16+

"Мин – татар баласы": Казанда Татар яшьләре көннәре

Казанда татар яшьләре көннәре гөрләде. Быел әлеге 30нчы тапкыр уздырылды. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан 180 делегатны берләштерде. 

"Мин – татар баласы": Казанда Татар яшьләре көннәре

Казанда татар яшьләре көннәре гөрләде. Быел әлеге 30нчы тапкыр уздырылды. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан 180 делегатны берләштерде. 

Быел юбилей. Тарихның тамырлары туксанынчы еллардагы милли хәрәкәткә барып тоташа. Актив татар студентлары – Резеда Сафиуллина, Рим Гыйльфанов башлап йөри бу эштә. Еллар узып, максатлар үзгәрсә дә, бу чара бүген дә татар яшьләрен берләштерә. Татар яшьләре көннәрендә үз төбәкләрендә милли рухта эш алып барган, татар хәрәкәтләрендәге 18-30 яшьлек активистлар катнаша ала.

“Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина әйтүенчә, 1995 елдан татар яшьләре көннәрен уздыруда дәүләт үз өлешен кертә башлый. Татарстанда, Россия төбәкләрендә татар оешмалары барлыкка килә. 
– Татар яшьләре көннәрен үткәргәндә кем белән очрашырга теләүләрен, нинди юнәлешләр кирәген алдан сорыйбыз. Бу – фикер алышу мәйданы. Яшьләр үзләре слоганнар уйлап тапты: «Татар булсаң, татар бул!», «Мин – татар баласы», «Миндә ага татар каны»... Яшьләр хәтта үз төбәкләрендә, урамда шул футболкалар белән йөри. «Очрашу урыны – «Идел» дигән шигарьне дә яшьләр үзләре уйлап чыгарды, – ди Ләйсән.
Бу юлы да чара гаддәтәгечә бик күңелле узган, күңелсезләнергә һич вакыт булмаган: Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин белән күрешү, төрле бәйгеләр, уеннар, түгәрәк өстәлләр, остаханәләр дисеңме... Татар яшьләре көннәренең киләчәге өметле булсын. Татар яшьләре гел аралашып яшәсен. 

“Тәҗрибә алмашабыз”
Фәрид Курманов, Төмән өлкәсендә “Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе:
– Татар теленә битараф булмаган, ана телендә аралашырга омтылган яшьләрнең елдан ел күбрәк булуы сөендерә. Татар яшьләре көннәрендә практик дәресләр күп каралган. Биредә тарихны, татар телен, җыр сәнгатен үзләштерергә була, хәтта гарәп графикасына өйрәтәләр. Яшьләрнең үзләренә дә проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге каралган. Шул рәвешле биредә тәҗрибә алмашабыз. Монда күргән чараларны күбесе үз өлкәләрендә уздыра. “Идел” яшьләр үзәге белән берлектә Төмәннең татар авылларында “Милләтебез хәзинәләре” дип исемләнгән көндезге лагерьләр оештырабыз. Ике елга бер бездә дә татар яшьләре көннәре уза.

“Милләтне сакларга тырышабыз”
Тимур Галеев, “Дуслык” татар мәдәнияты үзәге рәисе урынбасары, Кемеров өлкәсе: 
-    Татарстанга якын төбәкләр белән чагыштырганда бездә вазгыять башкачарак. Кузбасста татарлар халык саны буенча икенче урында тора. Бездә татарлар күпләп яшәгән унлап авыл исәпләнә. Анда Сабантуйлар уза, йолалар саклана, тик яшьләр шәһәргә күчеп килә. Руслар арасында татар яшьләре әллә ни аерылып тормаса да, булган мөмкинлекләрне эшгә җигеп татар яшьләре хәрәкәте эшләп килә. Автономиябез бар, мәчет каршында балалар өчен мәктәп эшли, җәйге лагерьләр оештырыла. Яшьләр хәрәкәте гөрләп яши дип әйтә алмасам да, барыбыз да татарча сөйләшмәсә дә, милләтне сакларга омтылабыз. Балаларга татар исемнәре кушабыз. Гореф-гадәтләрне саклыйбыз. Татар яшьләре көннәре безгә тәҗрибә тупларга ярдәм итә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading