16+

Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәне сатарга ярый, балаларга ашатырга ярамый?!

Мәктәп яны бакчаларында гомер-гомергә яшелчә, җиләк-җимеш үстерелде. Бер яктан бу мәктәп бюджетын янга калдырса, икенче яктан балаларны эшкә өйрәтү ысулы булып санала.

Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәне сатарга ярый, балаларга ашатырга ярамый?!

Мәктәп яны бакчаларында гомер-гомергә яшелчә, җиләк-җимеш үстерелде. Бер яктан бу мәктәп бюджетын янга калдырса, икенче яктан балаларны эшкә өйрәтү ысулы булып санала.

Үзләреннән артык продукцияне ярминкәләрдә сатып, акча да эшли укучылар. Кыскасы, җире барның ашы бар. Әлеге мәкал бу очракта да урынлы.

Әмма кайбер мәктәпләрдә әлеге продукцияне куллануны тыялар икән. Ярминкәдә сатарга ярый, әмма укучыларны ашатырга – юк. Татарстанның Тукай, Зәй, Теләче районнарында яшәүче әти-әниләр бу хакта «ватсап» төркемнәрдә зарлана.

«Бар да килешү нигезендә»

Зәй районы, Кадер авылы урта мәктәбе директоры Эльвира Цыганова «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесенә аңлатканча, район мәгариф идарәсе «Школьное питание» җәмгыяте белән килешү төзегән.

– Мәктәп участогында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ашханәдә кулланырга ярамый дигән сүз түгел. Безнең укучыларны ризык белән «Школьное питание» тәэмин итә. Үстергән әйберләрне исә ярминкәләрдә сатабыз һәм акча мәктәп бюджетына өстәлә, – ди Эльвира Цыганова.

Директор сүзләренчә, мәктәптә ашау өчен әти-­әниләр тарафыннан акча җыела. Бер балага көненә 35,5 сумлык ашау каралган. Аның да 7,4 сумы җирле бюджет хисабына түләнелә. Башлангыч сыйныфларда бу бәя 33,5 сум тәшкил итә һәм шулай ук казнадан субсидия каралган.
«Школьное питание» цехларына әти-әниләргә экскурсияләр оештырыла, моннан тыш, өстәмә ике порция ризык кайтарыла. Аларны теләге булган әти-­әни ашап, татып карый ала, дип аңлатма бирде мәктәп җитәкчесе.
Ашханәләрдә еш кына тикшеренүләр уздыралар икән. Шуңа да барлык ризыклар да нормаларга туры килә.
– Ризыклар балаларның яшь үзенчәлегенә карап, технологик карта нигезендә әзерләнә, – диде Эльвира Цыганова.
 
Министрлык җавабы

 Бу сорауга ачыклык кертү максатыннан, без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Министрлыктан килгән рәсми җавапта болай диелгән:

«Мәктәп ашханәләре өчен районнарның кайберләрендә продукциянең бер өлеше, дөрестән дә, мәктәп яны участокларында үстерелә. Шул ук вакытта, гомуми белем бирү, башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә ашауны оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр куела (СанПиН 2.4.5.2409-08)

Таләпләрнең 14.12нче пункты нигезендә, ризыкларның сыйфатын (аксым, май, углевод, калорий, минераль матдә һәм витаминнар) һәм куркынычсызлыгын раслау, гигиена таләпләренә туры килүен ачыклау өчен, лаборатория тикшеренүләре үткәрелү шарт. Әгәр дә мәктәп яны участогындагы продукция әлеге таләпләргә яисә Татарстан Таможня союзының техник рег­ламентларына туры килмәсә, аларны мәктәп ашханәсендә файдалану тыела.

Алда санап кителгән Теләче, Зәй, Тукай районнарындагы мәктәп яны бакчаларында үскән яшелчәләрнең сыйфатсыз булуы хакында министрлыкка хәбәр килеп ирешмәде».

Лилия ЛОКМАНОВА

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading