16+

Миңнеханов: Районнарның салым бурычлары артканда, аларга ярдәм киметелергә мөмкин

Татарстан Президенты республикада 1 октябрьгә салымнар буенча бурыч 7,8 млрд сум тәшкил иткәнлеген әйтте. Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларының игътибарын салымнар буенча бурычларны арттырмаска кирәклегенә юнәлтте.

«Киләсе елдан районда салымнар буенча бурычлар артканда яки җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең бурычлары булганда, без республика бюджетыннан районга капиталь ремонт ясауга һәм төрле чаралар үткәрүгә ярдәм итү өлешендә финанслауны кыскарту мәсьәләсен караячакбыз. Башкача була алмый. Әгәр сез үзегез начар эшлисез икән, өстәмә ярдәм нинди булырга мөмкин? Шуңа күрә игътибар итегез, без моны җитди контрольдә тотачакбыз», — дип искәртте ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә.

Ул республикада 1 октябрьгә салымнар буенча бурыч 7,8 млрд сум тәшкил иткәнлеген әйтте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ул 7,1 процентка яки 602 млн сумга кимегән. «Бу эш җиңел түгел, әмма нәтиҗә бар. Без салым бурычлары артуга юл куймадык. Билгеле бер кимү бар — бу безнең резерв», - диде Татарстан Президенты.

Республикада физик затларның салым бурычы 1,8 млрд сум тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов гражданнар белән эшне активлаштырырга кирәклеген, шул исәптән бурычлар турында мәгълүматны да җиткереп тору тиешлеген искәртте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading