Шәһри Казан

Миләүшә Зарипова: «Иң зур уңышым – бәби алып кайту»

Язмамның герое – соклангыч кеше! Әбисе тәрбиясендә үсеп, студент чагында юл һәлакәтенә эләгеп, инвалид арбасына утырса да, сынмаган-сыгылмаган. Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татыган, үз көче белән бизнесын булдырган көчле ханым. Миләүшә Зарипова – сәламәт кешеләрнең дә барысы да булдыра алмаган гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Аңа «инвалид» дип әйтергә тел әйләнми хәтта. Киресенчә, тормышны шулкадәр яратуына сок­ланасың, һәр көннең тәмен белеп яшәвеннән үрнәк аласы килә. Хәер, барысын да тәфсилләп языйк әле.

«Әти-әнигә үпкә сакламыйм»
Миләүшә Зарипова – 1979 елгы. Казанда туса да, балачак, үсмер еллары Башкортстанның Тәтешле райо­нында уза. Чөнки әти-әнисе аерылышкач, иң газиз кешесе, икенче тапкыр кияүгә чыгып, баланы әбисе тәрбиясенә калдыра.

Шунысын алдан ук язасы килә, үз тормышын сөйләгәндә, бер зарлану, үкенү, кемнедер гаепләүне сизмәдем.

– Әтигә дә, әнигә дә үпкә сакламыйм. Һәркемнең үз язмышы, үз тормышы. Әти әнидән соң башка өйләнмәгән. Кайвакыт ачылып китеп: «Әниегезне үлеп яраттым. Шуңа өйләнмәдем дә», – дип әйтә торган иде, – ди ул.

Миләүшә XI сыйныфта укыган чагында, әнисе вафат була. Шуннан соң кыз бала, укытучы булам дигән хыялы артыннан ияреп, Казанга әтисе янына килә. Әтисе белән якыннан аралаша, аның фатирында яши башлый. Шулай да, читтә үскәч, мөнәсәбәтлә­ре ул кадәрле үк җылы булмый. Армиядән кайтып, үз гаиләсен корган абыйсы бе­лән дә «борчаклары» пешми. Укырга керәм дигән беренче талпыныш та уңышсыз булып чыга. Ул елны кулинария училищесына укырга керә. Ә киләсе елны алдан ук махсус, тырышып әзерләнеп, теләгенә ирешә: Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Әтисе фатирыннан күченеп китеп, тулай торакка барып урнаша. Бар да яхшы гына барганда, өченче курсны тәмамлаган җәйдә, юл һәлакәтенә эләгеп, умыртка баганасын җәрәхәтли. Биш ай буе урын өстендә ята.

– Бөтен туганнарым да диярлек Башкортстанда иде. Хастаханәдә әтинең туганы, дус кызларым ярдәм итте, ара-тирә әти белән абый да килгәләде. Шулай итеп, сессия вакыты җитте. Укырга бик зур тырышлык, теләк белән кергәч, ташлыйсы килмәде. Әле ул вакытта арба юк иде. Дус кызларым ярдәме белән, бер ир-атны яллап, күтәреп, хас­таханәдән туры имтиханга алып киттеләр. Зачетларны да, ике имтиханны да җиңел тапшырдым, кайберләре «автомат» та куеп чыгарды. Ә өченче сынауны бик таләпчән укытучыга тапшырасы иде. Аның аркасында күпләр укудан да куылды. Хастаханәдә тырышып әзерләнеп, курка-курка гына кердем. Ике соравына җавап бирдем. Өченчесе – гамәли сорау иде. «Мин аны белмим», – дидем. Шуннан соң ул миңа «4»ле куеп чыгарды. Төркемдәшләрем арасында иң яхшы билге бер миндә генә иде. Тагын ике ел укып, дипломны да алдым, – ди Миләүшә ханым.

Табиблар аңа башта: «Организмың яшь, әгәр шөгыльләнсәң, аяк­ка басачаксың», – дип, зур өметләр дә бирә. Һәм Миләүшә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга теләми: кабат үз аяк­ларында атлап йөрер өчен, теше-тырнагы белән шөгыльләнә башлый, авыртуларга карамастан, үкереп елый-­елый күнегүләр ясый. Һәлакәткә очраган елны ук Боровое Матюшинодагы тернәкләндерү үзәгенә эләгә.

– Менә шунда мин чыннан да гыйбрәт алып кайттым. Ике аягың белән җиргә нык­лы басып йөргән урыннан инвалид арбасына утыруны кабул итү бик авыр. Миңа бит нибары 21 яшь иде! Анда баргач, кешеләрдән ничә ел арбада утыруларын сорадым. Берсе: «Биш ел», – дип җавап бирде. Ә мин: «Биш ел буена арбада утырырга җыенмыйм», – дидем. Ләкин бөтен көчемне биреп шөгыльләнүләрем дә теләгән нәтиҗәне бирмәде: аяк­лар һаман да шул ук иде... – дип, хатирәләрен яңарта Миләүшә.

Хастаханәдән әтисе янына кайта. Тернәкләнү узу белән бергә, читтән торып икенче югары – юридик белем ала. Әтисе янында абыйсы гаиләсе белән яшәгәч, үзен артык кашык итеп хис итә Миләүшә. Ахырдан, судлар аша узып булса да, «коммуналка»дан бүлмәле дә була. Бухгалтер булып эшләп алганнан соң, икенче хезмәткә – йөк ташу белән шөгыльләнә торган фирмага эшкә урнаша.

– Эш бик авыр булды, ләкин мин дә бик тырыш идем. Ике ай эшләделәр дә, әлеге фирма банкротлыкка чыкты. Алар Казан буенча гына эшли иде. Ул вакытларда ук зур-зур акчалар эшләрлек мөмкинлекләре булган  югыйсә. Белмим, ни өчен эшләмәгәннәрдер... Шуннан, тиз генә уйладым да, банк­тан кредит алып, фирманы үземә рәсмиләштердем. 2005 ел, Казанның 1000 еллыгы алдыннан иде ул. Мин акрынлап шәһәр буенча гына түгел, ә ераграк араларга йөк ташу белән шөгыльләнә башладым. 1000 еллык алдыннан гаризалар да күп булды. Шулай итеп, эшем үргә менеп китте. Бүген ул бизнеска керә алмас та идем бәлки. Хәзер шартлар да, таләпләр дә башка. Ә ул чагында вакыты, сәгате уңышлы туры килде. Эш башлаган елларда алты кешелек эшне берүзем алып бара идем. Эш бик күп иде. Хәзер күләмен киметтем, – ди Миләүшә Зарипова.

Ә эшләре, чыннан да, алга китә. Өйдән торып эшләп, фирманы яңа баскычка кү­тәрә. Коммуналкадан фатирга күченә. Шунысын да языйк, Миләүшә Зарипова – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2014» республика бәйгесендә «Хатын-кыз – бизнес-леди» номинация­се җиңүчесе.

«Тормышымнан канәгатьмен»
Мин аның белән «Нечкәбил» бәйгесе кысаларында узган Татарстан гаиләләре фестивалендә танышкан идем. 43 катнашучы арасында инвалид арбасындагы ханым шундук күзгә ташланды. Янына барып таныштым да, кабат очрашу турында сөйләшеп аерылыштык. Һәм инде кабат очрашуыбыз аның бик матур, зур йортында булды.

«Мөнир абый белән ничек таныштыгыз?» – дип кызыксынам яңа танышымнан.

Реклама

– Дус кызым танышыр өчен дә түгел, болай гына телефон номерын бирде. Минем номерны Мөниргә дә язып җибәргән икән. Ул беренче шалтыратты. Ике ай буе телефоннан гына аралаштык. Башта инвалид арбасында икәнемне әйтмәсәм дә, сәламәтлегем белән проб­лемалар барлыгын бераз сиздердем. Очрашыр алдыннан үземнең арбада икәнлегемне әйттем. Ул Әлмәттә яши иде. Килде, сөйләшеп утырдык та кайтып китте. «Шалтыратмас инде», – дигән идем. Шалтыратты. Һәм килеп тә җитте. Сөйләштек тә  бергә торып карарга булдык, соңрак никах укыттык. Һәм менә әле дә булса торып карыйбыз әле, – дип көлә ул.

Әлеге үҗәт ханым машина танык­лыгын да алган, ләкин әлегә рульдә ире йөри икән. Акрынлап ирен дә бизнесының серләренә төшендерә. Йорт салып керәләр.

Янында терәк-таяныч, якын кешесе булса да, гаиләне тулысынча түгәрәк һәм бәхетле итәр өчен бәләкәч кенә җитми. Бик теләсә дә, Миләүшә биш ел бәби алып кайта алмый.

– Йортыбызны төзеп бетергәч, ирем белән ял итәргә Таиландка киттек. Шуннан кайткач, бәби көтүемне белдем. Йөклелек чорымны бик җиңел кичердем. Бер тапкыр да хастаханәдә ятмадым. Тугач кына котны алдылар. Бер табиб керде дә: «Кызыгыз тәпи йөрмәячәк», – диде. Үз гомеремдә беренче тапкыр шунда коелдым да төштем. Елап утырганда, табиб кереп: «Ни булды?» – дип сорады. Хәлне аңлатып бирдем. «Юкны сөйләмәсеннәр. Үзем кесарев кисемен ясадым бит. Үзең арбада булганга күрә, шундый нәтиҗә ясап әйтәләр», – дип тынычландыр­ды, – дип исенә төшерә ул көннәрне Миләүшә ханым.

Табиблар: «Аякка баса алмас», – дип куркыткан нәни бөтерчеккә бүген сокланып карап туймаслык. Әнисе белән әтисе аны кая гына йөртмиләр. «Эшләремне телефоннан гына эшләгәч, кая йөртергә мөмкин, берсен дә калдырмыйм», – дип көлә бәхетле әни.

Узган ел алты яшьлек Алия Зарипова «Маленькая принцесса Татарстана» бәйгесе җиңүчесе булып таныла.

«Нечкәбил» бәйгесендә Ми­ләүшә ханым тормыш иптәше Мөнир һәм кызлары Алия белән искиткеч матур бию башкардылар. Хәер, бәйгеләрдә катнашуы да кызының: «Әни, минем бер хыя­лым бар – ­синең белән биергә һәм җырларга телим», – дигән сүзеннән башлана.

– Ул чагында инвалидлар арасында «Жемчужина Татарстана» бәйгесе бара иде. Мин үземне инвалид дип санамыйм, шуңа күрә катнашасым килмичә генә, кызымның хыялын тормышка ашырасы килгәнлектән генә гариза бирдем. Катнаштык һәм икенче урын алдык. Шуннан соң сәламәт кешеләр катнаша торган бәйгеләр турында уйлый башладым һәм «Нечкәбил» конкурсы исемә төште. Һәм мин – монда. Финалга уздык. Менә хәзер 30 ноя­брьне көтәбез.

Мин үз алдыма максат куям икән, шуны ахырга кадәр эшлим. Алия дә мине инвалид итеп кабул итми. Бөтен җирдә тәртип булуын яратам. Әби тәрбиясендә булгач, гел эшләп үстем. Кызымны да шуңа өйрәтәм. Өйдәге бөтен эшне бергә эшлибез. Мунчаны да бергә ягабыз.

Бер үкенечем калды – Алиямне Башкортстанга әбие­мә алып кайтып күрсәтә алмадым. Ике ел элек әбием үлеп китте. Бер ел элек әтием дә вафат булды. Хәзер абый белән мөнәсәбәтләр дә җайланды. Аңа да булышырга тырышам, – ди Миләүшә.

Аның тагын бер матур эше турында язмый булдыра алмыйм: эшмәкәр ханым хәйриячелек белән ныклап шөгыльләнә. Картлар, балалар йортында аны бик яхшы беләләр. Бакчасында махсус мәйданчык ясатып, ел саен Корбан ашлары, балалар бәйрәмнәре, алар өчен Сабан туйлары уздыра.

Инвалид арбасында утырса да, тормышта үзен тапкан ханымнан иң зур уңышы турында сорадым. Ул исә, елмаеп:

– Иң зур уңышым дип кияү­гә чыгып, бала табуны саныйм. Үз кулларыбыз белән төзегән йортыбыз бар. Арбада утыргач, һәр көннең тәмен тоеп яшәргә тырышам. Төшенкелеккә бирелү миңа хас сыйфат түгел. Хастаханәдә ятканда җиңел булды дип әйтә алмыйм. Коточкыч авыртулар, операцияләр кичерергә туры килде. Аллага шөкер, бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен. Һәр нәрсә үз вакытында туры килде, – диде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 17 ноябрь 2017 - 22:41
    Без имени
    Афэрин,Милэушэ!!! Тырыш Син!!!Бэхетле бул!!! Гаилэн хаман шулай тигез булсын!!!кузлэр генэ тимэсен!!!