16+

Милли үзаңны үстерүнең юллары төрле...

Алдагы елларда ничек булгандыр, катнашмадым, быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты берьюлы ике көймә койрыгын тотарга уйлаган. 14нче тапкыр уздырыла торган Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумын һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышын да бер үк көннәрдә үтүен башкача аңлатып булмыйдыр.

Милли үзаңны үстерүнең юллары төрле...

Алдагы елларда ничек булгандыр, катнашмадым, быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты берьюлы ике көймә койрыгын тотарга уйлаган. 14нче тапкыр уздырыла торган Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумын һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышын да бер үк көннәрдә үтүен башкача аңлатып булмыйдыр.

Бер караганда, шул бер үк эшне эшләүче милләттәшләребез җыелган башкалага. Ләкин бик теләгән очракта да җыелыш­ларның берьюлы икесендә дә катнашып булмый. Эшмәкәрләр Президент Рөстәм Миңнеханов катнашкан пленар утырыштан соң Татарстанның алдынгы предприятие­ләре – «Позис» җитештерү берләшмәсе, Иннополис белән танышырга киттеләр.

Нәкъ шул вакытка Милли Шураның киңәйтелгән утырышы билгеләнгән иде.  Казан шәһәрендә уздырылган киңәйтелгән утырышта катнашучылар Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар үсешенең көнүзәк мәсьәләләрен карады. Утырышта катнашучыларның чыгышларында татар халкының бердәмлегенә, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап үстерүгә, татарлар яши торган илләр, төбәкләрнең барлык халык вәкилләре белән килешеп яшәүгә омтылыш чагыла.

Чит төбәкләрдәге, хәтта чит илләрдәге милләттәшләребез өчен ихластан сөенеп торабыз, булдыралар безнең татарлар. Һәм моны бар дөньяга күрсәтәләр. Бу хакта без укып-белеп торабыз. Кайберләрен барып күрергә дә насыйп булды. Милли Шураның киңәйтелгән утырышында андый милли җанлы уңган-булганнар үзләренең эшләре турында шатланып сөйләделәр. Мактандылар димим, чөнки эшләгән эшне сөйләү ул мактануга керми. Тубыл шәһәреннән Луиза Шәмсетдинова инде традиция­гә кергән «Искер җыены» һәм аңа ничек әзерләнүләре, Кучум хан оныклары булган Себер татарларының бу эшкә ничек катнашулары турында тәфсилләп сөйләде. Татарстан татарлары өчен Борынгы Болгар җирләре ничек изге булса, Себер татарлары өчен «Искер җирләре» шундый ук борынгы һәм изге. Шуңа да анда җыр-моң гына түгел, догалар да еш яңгырый. Удмуртия татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәмзия Габбасова чыгышы да тыңларга кызык булды. Быел бу төбәк аеруча активлык күрсәтте. Кунаклар да каршы алды, төрле ярышларда җиңүләре дә шактый булды.

Ростов-Дон татарларының да милли үзаңы уянуы, туган телгә мөнәсәбәтләре үзгәрүне ишетү дә күңелләргә җылы май булып ятты. Эстониядән килгән ханым быел үзләрендә узган Европа Сабан туе үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның чыгышын Болгариядән килгән милләттәшләребез аеруча игътибар белән тыңлап утырды. Алдагы ел Европа Сабан туе Болгария башкаласында узачак. «Кунак килсә – ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә», – ди безнең тапкыр халык. Менә шул бит пешмәсен өчен, аларга да шактый тырышырга туры киләчәген яхшы аңлыйлардыр.

Чыгышлардан соң Конгресс эшендә һәм урыннарда милли үзаңны үстерүдә аеруча тырышлык күрсәткәннәргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Нәфис затларга да, киң күкрәкле ир-атларга да бик килешеп, ерактан ук балкып торды ул медальләр.
 Барлык утырышлар шикелле үк Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы да Резолюция кабул итү белән төгәлләнде. Дүрт бүлектән торган резолюция бертавыштан кабул ителде.

Әлеге утырышта татар матбугаты бас­маларының баш мөхәррирләре дә бар иде. Ләкин мөнбәрдән матбугат турында авыз ачып, «М» хәрефе дә яңгырамады. Әйтерсең ул ятим бала, артык кашык. Аның хакында авыз тутырып кычкырып сөйләшер өчен иң кулай вакыт, матбугатка язылу чоры төгәлләнмәгән әле. Укучыны берәмтекләп саный торган чор. Илебезнең 70кә якын төбәгеннән, дөньяның 30га якын иленнән җыелган милли эшмәкәрләргә милләткә калфак, читек, түбәтәй кидерү белән бергә, аның телен сакларга, милли үзаңын, рухын, горурлыгын да үстерергә кирәклеген аңлатырга менә дигән җай чыккан иде, югыйсә. Ә бит халыкның рухын шул газета-журналлар, әдәбият тәрбияли. Телен дә шулар сак­ларга тырыша. Мондый шәп форсатны тагын кайдан тапмак кирәк? Кызганыч, файдаланылмады.

Әнә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Сөембикә-ханбикәгә 500 ел тулу уңаена багышланган әдәби-музыкаль кичә дә тарихыбызның шанлы-данлы һәм канлы-фаҗигале булуын күрсәтте. Уелып китәрлек уйлар давылын уятты ул, ә иң мөһиме – аңлый белгәннәргә: ераклардан килгән кунакларга да, хуҗаларга да үзебезнең зур тарихлы бай халык икәнлегебезне төшендерергә тырышты. Ә моны белеп тору теләсә нинди кыенлык-авырлыкларны да башны югары тотып үтәргә өйрәтә.

Фото: Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading