраил фәрештә белән бергә Аллаһы Илчесе Иерусалим шәһәренә юнәлә, биредә төнге күккә ашу вакыйгасы була. Мигъраҗ вакытында Җәбраил Пәйгамбәрне “Сидрател-мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр озата бара, аннары ул туктый һәм болай ди: “Биредә минем дәрәҗә тәмамлана”. Аллаһы Илчесенең дәрәҗәсе исә шулкадәр югары була ки, ул “Сидрател-мүнтәхә”дән күзәтү бәхетенә ирешә, ә бит аның чиген бер генә тере җан иясе дә, хәтта фәрештәләр дә уза алмый! “Сидрател-мүнтәхә”дән соң ниләр булуы, нәрсәләр урнашуы бары Аллаһыга гына мәгълүм.

Әл-Исра вәл-Мигъраҗдан соң Мөхәммәд Пәйгамбәр өммәтенә бәһасез бүләк белән кайта: бу – биш вакыт намаз уку бурычы. Бу уңайдан хәзерге чорның танылган бер галиме әйтеп узганча, барлык Илаһи йөкләмәләр җирдә әмер ителгән, бары намаз укуның мәҗбүри булуы гына адәм балаларына күктә хәл ителгән. Намазларның саны турында риваять бар: әүвәл мөселман өммәтенә тәүлегенә 50 намаз уку кертелгән. Әмма Муса Пәйгамбәр киңәше буенча Мөхәммәд Пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләдән аларның санын бишкә кадәр киметүне сорый. “Әлеге намазлар – биш, әмма савабы буенча алар илле намазга тиң”, – диелә имам Бохари (рәхмәтуллаһи галәйһи) тарафыннан җиткерелгән хәдисләрнең берсендә. Намаз – мөселман өммәтенә зур бүләк ул, чөнки намаз мөселман кешесен җисми һәм рухи яктан пакьли, Аллаһыга якынаю мөмкинлеген бирә. Шуңа күрә, һәрбер намаз – мөэминнең мигъраҗы, дип әйтәләр.

Шунысын да билгеләп үтү мөһим: Пәйгамбәр үзенең төнге сәфәрен, кайберәүләр исәпләгәнчә, җаны белән генә түгел, тәне белән дә башкарган. Моннан тыш, бу вакыйга аның төшендә дә, күзаллавында да түгел, ә чынбарлыкта барган.

Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ – Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәр Мөхәммәдне  югары дәрәҗәдә хөрмәтләгән, аның калебен ныгыткан чып-чын могҗиза ул. Аллаһы Тәгалә аны күпләгән авырлыклар һәм күңелсезлекләр кичергәннән соң (шул исәптән сөекле хатыны Хәдичә (радыяллаһу ганһә) вафатыннан соң) әнә шулай юата һәм бәхет белән бүләкли", – диелә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading