16+

Миңгәргә килә меңнәр

Соңгы елларда Татарстанның, татар халкының кылган гамәлләре һәм бүгенге уңышлары Россия күләмендә дә, чит илләрдә дә танылу безнең һәммәбезне дә сөендерә.

Миңгәргә килә меңнәр

Соңгы елларда Татарстанның, татар халкының кылган гамәлләре һәм бүгенге уңышлары Россия күләмендә дә, чит илләрдә дә танылу безнең һәммәбезне дә сөендерә.

Икътисад, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, фән өлкәсендә ирешкән казанышларыбыз беркемне дә битараф калдырмый. Казан Кремлен, борынгы Болгарны, Зөя утрау-каласын яңарткач, башкалабызның, район үзәкләренең урамнарын һәм тарихи биналарын тәртипкә китергәч, республикабызга килүче
 туристлар саны бермә-бер артты. Әмма безгә килүче күпсанлы сәяхәтчеләрне, иң беренче чиратта, мондагы халыкларның, бигрәк тә татарларның, рухи дөньясы, гореф-гадәтләре, йолалары, милли сәнгате, милли киемнәре һәм милли ризыклары, милли бәйрәмнәре кызыксындыра икән. 15 сентябрьдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанда виноград күргәзмәсе уздыра. Мин үзем Казанга килгән кунакларны иң әүвәл Кремльгә, «Кол Шәриф»
мәчетенә алып барам, аннары, музейларга кереп чыккач, Иске Татар бистәсенә юл тотабыз. Ә инде июнь ае кунакларына Сабантуйны күрсәтергә тырышабыз... Сабан туе хәзер Татарстанның һәр төбәгендә, район үзәкләрендә һәм Казанда гына түгел, ә Россиянең 60тан артык өлкә-республикаларында, милләттәшләребез яшәгән чит илләрдә дә зурлап үткәрелә. Сабантуй инде хәзер Татарстанның, халкыбызның символына, брендына әверелде, дияргә була. Аның эчтәлеге дә көннән-көн үзгәреп, заман шартларына яраклаша барды. Әмма бу үзгәрешләр, бу ярак­лашулар иң зур милли бәйрәмебез саналган Сабан туеның данын арттырдымы соң? Бу урында мин кистереп кенә уңай бәя бирергә ашыкмас идем. «Ни өчен?» дигән сорауга җавабым да бар. Борын-борын заманнардан бирле Сабан туеның иң мөһим өлеше милли көрәштән, ат чабышларыннан гыйбарәт булган. Алар тирәсендәге төрле уеннар олы бәйрәмгә милли рух өстәгән.

Ә бүген Сабантуйлар ничегрәк уза соң? Башта шактый озак вакыт театральләштерелгән тамаша күрсәтелә. Аннары озын-озак итеп авылдагы, райондагы, республикадагы казанышларны сөйли-сөйли, алдынгыларны котлау башлана. Сәгатькә сузылган бу тамашаны караганда, үзеңне милли бәйрәмдә түгел, ә ниндидер бер ялыктыргыч җыелышта утыргандай хис итәсең. Әле еш кына чыгыш ясаучылар татар телен вата-сындыра сөйләгәндә, алар өчен, туган телебез өчен борчылып, күңелдәге милли бәйрәм хисе әкренләп юкка чыга. Шуңа күрә мин, кәефемне төшермәс өчен, үземнең кунакларымны мондый дежур җыелыш –  Сабантуйларга алып бармаска тырышам.

Әмма быел Саба якларына баргач, һич көтмәгәндә, Сабан туе турындагы бу икеле-микеле уйларым таралып юкка чыкты.

Миңгәр Сабан туе хакында минем моңа кадәр ишеткәнем бар иде. Аның, башкалардан аермалы буларак, июнь башында түгел, ә бераз соңрак һәм кичке якта үткәрелүе, бу бәйрәмгә халыкның республикадан гына түгел, башка төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә күпләп килүе хакында журналистлар да язып чыкты, радио-телевидениедән дә кат-кат сөйләделәр. Ә инде быел бу Олуг бәйрәмнең хуҗасы Җәүдәт Миңнәхмәтевтән чакыру алгач, юлга чыгарга булдым.

Моңа кадәр төрле чит илләрдә булганым, алардагы халыкларның милли бәйрәмнәрен күргәнем бар иде. Күргән саен, үзебездәге бәйрәм-тамашаларның ни өчен шулар дәрәҗәсендә масштаблы һәм милли рухлы булмавына эчем поша иде. Миңгәр Сабан туе күңелемдәге бу борчуларны берничә сәгать эчендә юкка чыгарды да куйды. «Нишләп моңа кадәр килеп күрмәдем дә, кунакларымны шушында алып килмәдем икән», – дип көрсенеп тә куйдым.

Иң беренче күзгә ташланганы – мондагы табигать хозурлыгы һәм шушы табигатьнең дистәләгән күлләр, сулыклар, асылмалы күперләр белән бизәлеп, баетылып, халыкара парк дәрәҗәсенә җиткерелүе булды. Теләсәң, мондый гүзәллекне манзара кылып, сәгатьләр буе сокланып йөри аласың, теләсәң, күлләрендә су коенып, хәтта Сөембикә манарасының игезәгенә – дәвалану үзәгенә кереп, тәнеңә шифа һәм дәва аласың. Юк, минем максатым чын бәйрәм, чын Сабантуй күрү иде бит. Һәм мин аны күрдем дә! Мондагы дистәләгән уен мәйданнарын карап хозурлангач, үзәк мәйданга, милли көрәш мәйданына килеп утырдык. Ә мондагы көрәш, кайбер мәйданнардагы кебек, «бүген мин егам, иртәгә син егарсың» дип алдан ук килешенгән бәйге түгел, ә чын мәгънәсендә халыкара дәрәҗәдә оештырылган гадел көрәш иде. Сабан туеның төп бизәкләре – милли көрәш белән ат чабышы, дигән идем. Монда, чыннан да, көрәшнең бәйрәм үзәгендә булуын үз күзләрем белән күреп ышандым. Ә ат чабышына килгәндә, анысы да булды, аннары заман атлары – машиналар чабышын да карадык. Миңгәр Сабан туен тамаша кылганда, мин үзем өчен тагын бер ачыш ясадым – Сабан туе чын мәгънәсендә халыкның милли бәйрәменә әверелсен өчен анда килгән халыкның күңеле бәйрәм рухында булуы кирәк. Монда җыелган 50-60 мең кешенең көләч йөзле, шат күңелле булуын, һәр уенда катнашырга атлыгып торуын күргәч, түзмәдем, мәйдан уртасына чыгып чүлмәк вату чиратына бастым. Миңгәр Сабан туенда мин үземне ялгыз кеше дип түгел, ә олы татар халкының аерылгысыз өлеше, газиз баласы итеп тоя башладым. Кешеләрне бер ният, бер максат, бер көрәш, бер бәйрәм тирәсенә җыеп, алардан халык ясау өчен дә кирәк икән бит бу Сабан туе, дип уйлап куйдым.

Моннан соң инде мин кунак­ларымны кайсы җиргә һәм нинди бәйрәмгә алып барасымны беләм. Язмамның башына «Миңгәргә ки­лә меңнәр» дип язып куйган
идем. Әйе, ул «меңнәр» елдан-ел ишәя барып, халкыбызның көчен-куәтен, бердәмлеген ныгытып, аның данын арттырсын иде. Ә бу дөньяда бары тик
көчле рухлы һәм бердәм халыклар гына алгы рәткә чыга, бары тик аларның гына киләчәге якты һәм өметле була.

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading