16+

Министрлар газета-журналларга язылды

Бүген республиканың Министрлар кабинетында “Подписка бүләк ит” хәйрия акциясе үтте. Татарстан хакимияте вәкилләре картлар һәм инвалидлар йортлары, балалар йортлары адресларына газета-журналларга ярты еллык подписка бүләк иттеләр.

Акциядә премьер-министр Алексей Песошин да катнашты. Ул Кукмараның инвалид балалар реабилитация үзәгенә бишәр экземпляр “Сабантуй”, “Ялкын” һәм “Салават күпере” журналларын яздырды.

Мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов  Арчаның картлар йортына һәм Әтнә районындагы “Изгелек” үзәгенә “Шәһри Казан” газетасын бүләк итте. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова исеменнән дә социаль  оешмаларга “Шәһри Казан” газетасы килеп торачак.

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading