16+

"Минем әле комым коелмый" - 44нче "Фәйзуллин йөзүләре" ничек узган

Бүген Лаеш районында 44нче "Фәйзуллин йөзүләре" узды. Бәйрәмдә, гадәттәгечә, язучылар, журналистлар, иҗат әһелләре катнашты. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин   башлангычы белән оештырылучы бу чараны моңарчы Арча, Яшел Үзән, Биектау, Мамадыш һ.б. районнар кабул иткән иде. 1979 елда ул хәтта халыкара төсмер алып, Әдрән диңгездә оештырылган.

Бүгенге бәйрәм Лаеш районының Атабай авылында башланып китте. Монда мәдәният йортында иҗади очрашу узды. Ркаил Зәйдулла, Равил Фәйзуллин, Илсөяр Ихсанова шигырьләрен тыңлап, Алмаз Хәмзин башкаруында берничә җыр белән хозурлангач, иҗади-йөзүле делегация берничә чакрым ераклыкта урнашкан Ташкирмән авылына юл тотты.

Бәйрәмнең йөзү өлеше шушында планлаштырылган иде. Мишәнең Чулманга койган бик матур җире бу. Иң чая йөзүчеләр Мишәне 650 метр йөзеп утрауга чыкты. Ә яр буенда гына су керергә күнеккән кешеләрне утрауга көймә белән чыгардылар. Монда кунакларны кара мунча көтә иде. Хәзер бик сирәк җирдә генә булган бу  "спа-могҗиза" бар кешенең күңеленә хуш килде.

Сүз уңаеннан, танылган шагыйрь Булат Ибраһим Атабай авылыннан. Илсөяр Ихсанова - шушындагы Татар Сараланыннан. Иҗатны үз иткән, әдәбиятны яраткан  Лаеш муниципаль район советы аппарат җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов. Әлеге шәхесләр Казаннан килгән иҗади делегацияне бик матур кунак итте.

Иртәгә 4 август көнне Равил Фәйзуллинга, Аллаһы боерса, 79 яшь тула. Киләсе елга икеләтә юбилейны үткәрергә насыйп булсын - Равил абыйга 80 яшь тулуны һәм 45нче "Фәйзуллин йөзүләре"н. "Ну киләсе елга миннән кача алмассың, Равил абый, обязательно "Ком сәгате"нә интервью эшлибез", - диде Данил Гыйниятов. Моңарчы Равил Фәйзуллин "минем әле комым коелмый" дип гел "Ком сәгате"ннән качып йөргән икән.

"Шәһри Казан" өчен Данил Сәфәров.
Автор фотолары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading