16+

 Министрлар белән бергә әле кайчан йөгерер идең?

 Казанда 24 сентябрьдә 11.45 сәгатьтә Миллениум күпере янындагы “Урам” экстрим- паркында “Илкүләм кросс-2022” спорт чарасы оештырыла.

 Министрлар белән бергә әле кайчан йөгерер идең?

 Казанда 24 сентябрьдә 11.45 сәгатьтә Миллениум күпере янындагы “Урам” экстрим- паркында “Илкүләм кросс-2022” спорт чарасы оештырыла.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә бу турыда Казан шәһәре Башкарма комитетының спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, республиканың Спорт министрлыгының бүлек җитәкчесе Дмитрий Дорогов һәм спорт чарасының баш судьясы Гөлнара Сафиуллина хәбәр итте.

Башкалада узган елгы массакүләм йөгерештә 18 меңнән артык кеше теркәлгән иде. Быел да спорт чарасында, һәрвакыттагыча, Татарстан Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, министрлар, спортчылар һәм казанлылар актив катнашыр, дип өметләнәбез,-диде Альберт Салихов.- Чикләүләр юк, йөгерештә Казан кунаклары һәм туристлар да катнаша ала.

 Гөлнара Сафиуллина искәрткәнчә, Үзәк стадионда урнашкан спорт комитетындагы мандат комиссиясендә, медицина белешмәсен һәм шәхесне раслаучы документ күрсәтеп, 10.00-19.00 сәгатьләрдә теркәлү узу зарур. “Урам” экстрим- паркында 24 сентябрьдә 8.00-9.30 сәгатьләрдә дә теркәлеп булачак. Медицина белешмәң булмаса, сәламәтлегеңә җаваплылыкны үз өстеңә аласың.

Дмитрий Дорогов әйткәнчә, массакүләм йөгерештә профессиональ спортчылар белән бергә сәламәтлекләре чикле кешеләр дә йөгерә. 
— Хәтта, сукырлар да, бау белән бер-берсенә бәйләнеп, стартка баса,- диде Дмитрий Дорогов.
— Бу вакытка йөгерү бәйгесе түгел, ә спорт бәйрәме. Мәдәни программада шәһәрнең иҗат коллективлары һәм спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр чыгыш ясый. Капкалап алыр өчен буфет эшләячәк. Илкүләм кроссның әһәмиятле өлеше- “Игелекле Казан” проектындагы хәйрия йөгереше булачак. Теләге булган һәр кеше яки предприятие “Урам” экстрим-паркындагы махсус тартмага билгеле бер суммада акча сала ала. Җыелган акча сәламәтлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтә торган хәйрия фондларына күчереләчәк,-дип өстәде Альберт Салихов.

2012 елгы малайлар һәм кызлар, (шулай ук алардан яшьрәкләр дә), сукырлар, Казанның торак комплекслары арасындагы спартакиадада катнашучылар 1000 метр арага йөгерә. Ветераннар да 1000 метр араны уза. Узган ел ветераннарның йөгерешендә 80 яшьтән өлкәнрәкләр дә булган.

ГТО нормативларын бирергә теләгән 16 һәм 17 яшьлек егетләр белән кызлар 2000- 3000 метр арага йөгерә ала. Спорт бәйрәме 3мең метрга массакүләм йөгереш белән тәмамлана. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading