16+

Минтимер Шәймиев: "Роберт — иҗат чишмәсе, эчеп туймас гаделлек"

Бу минутларда Казан үзәгендә халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озату бара.

Минтимер Шәймиев: "Роберт — иҗат чишмәсе, эчеп туймас гаделлек"

Бу минутларда Казан үзәгендә халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озату бара.

Бу минутларда Казан үзәгендә халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озату бара.

Мәрасимне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов башлады. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде.

Сүзен ул коронавирус яисә башка эпидемия булуга карамастан, Роберт Миңнуллинны озатырга килгәннәре өчен халыкка рәхмәт әйтүдән башлады.

-Бүген безнең барыбыз өчен дә олы югалту, авыр кайгы көне. Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән Роберт Мөгаллим улы вафат булу сәбәпле, тирән кайгы уртаклашабыз. Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзе бүген килә алмаса да, минем аша үзенең хисләрен шигъри юллар белән җиткерергә бик тә сорады. “Хушлашу сүзе”, дип язып бирде.

“Әдәпле, зур йөрәкле, тыйнак, тирән фикерле—шундый шагыйрь Роберт. Безгә үрнәк түгелме?

Татар –башкорт халкына—син Ходайдан зур бүләк. Роберт—иҗат чишмәсе, эчеп туймас гаделлек”, дип язып кич белән миңа кертте, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе Роберт Миңнуллинның башка милләт вәкилләренең дә ихтирамын казануын ассызыклады һәм күп телләрдә басылган кырыкка якын китапны телгә алды.

-Роберт Мөгаллим улы гомер буе туган халкыбызга, туган телебезгә хезмәт итте. Озак еллар буе Дәүләт Советы депутаты булды. Гомумән алганда 24 ел, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading