16+

Мәктәбемә карап, йөрәк әрни

«Аяк тартмады» дигәнне ишеткәнем бар иде. Ә менә үзем белән бөтенләй киресе булды: әллә минем «аяклар тарткан» инде, ул көнне, үзем дә сизмәстән, башка урам аша кайтырга чыкканмын! Кара инде, бу урамда бик күптәннән йөрмәгәнмен икән. Югыйсә, безнең авыл хәзер әллә ни зурлардан саналмый, урамнары да күп түгел. Кинәт нидер булды. Күңел елый, йөрәк сыкрый башлады... Мәктәп урамы бит бу, мәктәбем урамы!..

Мәктәбемә карап, йөрәк әрни

«Аяк тартмады» дигәнне ишеткәнем бар иде. Ә менә үзем белән бөтенләй киресе булды: әллә минем «аяклар тарткан» инде, ул көнне, үзем дә сизмәстән, башка урам аша кайтырга чыкканмын! Кара инде, бу урамда бик күптәннән йөрмәгәнмен икән. Югыйсә, безнең авыл хәзер әллә ни зурлардан саналмый, урамнары да күп түгел. Кинәт нидер булды. Күңел елый, йөрәк сыкрый башлады... Мәктәп урамы бит бу, мәктәбем урамы!..

Авылдашыбыз шагыйрь Илдус абый Диндаров җырында әйтелгән «дөнья үзәгенә урнашкан Биккол» авылы мәктәбенең кайчандыр 70 еллык юбилеен гөрләтеп үткәргән идек. Тарихны барладык, мөгаллимнәрне искә төшердек. «Гөрләп яшәгән мәктәпне ник яптылар? Нигә болай килеп чыкты икән?» дигән сорауны үземә еш бирәм. Төрле җаваплар эзләп карыйм. Әби-бабайларым, әти-әнием кечкенәдән: «Һәр эш дога белән башланырга тиеш!» – дип өйрәткәнгә, әллә рево­люциядән соң, мәчет манарасын кисеп, бинаны авыл уртасына (хәзер ул урында мәктәп бакчасы) мәктәп итеп күчерү ярамадымы икән дигән фикердә тукталам. Дога белән башламаганнар... Алай дисәң, күрше авылларда да нәкъ шулай булган бит...

...Мәдрәсәдән аермалы буларак, беренче башлангыч мәктәптә советча укытуга алыналар. Биредә, 20нче еллардан башлап, беренче укытучылар: Маһира һәм Шәфика апалар, Кирам һәм Габбас абыйлар... Бөек Ватан сугышы елларында тормыш никадәр авыр булса да, мәктәп эшчәнлеген туктатмый. Утын, кәгазь, дәреслекләр җитешмәү, колхоз эшләренең күплеге дә киртә була алмый. Мәктәп коллективының тырышлыгы белән 1943 елда (!) мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. Еллар узгач, бу агач мәктәп тә авыл өчен кысанга әйләнә. 1974 елның 5 ноябрендә укулар яңа таш бинада башлана. 1988 елда мәктәп – тугызъеллык, 1990 елда урта мәктәп дип үзгәртелә. Әмма оптимизация кыравы суккач, 2008 елда кабат тугызъеллыкка кала, ә 2011 елда бөтенләй ябыла.

Биккол мәктәбе миңа да белем дөньясының ишеген ачты, яхшыны яманнан аера, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоя белү серләрен чиште. Беренче укытучым Роза Абдулловна безне, унбер бөртек сабыйны, укыр­га-язарга гына түгел, тормышны аңларга, һәр нәрсәдә матурлык күрә белергә, төшенкелеккә бирелмәскә, үзе кебек көчле рухлы булыр­га өйрәтте. Биш малай һәм алты кыз укыдык без. Ут чаткысы Гүзәлия, әрсез Роза, моңлы Зөлфия, тыныч Илһамия, курку белмәс туганым Гүзәлләр белән ярыша-ярыша, көндәлек алып бардык, җырлар саклый торган флешкабыз ролендә булган дәфтәрләргә, рәсемнәр белән бизәкләп, яңа җырлар языша идек. Егетләребез белән дә туганнар кебек якын һәм дус яшәдек. Кечкенә дә төш кенә булган Илгизебез (урыны оҗмах түрләрендә булсын!), математик башлы Инсаф, сөйкемле һәм бик гади Фиркать, максатчан Радик. Ә көчле спорт­смен сыйныфташыбыз Илфатны мин гомер юлдашым итеп сайладым.

Күңелле яши белдек. Белем йортыннан без җитмеш төрле һөнәр өйрәнеп чыктык. Күмәкләшеп, нинди эшләрдә генә катнашмадык: чөгендер кырында эшләү, яңгыр астында калган иген теземнәрен әйләндерү, ындыр табагында ашлык эшкәртү, сарык фермасына витамин булырлык азыклар әзерләп илтү, техника паркындагы комбайннарны, ферма тирәләрен кардан чистарту, юл тирәләрен чүп-чардан арындыру... Бик яратып, тимур отрядлары эшенә йөри идек. Үз сыйныфыбызга билгеләнгән өлкән әби-бабайлар безне эшләрен әзерләп көтә.
Бәйрәм итә дә белә идек... Әни теккән күлмәкне ялтыравык тасмалар, төймәләр белән бизисең дә Чыр­шы бәйрәменә барасың. Бәйрәм саен концертларда катнашырлык җырчыларыбыз да, биючеләребез дә, нәфис сүз осталарыбыз да бар иде. Дәресләрдән соң калып стена газетасын чыгарып бетергәч тә кайтырга ашыкмадык.

Хатирәләргә биреләм дә шаккатам: укытучыларыбыз безне, бер төркем гап-гади авыл баласын, ничек курыкмыйча Белоруссия, Украина кебек ерак җирләргә экскурсиягә алып чыгып киткәннәр икән?! Алар, безнең белән бергә чиратка басып, күчтәнәчләр сайлашты, бүләкләр алыштылар. Беребезне дә күз уңыннан ычкындырмадылар.

Мәктәптән соң педучилище тәмамлагач та, үземә белем биргән учагыма кабат әйләнеп кайттым. И, ул вакытларны искә төшерәсе генә килеп тора. Башлангыч белән саубуллашу кичәсенә иң беренче тапкыр шигъри формада эшкәртмә язуым... Беренче чыгарылышымны, истәлеккә фотога төшерү өчен, автобус яллап, Нурлат шәһәренә фотостудиягә алып баруым... Ул чакта микрофон авылның янгын сүндерү машинасында гына бар иде. Мәрхүм Әхәт абый (урыны җәннәттә булсын!) берсүзсез машинасын китереп бастырды. Дүртенчеләрем мәктәп ишегалдындагы табигать кочагында, бар авылны яңгыратып, микрофонга сөйләде. Авыл белән бәйрәм иткән онытылмаслык кичә булды ул. Аннары укучыларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башладым. «Мәктәп тормышын ничек кызыклы, файдалы итәргә?» дигән уй белән эшли идек без ул чакта да. Якташыбыз шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова белән очрашудан соң күпме укучым, кулына каләм алып, шигырь яза, әкият-хикәя иҗат итә башлады. Бераз соңрак без, аларны бергә туплап, китаплар итеп бастырдык. Гармунчы Рамил Курамшин, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, җырчы Рөстәм Закировлар очрашуга килгәч тә соклануларын яшермәде. Ә 2000 елда мәктәптә музей булдырдык! Чын музей исеме бирелү турындагы документны алу өчен, Казан юлын аз таптамадым. Шагыйрь-рәссамның үз догасы белән башкардык бу эшне. Гакыйль Сәгыйров катнашында бик күп кичәләр үткәрдек. Шәкертләремә шигырь язу, фотога төшерү серләрен өйрәткән дәресләр оештырдык якташыбыз белән. Шундый көчле рухлы бөек шәхеснең безнең мәктәп укучысы булуы – безнең өчен зур горурлык.

Безнең укучылар спортны яратып үсте, чөнки физкультура укытучылары – Илһам Әндаров һәм Илфат Әһлиуллин – һәрвакыт балалар белән бергә булды, аларны үз артларыннан ияртә белделәр.

Мәктәп эшләгәндә, авыл да гөрләп яшәде. Хәтерлим әле: әдәбият дәреслекләре авторы Альберт абый Яхин белән киңәштем дә «Тынлык белән сөйләшү» дип аталган кичә оештырырга булдым. Без, фронттан кайткан ветераннарны зурлап, бәйрәмнәрне гел үткәреп торабыз. Ә бу юлы яу кырында ятып калган солдатларга да ветераннар белән беррәттән дан җырладык, аларның туганнарына сүз бирергә уйладык. Әзерлек барышында укучыларым белән авыл өйләрен йөреп чыктык, Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларның исемлеген тикшердек, фронттан килгән хатларны барладык. Сандык төпләрен, аулак киштәләрне актара торгач, күпме солдат хатын таптык, күңел кылларын тибрәтә торган өзекләрен укып, аудиоязмага яздырдык. Якыннарыннан бернинди истәлек калмады дип көенгән кайбер авылдашларыбызга солдат хатларын табып укыттык. Күз яшьле бәйрәм булган иде ул. Батыр солдатларның инде үзләре әби-бабай булган балалары безгә чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп китте. Гомумән, авыл белән элемтә тыгыз иде безнең. Гаилә, укучы, мәктәп өчпочмагы нык булды. Әти-­әниләр дә, укучылар да укытучы халкына хөрмәт белән карый белде. Шөкер, хәзер дә: «Баламның беренче укытучысы бит син!» яки «Улымның (кызымның) яраткан укытучысы Сез!» – дип елмаеп эндәшәләр. Укучыларымның үзләреннән рәхмәт ишетү аеруча рәхәт. Күптән күрешмәгән бер укучым өйгә бер кочак чәчәк күтәреп килеп керде беркөн. Бәйрәм көн иде ул. «Иң әйбәт укучылар тәрбияләгән икенче әниебез, Әниләр көне белән Сезне!» – дип котлап китте.

Шундый укучылар ­тәрбияләгән мәктәбебезгә кем генә килсә дә, чиксез канәгатьлек хисләре белән китә иде. Бинабыз әллә кайдан матур булып балкып торды, эче дә якты, иркен, матур, җылы иде. Коллектив һәрвакыт дус, бердәм, көчле булды. Төпле белем, дөрес тәрбия бирү юнәлешендә җиң сызганып эшләдек бит. Мәктәп ябылгач та, бер укытучы да юкка чыкмады анысы. Һәркем яңа эш урыны табып, хезмәт юлын дәвам итте. Әмма ул чакта әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә кыен булды. Мәктәпсез калу бәхетсез итте дә куйды авыл халкын.
Егерме өч ел мәктәптә җыештыручы булып эшләгән әнием Роза Вафина ул вакытта пенсиядә иде инде. Сугыш елларында да эшчәнлеген туктатмаган мәктәпне шундый тыныч заманда, мул тормыш белән яшәгән чорда ябуларына аптырады ул. Мәктәпне ташкүмер, нефть белән җылыткан вакытларда, ун ел мичнең төзеклеген карап торучы электрик булып эшләгән әтием Дамир Вафин да авыр кичерде әлеге хәлне. Ә бит инде бу вакытта авылга газ кергән иде. Авыл җирлеге башлыгыбыз Рамилә Хәсәнгатовна белән Биккол мәктәбе хакында сүз кузгатсаң, бүген дә күзләре яшьләнә. «Татар халкы яшәсен дисәң, авыл яшәргә тиеш, авыл яшәсен дисәң, ике генә укучысы булса да, мәктәп булырга тиеш!» – дип саный ул.
...И мәктәбем, син безгә рәнҗи күрмә, зинһар. Безгә дә бик-бик авыр булды. Син моңаеп карап ­калганда, иртән автобуска утырып, ят авылга чыгып китү бер авыр булса, чит мәктәптә, яңа коллективта әле күпме вакыт үзебезне әнисеннән аерып алган бала кебек хис иттек.
Мәктәбем авыр елларда да бирешмәгән, нигә соң аны гөрләп эшләгәндә яптылар? Моны мин аңламыйм, башыма сыймый. Бер-ике ел элек яисә бүген ябабыз дисәләр, без әле моны кабул итә алыр идек, чөнки бүген авылда унбер сыйныфка йөри торган унбиш укучы гына калды. Ә бит теге вакытта балалар да җитәрлек, педколлектив та әйбәт, бина менә дигән иде. Ниндидер оптимизация дигән булдылар да әвеш-тәвеш китереп куйдылар. Яптымизация булды ул!
Күзләремне томалаган яшьләрне сөрттем дә, башымны күтәреп, авылны күзәттем. Әнә мәктәп бинасыннан ерак түгел ике катлы мәдәният йорты балкып тора. Тыштан гына түгел, эчтән дә матур ул. Анда без, хәтта әйләнә-тирә авылларда яшәүчеләрне көнләштерерлек итеп, төрле чаралар үткәреп торабыз. Мәктәбем, синең шәкертләрең оештыра бит аларны! Шәһәрләргә күчеп киткәннәр дә ел саен җыелышып кайталар да, авыл халкына рәхмәт әйтү йөзеннән, бәйрәм концерты үткәрәләр. Һәр җәйдә авыл җыенын югары дәрәҗәдә уздырабыз. Шул көннәргә чамалап, мәктәпне тәмамлауларына 10, 20, 30, 40 ел булуны билгеләп үтәргә дип, сыйныфташлар җыела, мөгаллимнәре белән тагын «дәрестә утыра». 
Шулай матур яши белүебездә ­синең ролең бик зур, мәктәбем. Иң мөһим геройларың – педагогларның хезмәте югары булган дигән сүз бу. Әйе, безнең сине, безгә белем биргән мөгаллимнәрнең берсен дә онытырга хакыбыз юк. Гап-гади авылның акыллы укытучылары кара тактага акбур белән язып аңлаткан дәресләрендә алган белем һәм тәрбия әле тагын ничә буынга җитәрлек икән бит.

Гөлүсә Әһлиуллина, Нурлат районы Фома урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading