16+

Милли хисләрне блогерлар тәрбияли алырмы?

Сәясәт, милли үзаң белән шөгыльләнүче блогерлар бармы бүген? Кызык ясап, нәрсәдер пешереп, нидер күрсәтеп җыйган үзенең язылучыларын сәясәт, бигрәк тә милли хисләр белән кызыксындырып булырмы? Бу атнада милли хәрәкәттә актив катнашкан аксакалларның татарның яшь блогерлары белән уртак очрашуы узды. Аны Казанда Мәскәүнең татар штабы оештырды.

Милли хисләрне блогерлар тәрбияли алырмы?

Сәясәт, милли үзаң белән шөгыльләнүче блогерлар бармы бүген? Кызык ясап, нәрсәдер пешереп, нидер күрсәтеп җыйган үзенең язылучыларын сәясәт, бигрәк тә милли хисләр белән кызыксындырып булырмы? Бу атнада милли хәрәкәттә актив катнашкан аксакалларның татарның яшь блогерлары белән уртак очрашуы узды. Аны Казанда Мәскәүнең татар штабы оештырды.

Әлеге очрашу – зур эшнең башы. Мондый сөйләшү дә кирәк иде. Олылар яшьләрне социаль социаль челтәрдән генә түгел, беренче тапкыр үзләрен күрделәр, фикерләрен ишеттеләр.  “Мәскәү татар штабы да эшли, Татар конгрессы да эшли – бөтен эшләгән эшне сөйләп тә йөреп булмый. Татар дөньясы зур һәм киң. Һәркемгә эш җитәрлек”, – диде шушы чараның оештыручыларның берсе, очрашуның модераторы Рәшит Минһаҗ блогерларга сүз бирер алдыннан. 

– Без – блогерлар. Безнең максат Мәскәү блогерлары белән татар блогерлары арасында күпер төзү. Без бер-беребез белән танышып, сөйләшүне башларга тиеш. Бу теләсә кайсы вакытта фикер уртаклашу, аңлашу өчен кирәк булачак, – диде татар яшьләр штабының лидеры Таһир Мөхәмәтдинов. Аның әйтүенчә, алар әзерләгән видеоларны ютубта тәүлегенә 10 мең кеше карый. Димәк, яшьләр аудиториясе бар. Яшьләр татар культурасы белән таныштыру, татар телендә сөйләшү кебек темаларны да күтәрмәкчеләр. Гәрчә Таһир үзе үк чыгышын рус телендә алып барды. Шулай да икенче юлга  ул татар телендә яхшы итеп сөйләргә вәгъдә бирде.

Чара татарча блог алып барган, яки өлешчә татар телендә эшләүче блогерларны җыелып сөйләшүләренә генә кайтып калмады. Алда торган җанисәп алу, аны үткәрү алдыннан бик тә җитди эш алып барырга кирәклек хакында да фикерләшү булды. Мәскәүдә, Себердә һәм Татарстаннан читтә яшәүче башка төбәкләрдә яшәүче татарларга аңлату эшләре алып бару турында чыгышлар булды.  Бу хакта күпме сөйләсәк тә зыянга булмас.

– Блогерлар белән эшне дә соң башладык кебек. Баштарак 150 активистны өйрәттек. Кемнеңдер 5 мең, кемнеңдер 10 мең язылучысы бар иде. Татар телен, мәдәниятен үстерүдә, беренчедән, милләт, дин кирәк. Икенчедән, гаиләдә татарча сөйләшү, ә өченчедән, гореф-гадәтләрне торгызу мөһим. Шушы өчесен үтәп торсак, татарның киләчәге бар. Безгә шулай ук матбугат кирәк. Кеше хәзер аны телефоннан укый. Бу аралашуны татарча итеп оештыру, татарча эшли башлау өчен кечкенәдән татарча уйларга да өйрәтергә тиешбез. Тиеш, тиеш дип кенә дә булмый. Милли рухлы, битараф булмаган кешеләр җыелган монда. Җанисәп вакыты җитә. Хәзер челтәрле маркетингтагы кебек уйлау мөһим. Һәр кеше үзен кем дип санаса, шулай дип язып куйсын дип әйтә алмыйбыз. Без һәр татар белән йөз тапкыр сөйләшергә, аңламаса 101 тапкыр әйтергә тиеш. Күршеләр, туганнар белән эшлик. Татар телен саклыйк диләр, аны саклап утырып булмый, бу эшне планлы итеп алып барырга кирәк, – диде Мәскәүдән Рөстәм әфәнде Ямалиев. Үз чиратында  социаль челтәрләр аша моны эшләргә мөмкин дип тә белдерде. 

Сәясәтче Руслан Айсин тагын бер кат үсеш стратегиясе хакында искә төшерде.  Бу хезмәтләрне тупланган китап та басылып чыккан. “Татар халкының фикерләре, яшәеш мәгънәсе бу китапка сыялмый, чөнки халкыбызның потенциалы, рухи традициясе гаять зур, мәртәбәле. Татар халкы дөнья киңлекләрендә алдынгы рәтләрдә булган. Проблемаларыбыз да бар. Телне дә онытабыз. Республикабызның сәяси статусы да кими бара. Шул ук вакытта милләтебез исән, фикер исән. Фикер исән чакта, милләт тә яши”, – диде Руслан Айсин бүгенге әңгәмәнең кирәклегенә басым ясап. Алга таба татар милләтенең яшәеше нәрсәгә кирәк, татарның кыйммәтләр системасы нидән гыйбарәт дигән стратегик уйлар турында онытмаска да чакырды ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading