16+

Микрофон берләштерә: иҗади командалар кабат туп типте

Ел саен бер үк хәл кабатлана. Җиңелгәннәр: “Болай булмый, шөгыльләнергә кирәк”, – дип кайтып китә.

Микрофон берләштерә: иҗади командалар кабат туп типте

Ел саен бер үк хәл кабатлана. Җиңелгәннәр: “Болай булмый, шөгыльләнергә кирәк”, – дип кайтып китә.

Шул рәвешле көн үтә, көн артыннан айлар уза... Һәм командалар кабат былтыргы биштәрләрен култык астына кыстырып, әлеге турнирга җыела. “Шөгыльләнергә кирәк!” – диючеләрнең елны ничек уздыруы азактан беленә – барысын да нәтиҗәләр сөйли. Сүзебез иҗади командалар арасында уза торган мини-футбол турниры хакында. “Турнирмикрофон” дип исем бирделәр аңа.

“Турнирмикрофон” турында белергә тиешле 7 факт

Дүртенче турнир. “Микрофон турниры” (“Турнирмикрофон”) быел инде дүртенче тапкыр уздырылды. Аның беренчесе танылган алып баручы Фәнил Вакказов башлангычында, аерым иганәчеләрнең булышлыгында һәм туп тибәргә яраткаг барлык иҗади командалар телкәтәшлегендә старт алды. Көне буе туп тибештеләр дә: “Бу турнир дәвамлы булырга тиеш!” – дип таралыштылар. Һәм дәвамлы булды да.
Ни өчен “микрофон”? Турнир исемсез генә башлап җибәрелде. Тәүгесенең ачылыш тантанасында безне барыбызны да микрофон берләштерә бит, диештеләр дә, исемле дә итеп куйдылар. Исеме җисеменә туры килә дә тора – җырчылар, алып баручылар, артистлар һәм журналистларның кулыннан микрофон төшми диярлек.

Кемнәр катнаша? Турнирның даими катнашучы командалары бар – Җырчылар, Алып баручылар, Татар журналистлары, Тинчурин театры артистлары, “Болгар” радиосы, “Татар радиосы” һәм иганәчеләр булышлыгы белән төзелгән Тамашачылар командасы. Быелгысына “Салават” җыр театры артистлары да кушылды. Тренерлары – шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Салават Фәтхетдинов үзе! “Артистлар булган җирдә – кәеф тә шәп. Әлеге турнирны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Гомер буе спорт белән шөгыльләндем. Әмма футбол минеке түгел. Покер булса уйлап карарга булыр иде әле, – дип шаяртты Салават үзе.

Җырчыларның иң-иңнәре! Татар җырчылары капитаны Филүс Каһиров. Уйнады да, җырлады да, турнирда үз позициясендә иң яхшысы да булып танылды ул. Әлеге команда составында– Раяз Фасыйхов, Алмаз Шәрифуллин, Фәрит Низамиев, Риназ Фазлыйәхмәтов, Инсаф Бәдретдинов, Игорь Дмитриев, Илнар Ялалов, Айдар Җәләлиев кебек җырчылар туп типте.

Балаларын көтәбез. Киләсе елларга җырчы һәм артистларның үзләрен генә түгел, балаларын да күрербез, мөгаен. Оештыручыларның шундыйрак исәпләре бар. Бактың исә,  Гаделфәт Сафин, Рөстәм Закировның уллары даими рәвештә футбол уйный икән. Аларга Салаватның улы Рөстәм дә кушылырга мөмкин. Быел инде без Айрат Закировның “Салават” җыр театры командасы өчен туп тибүен күрдек. Әтисе Рөстәм Закировның көч бирүе командасына булыша алмаса да, Айрат турнирда иң матур уен күрсәткән футболчы буларак Салаватның махсус призына лаек булды.

Алып баручыларга ни булды? Илшат Вакказов, Рәдиф Әхмәдиев, Рамил Шәрәпов, Рузил Гыйльфанов, Газинур Фәйзуллин, Булат Бәйрәмов, Ильяс Газизов, Илшат Исхаков, Илфир Җәләев... Алар барган мәҗлесләрдә, йә башка чараларда катнашканыгыз булса, белеп торыгыз – футболны да шәп уйнаучы егетләр болар! Алдагы өч турнирда бүләксез кайтып киткән еллары да булмады кебек. Быел абындылар. “Татар радиосы” егетләренә генә тешләре үтте. Аларны төшереп калдырган Җырчылар ахыр чиктә җиңүче булса, Тинчурин артистлары өченче булды.

Журналистларга күз тимәсен! Моңа кадәрге өч турнирның икесендә финалда уйнаган һәм икесендә дә пенальти сериясендә оттыруга дучар булган Татар журналистлары командасы быел да финалга чыкты. Һәм кабат оттырды. Бу юлы җырчыларга – 0:3. Шулай итеп, Җырчылар командасы тарихта беренче тапкыр “Микрофон турниры”ның җиңүчесе булып танылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading